ТЫЛ ВЕТЕРАННАРЫ

1941нче елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе ята. Бөек Ватан сугышы чорының  тыл хезмәтчәннәре  киләчәк буыннарга изге Җиңү һәм халкыбызның бөек һәм фидакарь хезмәт батырлыгы истәлеген тапшыручылар икәнен онытмыйк. 

Чабатада, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан,
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда сөйләгәндә
Әнкәй hаман елап җибәрә.
Кырык - илле чакрым язгы суда
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт
Һәр йорт саен көтә ач бала.

         

             Кадыйр Сибгатуллинның “Сугыш чоры хатын кызлары” шигыреннән
1.Асадуллина Бәдәр

07.03.1930
Тырыш хезмәте өчен хөкүмәт бүләкләренә ия
2.Аскарова Рәйсә
 
3.Аухадиев Хәмзә
Анкета 
Аухадиев Хәмзә Нурмухаметович 
1930 ел 1 октябрь,Арча районы Шекә авылы  Ворошилов урамы 23 йорт.
3)Абыем Сөнгатулла.
4)7класс.
5)7 кеше
6)Стаж-38 ел, Ильдус фермасында  ферма мөдире.
7)Хезмәт ветераны
8)"За Трудовое Отличие", "За Доблестный Труд" бүләкләре.
9)Арча районы Шекә авылы Ворошилов урамы  23 йорт тел.92-8-71.Индекс:422036
Сугыш вакыты хатирәләре
Немец самолетлары килеп ата башлагач тәрәзәләрне яптырдылар шуннан сугыш башланганын белдек.Сөнгатулла абыем сугышта катнашып үлеп калды.1942-1947елларда апайлар әниләр белән үгез белән тирес түктек.1945 елга кадәр акбаш,кузгалак,кычыткан чыкканын көтеп басуда йөри идек.Кычытканнарны саклап үстердек чит кешеләргә бирмәдек.
Кечкенә вакытымда абыем чанага утыртып авылдан-авылга концерт куярга йөртә иде.1948 елда ФЗУга алып киттеләр. Анда көненә өч мәртәбә кәбестә ашаталар иде.Безгә дигән бәрәңгеләрне поварлар ашап барганнар. 1928 елгылар белән армиягә алып киттеләр. Россиядә 1 ел авиациядә хезмәт иттем.Корея белән Америка сугышкан вакытта безне Кытай солдатлары итеп Кореяга булышырга жибәрделәр. Сугыш вакытлары бик авыр булды. Ачлы-туклы яшәдек.
Авыртулар чыгып кешеләр үлә иде. Үзебез үстергән икмәкне сугышка жибәрә идек, үзебез кычыткан ашап үстек.
    Дөньялар тыныч булсын, кабат сугышлар күрергә язмасын. Хәзерге көндә яшьләргә яшәргә бик рәхәт: уты, газы, суы йортка кертелгән. Тынычлап яшисе генә  кала!
 
4.Аухадиева Рәисә
Анкета.
Аухадиева Рәйсә Фазлыәхмәт кызы.
22 июль 1932 ел Балтач районы Кенәбаш авылы.
3)Әтием Фазлыәхмәт сугышта үлеп калды.
4)4 класс тәмамладым
5)гаиләдә 7 кеше
6)стаж-35 ел, тавык фермасында тавык карадым.
7)Хезмәт ветераны №216992
    Cоциаль статус: пенсионер
8)Коммунистик хезмәт ударнигы, Ленин медале.
9) Арча районы Шекә авылы Ворошилов урамы  23 йорт тел.92-8-71.Индекс 422036
 
                                     
22.07.1932.
Сугыш башланганын әниләрдән ишетеп белдек.Кечкенә дип тормадылар, башак җыярга алып чыгып китәләр иде,төрле эшләр эшләттеләр. Алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашап үстек. Сугышта әтием Фазлыяәмәт катнашып, үлеп калды. Кешеләрнең әтиләре кайта- безнеке юк, көтәбез.Сугыш бетеп берничә ел үткәннән соң да тыкрыкларга чыгып карап керә идем, әти күренми микән дип. Якыннарыбыз үлгәч тә бик хәсрәтләндек. Эшләмәгән эш калмады: барында эшләдек,укый алмадым. 4 класска кадәр укыдым да,  аннан соң фермага төштем 26 ел сыер савучы булып эшләдем.
 Сугышны күрергә язмасын! Яшьләр таза-сау булсыннар, әти-әниләрен авыр хәлгә куймасыннар, сугыш әфәте яңадан килмәсен!
 
5.Әхмәтҗанов Муса
 
6.Бариев Мөхәммәтгали
 (Илдус)  
 
7.Бариева Лиза( Илдус)  
 
8.Валиева Маһрубикә
 
9.Василова Мәгъмурә
 
10.Габдрахимова  Разия
Габдерахимова Разия Шакуровна
Туган көне: 2 март 1932 ел
Туган урыны: Шекә авылы
Сугышта була:  әтисе Габдерахимов Шәкүр, 1904 елгы, 1941 елда сугышка алынган, хәбәрсез югалган. Аның белән бергә авылдан Василов Фәрит абыйның әтисе Васыйл, Хабибуллин Һидият абый, Хусаинова Зөлфия апаның әтисе Хөсәенов Габделхай абый, Вилдан абый чыгып китәләр. 
Әтисеннән тыш әтисенең энесе Габдрахимов Габделнур сугышта була.
Әтисе киткәндә 5 бала белән кала әнисе 1903 елгы Рабига апа:
 -Разыя апа, 1932
-абыйсы Зиннур Шакуров, 1928
-энесе Нурмөхәммәт, 1938 
- Сеңлесе Гөлчирә, 1935
Разыя апа 6 класс Шекәдә укый. Әнисе колхозда эшли, урман кисә, атлар карый, ашлык киптерә, сыер җигеп урман ташый. Сыер бар иде, сыерны бетермәдек, бәрәңге бик яхшы була иде.
“Сугышка әти киткәндә көзге чәчү чәчеп яткан вакыт иде. Эшләгән урыннан әтиләрне Кенәргә алып киттеләр. Шуннан әти кайтмады.”- дип искә ала Разыя апа
 
11.Гатауллина  Гөлшат

 Гатауллина Гөлшат Фәсхетдиновна 1923 елның 1 июлендә Акчишмә авылында туа. Сугыш вакытында урман кисә, юл төзелешендә була, окоплар казый. Сугышта бертуганнары Госман, Гыймран, әтисе катнашкан. Исән-сау кайтканнар. Белеме-4 класс. Бүген кызы Нурия тәрбиясендә яши. Бүләкләре:  Ветеран Великой Отечественной войны ВВ№3168023, Ветеран труда П№349525, Ветеран труда медале (24.11.1981), Юбилей медале “50 лет Победы в ВОВ 1941-1945” (22.03.1995) Юбилей медале “35 лет Победы в ВОВ 1941-1945 (25.04.1975), Юбилей медале “60 лет Победы в ВОВ 1941-1945” (28.02.2004), Юбилей медале “65лет Победы в ВОВ 1941-1945” , Юбилей медале “40 лет Победы в ВОВ 1941-1945”,  РТ президенты исеменнән Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә истәлек билгесе белән бүләкләнгән. 

12.Гатиятуллина  Тайфә 
             (Илдус)  
 
13.Закирова Галия
Закирова Галия Хаким кызы
2 Туган урыны: 1.11.1928, Арча районы Мәмсә авылы
3 сугыш вакытында яшәгән урыны: Арча районы Мәмсә авылы
4 Сугышта һәлак була-  2 абыйсы
5 Белеме   7 класс
6 Гаиләсе: улы, килене, оныклары
7 Эш урыны: Фермада бозаулар караган
9 Бүләкләре: Медаль «Ветеран труда»
10 Адресы:   Арча районы Шекә авылы, Ворошилов урамы, 45
 
14.Закирова Кашифә
 
15.Ибениев Гайфулла
 
16.Кавиева  Мансура
Кавиева Мансура Муллавәли кызы 1926 елда Арча районы Иске Кенәр авылында туа. 1941-1945 елларда Казандагы 3995 нче номерлы хәрби госпитальдә эшли. Бу госпиталь вокзалдагы мәктәп бинасында урнашкан була. Мансура апа бу госпитальдә санитарка вазифаларын башкара. Кер дә уа, ашарга да пешерә, палаталарны да җыештыра , авыр яралыларга көченнән килгәнчә ярдәм дә күрсәтә Мансура апа биредә. 1945 елның көзендә авылына кайта. 1947 елда Кавиев Самат абыйга тормышка чыга. Улы Рәфкать һәм килене Халидә тәрбиясендә гомер итте. Вафат.
17.Камалетдинова Сәвия
 
18.Камалова Гайшәбикә
"Мин, Камалова Гайшәбикә, 1929 нчы елның июнь аенда туганмын. Шекәнең түбән урамында. Мин 7 нче класска кадәр укыдым. Без черек бәрәңге ашадык, ачлык булды. Сугыш башлангач ук, әтием үлде. Аның исеме –Мөхәммәтдәүли.Әнием –Саҗидә, ул сарыклар карады. Без чана тартып, Арчага бара идек. Аннан әнигә сарык саварга булыша идек.Мин әти үлгәндә, 3 яшьтә калдым. Сугыш вакытында без, без генә түгел бөтен ил ач булды. Әни үлгәнгә 30 ел инде. Чөгендер,печән, кычыткан, күмер ашап үлмәдек."
19.Кашапова Хәсәнә
28.09.1931. Тыл ветераны
20.Каюмова Саҗидә
 
21.Кәримова Бибирәшидә

 
22.Локманов Тавис
Арча районы Шекә авылы имам-хатибы Локманов Мөхәммәт-Тәвис Таһир улы тарафыннан язылды. Мин Л. М.Тәвис 1931 елның 20нче июнь көнендәМәскәү өлкәсе ярымшәһәр тибындагы Красная Поляна поселогында эшче гаиләсендә тудым. Шулай ук Абдул-Харис исемле 1934 елгы бер энем бар иде, 40 яшендә вафат булды. Әтием-Локман углы Таһир, Горький өлкәсеннән. Әнием-Хәбибулла кызы Гөлчирә,  Шекә авылыннан, 80 яшенә җитеп вафат булды. Әтием Бөек Ватан сугышында һәлак булды. 
1941 елда 3нче класста укый башлаган идек, укуларны октябрь аенда туктаттылар, чөнки көн дә бомбага тоталар, сугыш кыры якынайды, 35-45 км тирәсе. Безнең поселок халкын эвакуацияли башладылар. Документларны рәсмиләштереп, без шушы әнинең туган авылы Шекәгә кайттык. Шушы авылның 7 еллык мәктәбенең 3 классында укый башладым. 7 классны бетергәнче  колхозда көчебез җиткәнчә эшләп, укуларны дәвам итеп, 1945-46 елларда  7 классны тәмамладым. Трактористлар әзерләүче механизация мәктәбендә 6 ай укып, МТСка кайтып, үзебезнең авылда тракторда эшли башладым. Иң яманы - ачлык.  1943-46-47 еллар. 1944 елда ачлыктан шешендем...
 

23.Мөхәмәтҗанова Маһрубикә              

 

24. Мөхәмәтханов Гайзулла

( Илдус)  

 

25. Мөхәмәтханова Фәүзия

( Илдус)  

 

26. Нуриева Наҗия


 

1. Нуриева Наҗия Шакировна
2. Туган урыны: Арча районы Пионер авылы, 2.09.1929.
3. Сугыш вакытында яшәү урыны: Пионер авылы, Кырлай мәктәбе, сарыклар карый
4. Сугышта катнаша: әтисе Шакир, абыйсы Гаязетдин
Яралану ала:  Әтисе контузия алган
Әнисенең энесе Хакимҗан сугышта үлә
5. Белеме 4 класс
6. Үзе генә яши
7. Эш урыны: 40 ел, фермада бозаулар карады
8. Социаль статус
Тыл хезмәткәре, Хезмәт ветераны Дәүләт бүләкләре: Юбилей медале «65 лет победы ВОВ», медаль «Ветеран труда», Ана даны медале,  "Памятный знак РТ в честь 55-й годовщины ВОВ"
 
Нуриева Наҗия Шакир кызы 1929 елда Арча районы Пионер авылында туа. 
   1941 елда сугыш башланды. Бик авыр еллар. Әниләребез сугыш башланганын ишеткәч, басудан чабып кайтканнар.  Әти Шакир, абый Гаязетдин, энем Гәрәфетдин сугышка киттеләр. Сугышта әнинең энесе Хакимҗан, Тула шәһәрендә үлеп калды. Сугыш вакытында бик авыр булды, ашарга булмады. Черек бәрәңге, кычыткан, алабута, чикләвек бөресе ашадык. Пионер авылында 4 ел укыдым. Кырлайга төшә торган юлда мәктәп бар иде. Пионерга кабул итеп, галстук тактылар. Укытучымның исеме – Әсма иде. 4 класс укыгач сарык карадым, басуда урак урдым, кохозга эшкә кердем. Бервакыт, без биш кыз черек бәрәңге җыярга киттек. Урыслар басуны таптамагыз дип, бишебезне дә Тыңламас базына яптылар.
    Кияргә кием юк иде.  Сугыш беткәнен хәбәр иткәндә басуда эштә идек. Шатланып басудан чабып кайттык. Сугыштан әти, энем, абый кайттылар. Минем хәзерге балаларга, сугышлар булмасын, матур итеп тату яшәсеннәр, озын гомерле булсыннар. Ачлыклар күрсәтмәсен, без күргән авырлыкларны  күрмәсеннәр. Рәхәт яшәргә булсын. 
 

27. Нуриева Рәисә

 

28. Нуриева Рәшидә

 

29. Ризванова Рәхимә

 

30. Сафаргалиев Наил

 

31. Сафаргалиева  Асмабикә

 

32. Сафаргалиева Фәүзия

Минем әбием бар. Ул Арча районы Шекә авылында гомер кичерә. Аның исеме Фәүзия Муллагали кызы. Аңа быел 82 яшь тулды. Минем әбием олы хөрмәтле лаек кеше. 
Аңа 10 яшь тулганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе Муллагалине сугышка  алып китәләр. Әбиемнең балачагы шушы авыр сугыш елларына туры килә дә инде.  Әнисе –Бибиәсма 4 бала белән ялгыз кала. Әбием олы бала булганлыктан, барлык авыр эшләрне әнисе белән аңа башкарырга туры килә.  Дүртенче классны да бетереп кала алмый ул. Шырпы заводына эшкә керә, чөнки ике энесен , бер сеңлесен ашатасы бар.Көндезен заводта, кичләрен чиләк күтәреп, басуда черек бәрәңге җыя, әнисе белән беррәттән утын кисә.
“Җәй җитүгә, кузгалак, какы җыеп ашый идек, ә кыш көннәре, бигрәк тә, авыр була иде”,- дип сөйли  әбием, күз яшьләрен сөртеп. Шулай ачлы-туклы ятканда, әтисенең “үлде” дигән хәбәре килә. Бу язмышның авыр сынавы алдында әбием сынмый, сыгылмый.Сезгә андый авыр заманнарны күрергә язмасын, ходаем, ачлык күрсәтмәсен диеп, безгә догаларын укып яши ул. 
Әбием җырларга  бик тә оста, элек тә җырларга яраткан, бию көе ишетсә, тыпырдап биеп ала. Өлкән яшьтә булса да, күңеле һаман яшь әле аның. 
Исән –сау бул ,әбием! Без сине бик яратабыз.
           Каюмова Азалия

33. Сафина Әлфия

            (Илдус)

 

34. Сибгатуллин Яхүдә

 

35. Сибгатуллина Әминә

 

36. Фатхрахманова Таифә

 

37. Хакимзянова Галимә

 

38. Хакимова Әнфисә

 

39. Халиуллина Мәдинә

 

40. Хөсәенова Зөлфия

 

41. Шакуров Шамиль

 

42. Шакурова Кәүсәрия

Шакурова Кәүсәрия Хаертдиновна.
Миңа ул вакытта 9 яшь иде. Сугышның башланганын белмим. Әтинең сугышка киткәнен генә беләм. Сугыш башлангач ачлык булды. Кычыткан, алабута, чыпчык кузгалагы гына ашадык. Сугыш авырлыкларын чыгарга үзебез тырыштык. Әти сугыштан кайтмагач, әни белән яшәдек. Без әни тырышлыгы белән генә исән калдык. Урманнан чана, арба белән утын ташыдык. Сыерга ашарга булмагач, печән булмагач, урак белән кычытканнар, алабуталар урып ашаттык. Сыер асрамаган булсак, ачка үлгән булыр идек. Күршеләр белән дус яшәдек. Сугышчыларга бәрәңге киптереп җибәрдек. Апай белән уфалла арбасы белән тирес түгеп кайтканда авыл шау итә иде, сугыш туктаганын белеп. Әти сугыштан кайтмагач, кайткан кешеләрне күреп еладык. Минем, үсеп килүче яшь буыннарга теләгем шул, сугыш афәтләре күрмәсеннәр. Ата-ана тигезлеге белән яшәсеннәр.
 

43. Шамсутдинова Гөлчирә

 

44. Шәйхиева Асия


Мин, Шәйхиева Асия Шәмсетдин кызы, Балтач районы Янгул авылында 1923 елның 14 августында тудым. Әтием Шәмсетдин Сәйфулла улы 1893 елда ишле гаиләдә туган. Ул 3 сугышта катнашкан: 1914 елгы, 1917 елгы, 1941 елгы сугышларда. Әнием Нәфисә 1895 тә туган. 1939 елда үлде, тегүче иде, бик булган иде. Ул үлгәч, әти яшь әни алып кайтты. Әнидән 3 кыз калган идек, 1940 елда сеңлебез туды.   1941дә әти сугышка китте. Ул вакытта безне 12 яше тулудан башлап, колхоз эшендә йөрттеләр. Укыганда 1 метр киңлектәге тырма белән башак җыйдык. Черегән бәрәңге җыеп, шуннан күмәч пешереп яшәдек, төрле үләннәр белән кушып ашадык. Сугыш башлангач, авылдан ирләрне, атларны, машиналарны сугышка алдылар. Авывда карт-коры, бала-чагалар гына калды. Уңайрак булганнарын окоп казырга, урман кисәргә җибәрделәр. 1 ел Кайбычта урман кистем. 18 яшемдә идем, шуңа әти сугышта булса да налоглар булды. 1942 елда комбайнга укырга җибәрделәр. Анда 6 ай укыгач, Биектауга кайттык. Анда 4 иске комбайнга билгеләделәр безне. Шуны ремонтлап уракка чыктык. Бензин юк, комбайнны кечкенә тракторларга тагып йөртәләр иде. Комбайнда 4 ел эшләдем. Биектау безгә 12 км ераклыкта иде, көн саен җәяү йөрибез, соңга калсак, суд ясап, 6 айга алып китәләр иде. Әти сугыштан исән кайтты. 1969 елда вафат булды. Сугыш беткәч, 22 яшемдә Шәйхиев Хәертдингә кияүгә чыктым. Балтачка күчтек. Балаларым: улым Илдус-1946, Илгиз-1948, игез кызларым Илсөя-Илгизәр-1950, Алсу-1953.  Ирем белән 64 ел яшәдек, шуның 15 елын ул дөм сукыр булды. 2012 елда үлде.
Ирем Хәертдин милиция начальнигы итеп Шекәгә билгеләнгәч, Шекәдә яши башлыйлар. 
Асия апаның тыл ветераны кенәгәсе, Җиңүнең юбилей медальләре бар. Бүген 12 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Улы Илгиз, килене Фәймә тәрбиясендә яши.
 
 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode