Мортазина Фирая Салиховна "Үлемсез полк" акциясендә

29.04.2020 15:51

       

Ваһапов Салих Хаҗи улы 1925нче елның 5нче декабрендә Әтнә районы Симетбаш авылында туа.

     1941нче елда Яңа Кишет мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне бетергәннән соң колхозда эшли. 1943нче елның январендә армиягә алына.

     1943нче елның маена кадәр Горький өлкәсенең Арзамас шәһәрендә урнаш кан  учебный полкта укый. Сержант званиесы алып 1943нче елның июль-августында Орел-Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Аннары Сума өлкәсенең Бахмач, Канатоп шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә.

    1943нче елның август азагында Чернигов өчен барган сугышларда яралана, август-октябрь айларында госпитальдә дәвалана.

     1943нче елның октябрендә 1нче Украина фронты гаскәрләре сафларында Киев юнәлешендә Дарница шәһәре өчен барган сугышларда катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз ордены” белән бүләкләнә.

     1944нче елда 1нче Украина фронты гаскәрләре сафларында Шепегловка Лицк, Тернополь азат итү сугышларында катнаша.

     1944нче елның апрель аенда командование тарафыннан Сызрань танк училищесына укырга җибәрелә. Җиңү көнен дә, курсант буларак, Сызрань шәһәрендә каршылый. Бер ел укыганнан соң, кече лейтенант званиясе алып, танк командиры итеп билгеләнә.

      1945нче елның маенда Чехословакиядә немец-фашист гаскәрләрен тәмам тар-мар итү сугышларында катнаша.

   Совет гаскәрләре (Центральная группа войск) составында 1945нче елның ноябрендә Австрия, Германия, Польша, Венгрия һәм Румыния илләрендә була.

   1948нче елга кадәр офицер булып хезмәт итә. 1948нче елның июнендә демобилизацияләнә.

    Армия сафларыннан кайтканнан соң Мәңгәр, Иябаш мәктәпләрендә укытучы булып  эшли. 1951нче елда Симетбаш кызы Вафина Саимә белән гаилә корып Яңа Кенәр авылында  яши башлыйлар:  Вафа кызы Саимә – хисапчы, Хаҗи улы Сәлих – укытучы булып. 1950-1955нче елларда читтән торып Казан  дәүләт педагогия институның  география факультетында белем ала.

    1959нчы елда Хаҗи улы Сәлих тормыш иптәше Саимә белән Олы Әтнәгә күчеп киләләр.Ул хезмәт һәм немец теле дәресләре укыта башлый.

    1961нче елның ноябрендә Олы Әтнә урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 10 ел директор булып эшләгән дәвердә яңа мәктәп бинасы салына, бик күп вакыйгалар була. Нәкъ шул чорда Олы Әтнә урта мәктәбе Мәскәүдәге “Институт национальных школ”ның филиалы була. ВДНХга җибәрерлек яшелчәләр үстерелә.

          Мәктәптән соң Пионерлар Йорты директоры, Олы Әтнә совхоз-техни-кумында укытучы булып хезмәт куя. 1986нчы елдан лаеклы ялда. 2000нче елның апрель аенда Казанда юл фаҗигасендә вафат була.

Тормыш иптәше Вафина Саймә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Фаил КАИ бетереп, Казанда эшли.  Олы кызлары Фәридә тегүчелек һөнәрен үз итә, хәзерге көндә гаиләсе белән Кама Аланында яши. Төпчек кызлары Фирая әти-бабасы һөнәренә тугры кала, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә укыта.

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode