фото 1980 елның 10 маенда төшерелгән
Бу минем дәү бабам, әниемнең бабасы. Аның исеме Шавалиев Муллагали Шавалиевич. Ул 1921 елның 17 февралендә Кызыл Юл районының Шушмабаш авылында туган.
Сугыш башланганда аңа 20 яшь була. Сугышның беренче көннәреннән үк ул фронтка китә. Һәм сугыш беткәнче хезмәт итә. 3 нче Белорусс фронтында артеллерист булып хезмәт итә ул. Берничә тапкыр яралана.
Бүләкләре:
-2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены,
-2 нче һәм 3 нче дәрәҗә "Дан" ордены кавалеры
- "Батырлык өчен" һәм "Кенигсбергны алу өчен" медале
-"Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен, 1941-1945"
1986 елның августы
Сугыштан соң ул туган авылына әйләнеп кайта. Өйләнә, 4 кызы туа, иң олы кызы - минем әбием була инде.
1972 елның 1 мае
Гомере буе ул туган авылында яши, үз куллары белән өй салып чыга.
"Северный" совхозында эшли.
1996 елның 24 мартында 75 яшендә вафат була.
Автор: Гайнетдинов Равил
Память
Хөрмәтле сайт кунаклары!