Камалиев Гыйлаҗ Камалиевич язмышы ачыкланды

11.02.2020 20:29

"КВС" ассоциациясе рәисе М. В. ЧЕРЕПАНОВ кулы куелган, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарның язмышы ачыкланган исемлектән безнең авылдашыбыз, Арча районы Шекә авылыннан Камалиев Гыйлаҗ Камали улы исеменә извещение килеп иреште һәм туганнарына тапшырылды. 

Камалиев Г.К. 1896 елда Шекә авылында туган. Арча РВК тарафыннан сугышка алынган. 127 нче укчы дивизиясенең 547 нче укчы полкында хезмәт иткән. 1944 елның 17 маенда һәлак була. Украинада Тернополь өлкәсендә җирләнә.

 Аның исеме авылыбызның Ватан өчен башын салган уллары исемлеген тулыландырды. 

Тыныч йокла, батыр солдат...

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode