1943 елның 12 январе: Ленинград блокадасын өзү операциясе башланган көн

06.01.2018 21:09
Шекә авылыннан якташыбыз Нуриев Әсгатъ абый да Ленинград блокадасы авырлыкларын кичергән сугышчы. 
1942 елның 2 маенда Әсгать абый авылдашы Вилданов Җамалетдин белән сугышка чыгып китә. Башта Ижевск шәһәрендә комсоставка укый, аннан Тамбов шәһәрендә сугышка әзерләнә. Ленинградның миномет бригадасында разведчик булып хезмәт итә.
1942 елның 6 сентябрендә авылдаш дусты Бариев Әхәт белән Кавказда беренче сугышка керә. 3 ай 14 көн буе Майкоптан Туапсе шәһәренә кадәр чигенәләр. Кыш бик суык була. Аякларын өшетеп, Әсгать абый Сочи госпиталенә эләгә, аны 6 айга Шекәгә кайтарып җибәрәләр. 1943 елның 3 маенда Әсгать  абый  яңадан сугышка чыгып китә. Бу юлы аңа Ленинград блокадасын кичерергә туры килә. Авырлыгы 32 кг га гына кала, күп авырлыклар кичерә. Германиягә кадәр барып җитә.
1947 елның мартында хәрби хезмәтен тәмамлап туган якларына кайта һәм күп еллар шофер булып эшли. 2003 елның 6 апрелендә вафат булды.
Әсгать  абыйның сугышчан бүләкләре: “За боевые заслуги” медале,  II-III дәрәҗә Дан орденнары,“Отечественная война” ордены, “Участник операции “Нева””билгесе,  “СССРның кораллы көчләренә 60  ел ” медале,  “Җиңүгә 40 ел” медале,  “Ленинград блокадасы участнигына”,      “Невский плацдарм ”билгесе, “  28 миномет Ленинград бригадасы ветераны” ветеран значогы.

"Подвиг народа" сайтында аның сугышчан батырлыклары турында язмалар:

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode