Сапёр бер генә ялгыша.

01.04.2015 17:33
Әтием Низамов Мансур,  1926 елда, Арча районының Каратай авылында туган.  Аңа  ун яшь чакта әтисе Ганиев Низамны, үз чорының алдынгы карашлы кешесе буларак, Илдүс авылына колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Кырык беренче елның май ае да җитә. Районнарда МТСлар бетеп, колхоз-совхозларга тракторлар, комбайннар кайта башлаган чорлар. Илдүскә дә комбайн кайтырга тиеш, тик  анда эшли алырдай кеше кирәк. Яңа Кенәр авылында бер айлык комбайнчылар курслары оештырылгач, колхоз рәисе Низам үзенең яңа гына җиденче сыйныфны тәмамлаган улы Мансурны шушы курсларга укырга җибәрә.
 
Бу көннәрдә Мансурның башы күккә тигәндәй була. Булмыймы соң?!  Унбиш  яшьлек малай комбайнчы таныклыгы ала бит! Техникага бик сәләтле булып чыга ул, һөнәрне тиз үзләштерә. Көтмәгәндә башланып киткән сугыш кына сөенечен көенечкә әйләндерә. Беренче көннәрдән үк авылдагы нык ир-атларны, шул исәптән  Низам бабамны да, фронтка алалар. Әтием Мансур исә, Разыя Хафизова агрегатында ярдәмче булып эшли башлый. Икенче елга үзенә комбайн ышанып тапшыралар. Тракторга тагып йөрешле “Коммунар” комбайны штурвалы артында иртә таңнан төнгә кадәр кырларны иңли егет, көз кергәнче ашлык суктыра. Урак бетүгә аны тагын, бу юлы бер айлык тракторчылар курсына, укырга җибәрәләр. Аны тәмамлап кайткач, тракторга утырып, кар яуганчы колхозда сука эшләрен башкара. Тракторга кышын да эш бетеп тормый, яз җитүгә, яңадан кыр эшләренә чират җитә.  Урак өсте җиткәч, комбайнына утыра... 1943 елның җәе бу. Унҗиде яшьлек Мансур инде тәҗрибәле механизаторга әверелеп килә. Әмма фронтта да бик авыр чорлар, канкойгыч сугыш көннән-көн күбрәк корбаннар сорый.  Кыр эшләре бераз җиңеләюгә, аңа да   чакыру кәгазе килеп төшә.  Яшь егет өстенә шинель киеп, кулына корал ала. Монда аны бер айлык саперлар курсында укытып, бераз өйрәнүләр үткәч, алгы сызыкка озаталар. Беренче сугышчан чыныгуын әти Латвиядә, “Курляндия капчыгы” дигән операциядә катнашып ала. Монда дошманның бик зур хәрби көчләре чолганышта кала. Безнең сугышчыларга, чолганышта калган дошманга төп көчләренә кушылырга ирек бирмичә, “я әсир алырга, яки юк итәргә” дигән бурыч куела. Шуңа күрә, капкынга эләккән бүре кебек, үлгәннәрен-калганнарын белмичә, боҗраны өзеп чыгарга омтыла немецлар. “Сапёр бер генә ялгыша” – диләр. Миналанган кырларны төн караңгылыгында чистартырга кирәк. Бу - үлем нокталары чәчелгән урыннарны, немецлар ракеталар белән гел яктыртып торалар. Сизеп алсалар, ут ачалар. Аз гына саксызлык җибәрсәң дә, шунда ук күккә очасың... 
 
Бервакыт аны төнлә элемтәчегә булышырга җибәрәләр. “Ул чыбык сузып китте, шул чыбык буенча бар,”- диләр. Иртәгесен барган эзен караса... куелган мина янына гына басып киткән булган. “Ничек шартламаган ул?!- дип, исе китә. Әтисе Низам белән бер-берсеннән ерак та йөрмәгәннәр, югыйсә, алар. Әмма очрашырга насыйп булмаган ата белән улга. Бабам Ганиев Низам, 1945 елның 16 гыйнварында, Литвада, Юрбаркас дигән җирдә батырларча һәлак була. Ә әтием Мансур өчен сугыш кырык бишнең маенда гына бетми әле. Аларны көнчыгыш фронтка озаталар.  Сахалинда шоферлар курсын тәмамлап, хәрби командирларны йөртә.
 
Җиде ел гомерен армия хезмәтенә багышлап, күкрәк тулы орден-медальләрен ялтыратып, 1950 елның җәендә әтием Илдүскә кайтып төшә. Авылда исә - коточкыч хәерчелек! Ашарга өйдә бер сынык ипи юк! Бәрәңгесе дә такы-токы.  Колхозчыларны бушка эшләтәләр. Аның өстенә, кырыкмаса-кырык төрле салымнарын түләргә кирәк. Өй эче шыр ялангач. Инде киемне әйткән дә юк, ямау өстендә ямау... “Менә, улым, бер умачлык он калды,”- дип, әбием Гөлҗәүһәр улы кайткан хөрмәткә кысыр аш пешерә. Күчтәнәч ипи белән яфрак чәй эчәләр.
 
Гимнастеркасын да салмаган егет, икенче көнне үк Казанга, ипигә чыгып китә. Тик анда да кибетләрдә икмәк өелеп ятмый. Карточка системасы бетсә дә, иртән сәгать биштән торып чиратка басарга кирәк. Кат-кат чиратларда торып алып, авылга бер капчык ипи кайтарып килә дә, Казандагы “Светоч” кондитер фабрикасына шофер булып эшкә урнаша әти. Әмма Казанда төпләнеп калырга насыйп булмый аңа...  
 
Хуҗалыкларның урып-җыюга хәзерлеген тикшереп йөрүләре булгандыр, колхозга авыл хуҗалыгы министры Ганиев килеп чыга. Ул тау башында тик торган комбайнның  язмышы белән кызыксына. Читтән килгән берәү, бу комбайнда унҗиде гектар гына җир урган да, ватылгач, ташлап качкан икән. Министр, калага кыякларга йөргән Мансурны үз янына чакырта. Эшләтсә, шул егет кенә эшләтә алыр аны, дигәннәр җитәкчеләр. Ватык комбайнга озакламый җан керә. Шул елны ук ике йөз гектар җир урырга өлгерә фронтовик егет (норма йөз сиксән). Икенче елны инде өч йөз илле гектар иген урып, районның алдынгы комбайнчылары сафына баса.  “Мансур техниканың телен белә ул,”- диләр. “Северный” совхозында бик күп еллар беренчелекне бирми эшли, күп тапкырлар районның “Батыр комбайнчысы” исемен яулый. Тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә. Сугышчан бүләкләре янына “Почет билгесе” ордены,  медальләр һәм башка күп төрле мактаулы билгеләр, исемнәр өстәлә. Совхозга нинди генә яңа техника кайтса да, аның нечкәлекләренә төшенергә һәрвакыт әтине чакыралар иде.  “Дипломсыз инженер” дип тә йөрттеләр үзен. Өйгә күп төрле журналлар алдырып (“За рулем”, “Моделист-конструктор”, “Сельский механизатор” һ.б.), аларны төннәр буе укып,  шундагы сызымнар  буенча төрле конструкцияләр ясап та мәш килә иде ул. 
 
1958 елның кышы. Бу елларда кышын машиналар йөрми диярлек әле. Әти, пропеллерлы аэрочана ясап, бар кешене шаккаттырып, шуның белән йөри башлады. “Северный” совхозы директоры, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга да бик ошый бу “чудо-техника”. Ул аны, кабиналы итеп, совхозга да эшләп бирүен сорый. Совхоз җитәкчеләренә берничә ел игелекле хезмәт күрсәтә “канатлы чана”. Ә әти, мотонарталар ясап (болары пропеллерсыз, ягъни хәвефсезрәк, өч чаңгының берсе урынына башмак-гусеница куеп ясала), тагы күп кышларда шулар белән йөрде әле. Безнең ишек алды, капка төбе хәзерге автосервисларны хәтерләтә  иде: төзәтеп бирүен сорап килгән мотоцикллар, мотоколяска, “Запорожец”, “Жигули”лар... - бар да монда туктала. Әти, хәленнән килгәнчә, һәркайсына булыша. Кирәкле запчастьларны, заказ биреп, посылторгтан кайтарта. Үзе дә транспортсыз яшәмәде: мотоцикл, мотороллер (аңа ул коляска-бишек тә ясап куйды), урып-җыюда районда беренчелекне алган өчен бирелгән “Урал” мотоциклы; Кышларын  мотонартасында җилдерде. 1976 елда “Луаз” машинасы сатып алды. Бәрәңге бакчасындагы эшләрне дә механикалаштырды: утырту, рәт арасын эшкәртү, казып алу кебек җайланмаларны – барысын да үзе эшләде.
 
Комбайнчы – сезонлы эш. Шуннан файдаланып, кайда эш терәлә, әтине шунда куялар иде. Совхоз пекарнясында эшләрнең көе киткәч, аның бирегә механик булып керүен сорыйлар. Миче, агрегатлары гел ватыла, ипи я пешеп җитми, я көеп китә. Әти эшли башлагач, бар да җайга салынып, икмәк сыйфаты да яхшырды. Шушмабаш ипие тәмле, дип, читтән килеп алучылар да күбәйде. Урып-җыю чорында, пекарнядан ял алып, комбайнга утыра иде әти. Күп еллар әнә шулай, алсыз-ялсыз эшләде. Эчмәде, тартмады ул, кайчан карама, эш белән мәшгуль булды. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”,- дип әйтергә ярата иде. Тагын бер яраткан, игелекле шөгыле – фотография булды. Шушмабаш төбәге Арчадан ерак, кырык км ары урнашкан. Шуңа күрә Шушмабашлылар гына түгел, әйләнә-тирә авыллар да, фотога төшәргә безгә генә  йөрделәр. Бу эш өчен кечкенә генә йортыбызның бер почмагында кабинет та ясап куйды әти.
 
Гаиләсе дә бик күркәм булды аның. 1952 елда, Яңа Кенәрдә тәрбияче булып эшләүче, Югары Оры авылы кызы Фоадия   белән тормыш корып җибәрәләр алар. Алты ел Илдүстә яшәп, әти Шушмабашка, әни Кенәргә йөреп эшлиләр.  Шушмабашта икешәр фатирлы совхоз йортлары төзелә башлагач, алдынгы комбайнчы буларак, әтигә дә шуннан фатир бирәләр.  Әни биредә яңа ачылган балалар бакчасында эшли башлый. Бар гомерен шушы изге эшкә багышлады ул. Без биш бала, барыбыз да  яхшы укып, җәйге ялларда төрле эшләрдә эшләп үстек. Әти янында комбайнчы ярдәмчеләре дә булып та эшләдек, сохозның алма бакчасында җиләк-карлыган да җыйдык, пекарняда ялга киткән ипи пешерүчеләрне дә алыштырдык. Бишебез дә югары белем алдык: мин һәм энем Фәрит авыл хуҗалыгы белгечлеген үз итсәк, сеңелләрем педагогиканы сайлады.
Әмма, кайгыны да, агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр шул. Сугыш вакытында озаклап салкын пычракта, кар өсләрендә яту, яшьләй стресслар кичерү нәтиҗәседер, гомер буе ревматизмнан, радикулиттан, югары кан басымыннан интекте әтиебез. Әниебезнең көтмәгәндә каты авырып китүе, операциядән соң дөнья куюы аны аяктан ега язды. Бу вакытта минем дә тормышым чатнау биргән вакыт: агроном чакта көнне төнгә ялгап эшләү, аннары рәттән күп бала табу, алган травма  -  сәламәтлегемне нык какшатты,  икенче төркем инвалидлыкка чыгарды.  1994 елда, инде кеше каравына мохтаҗ булган әтиемне дә тәрбияләү максатыннан, биш кызымны ияртеп, төп йортка кайтып төштем.  Иске совхоз фатирына кабат җан керде: анда яңадан, элекке еллардагыча, җиде кеше яши башладык. Аллага шөкер, әтиемне өч ел үз кулларым белән тәрбияләп, соңгы юлга кадер-хөрмәт белән озатырга насыйп булды. Иртәрәк китте дип кенә күңел сыкрана, аңа әле җитмеш бер яшь кенә иде. Сугышта үлгән бабама да,  унҗиде яшеннән дары исен иснәгән әтиемә дә - хәзер хөкүмәтебез сугыш ветераннарына күрсәткән кадер-хөрмәтләрне күрергә насыйп булмады. Шунысы күңелне әрнетә!  Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызны, алар бу дөньядан киттеләр инде дип кенә, онытмасыннар иде. 
 
Зөлфия Мансур-Ганиуллина.
P.S. Язганнарым ата-бабамның якты рухларына дога булып барсын иде.
 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode