Мәктәбебездә мемориаль такта ачылды

05.05.2016 22:07

Бүген Шушмабаш мәктәбендә  сугышта Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков һәм Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин  истәлегенә мемориаль такталар ачылды. 

 

Мәктәпкә истәлекле вакыйганы бергәләп үткәрү өчен Шәрифулла Сәгъдуллинның уллары Радик, Рәмис, Рамил һәм Кәрим Исхаковның энесе Һади абыйның уллары Гыйниятулла белән Әдһәм Һадиевлар, ветеран укытучылар, геройларның чордашлары килде. Тантанада хатирәләрне яңарттылар, укытучылар һәм укучылар концерт куйды.  

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode