Гаиләбез горурлыгы - Нуриев Әсгать Нурмөхәммәт улы

18.04.2015 21:54

Бабамның абыйсы Нуриев Әсгать Нурмөхәммәт улы

 


 

Әсгать абый сөйләгәннәрдән:

1941 елның җәе.  Уңыш яхшы, тиздән җыеп аласы. Ләкин авылга коточкыч хәбәр килеп җитте: фашист Германиясе безнең илгә сугыш башлаган.

1942 елның 2 маенда Әсгать абый авылдашы Вилданов Җамалетдин белән сугышка чыгып китә. Башта Ижевск шәһәрендә комсоставка укый, аннан Тамбов шәһәрендә сугышка әзерләнә.

1942 елның 6 сентябрендә авылдаш дусты Бариев Әхәт белән Кавказда беренче сугышка керә. 3 ай 14 көн буе Майкоптан Туапсе шәһәренә кадәр чигенәләр. Кыш бик суык була. Аякларын өшетеп, Әсгать абый Сочи госпиталенә эләгә, аны 6 айга Шекәгә кайтарып җибәрәләр.

 

1943 елның 3 маенда ул кабат сугышка чыгып китә. Бу юлы ул Ленинград блокадасын кичерә. Авырлыгы нибары 32 кг га кала. Җиңүне Германиядә каршылый.

Ул чын герой була. Аның сугышчан бүләкләре:
Сугышчан батырлык өчен” медале-26.07.1944. , II нче дәрәҗә Дан (19.08.1944) и III нче дәрәҗә Дан ордены (18.02. 1945.), орден “Ватан сугышы” , “Нева” операциясендә катнашучы” билгесе,  медальләр “60 лет вооруженным силам СССР”,  “40 лет победе”,  “Участника Ленинградской блокады” билгесе,     “Невский плацдарм” билгесе,       “Ветеран 28 минометной Ленинградской бригады” значогы.

  Бүләкләү документларында аның батырлыгын сурәтләгән юллар бар:

“Приказ 23 Красносельской Краснознаменной дивизии от 18 февраля 1945 года. В бою в районе Плодово находясь в первой цепи наступающей пехоты, беспрерывно давал целеуказания командиру дивизиона, вместе с наступающей пехотой ворвался в первую траншею, где в гранатном бою уничтожил 8 солдат противника, чем помог дивизиону выполнить боевую задачу.”

1947 елның мартында ул өенә кайту бәхетенә ирешә. Сугыштан соң күп еллар шофер булып эшли.

1999 елда сугышчан дуслары белән очраша.

 

2003 елның 6 апрелендә вафат булды.

 

 

Нуриев Наиль Камилевич

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode