27 января 1944 года - дата окончательной ликвидации блокады Ленинграда

21.01.2018 17:18

Ленинград блокадасында катнашучы тагын бер авылдашыбыз Фатхрахманов Зәкәрия абый. Ул 1912 елда Шекә авылында туа. 1934-36 елларда армиядә хезмәт итә. 1939 елда 8 ай буе Фин сугышында була.  1941елда Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград блокадасында кавалерия частендә хезмәт итә. Соңрак саперлар частенә билгеләнә. 3 тапкыр каты яралана, контузия ала. 1944 елда туган авылына кайта.   Сугышчан батырлыклары өчен I дәрәҗә дан ордены, “За оборону Ленинграда” медале, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Кызыл йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, 2002 елда вафат.

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode