Бер экспонат тарихы

08.05.2015 20:38
Самигуллин Габделхай абыйның солдат хаты шигъри юллар белән башлана. Күпме ярату, сагыну бу юлларда...
 
Зәңгәр чәчәкләр җыйнап,
Зәңгәрләнде кулларым
Язгы кар суларын ерып,
Уйныйсызмы, улларым...”
 
Чәчәктәй улларым! Фоат, Фаяз, Рафаил, Рәфгат, күбәләктәй кызым Саяра!
Сезгә әтиегез үзенең язгы ямьле көннәрдә моңсуланып, ялгызы бер ерак җирләрдә сезне исеннән чыгармыйча сәлам хатларын язып җибәрә. Сезгә бәхетле тормышлар теләп, тиз көннәрдә исән-сау кайтып күрешүләрне теләп торуыгызны үтенеп калам. Шулай ук әбигә, Разияга, Равилә сеңлемә күп сәлам, сораучыларга сәлам тарат.
 
Сагыну белән сугарылган һәр хаты шулай башлана Габделхай абыйның. Сугыш авырлыклары рухын сындыра алмаган аның. “Исән булсак, бәхетле тормышка ирешербез...” дип яза ул.
 
   Самигуллин Габделхай Самигулла улы 1908 елда Кызыл Юл районының Кенәр авылында туа. Укытучы һөнәрен сайлап, педагогия   техникумын   тәмамлый.   Апаз  һәм  Шушмабаш мәктәпләрендә  укыта.   Шушмабашта   гаилә  корып,   йорт салып  яши  башлый.   Гаиләдә 5 бала дөньяга килә.  Ләкин гаилә бәхетен сугыш җимерә.  
 
Хатларында үзе турында күп язмый ул. “Үзем, аллага шөкер, сау сәламәт. Исән-сау торыгыз да, тазалык-тынычлык белән йөреп кайтып, күрешсәк иде, үз малларыбызның, үз йортларыбызның игелеген үзебез күрсәк иде.”
 
Ләкин исән кайту насыйп булмый аңа. Чит җирләрдә мәңгегә ятып кала. 1942 елның 22 сентябрендә Самигуллин Габделхай Самигулла улы һәлак була. Румыниядә, Бодрешти исемле авыл янында җирләнә ул. 
 
Самигуллин Габделхай Самигулла улы 1926 елда ВЛКСМ сафларына Кызыл Юл райкомы тарафыннан кабул ителә.
ВЛКСМ ул яшьләр оешмасы гына түгел, кыюлык, батырлык символы булып торган. 
Ә Габделхай абыйның комсомол билеты безнең өчен батыр сугышчының якты истәлеге булып саклана.
 

экспонат.ppt (1542144)

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode