Низаметдинова Рафая апа истәлеге

29.05.2016 21:32

Әтием Валиев Барый Вәли улы 1908 елда Кызыл юл районы Яңа Ашыт авылында туган.

Әнинең әйтүенә караганда, 1942 елда Смоленск шәһәрендә була, соңгы хаты шуннан килә. Анда барганчы ул Суслонгерда командир булып, хезмәт итә. Әни аның янына ике тапкыр барып кайткан. Өйгә килгән "кара кәгазьдә" Валиев Барый абыйның 1942 елның октябрендә хәбәрсез югалуы турында әйтелә. Әтисенең сугыштан язган хатларын да кадерләп саклый Рафая апа. Хат 1942 елның 13 мартында язылган һәм Рафая апаның әнисе Валиева Мәгъмүрәгә адресланган. "Сагынычлы сәлам белән, Мәгъмүрә иптәшем сезгә, шулай ук әни белән Кәримәгә дә күп сәлам. Радифка, Рафаяга, ...., миннән сагынып күп сәлам. Үзем таза-сау һәм сезне дә сәламәт дип беләм. 14е яки 15 нче март көнне китәбез, хәзер кая икәнен әйтмиләр....Синең китергән сохариләрең бар әле 10 көнгә җитәр әле...Хат язды Барый Вәлиев. Хушыгыз-хушыгыз. "

Шулай ук гаиләдә Валиев Барый абыйның үз куллары белән язылган автобиографиясе дә саклана:

"Мин, Вәлиев Барый Вәли улы 1908 нче елның 3 нче гыйнварындаярлы тормышлы крестьян семьясында тудым. Минем атам Зарипов Вәли 1872 елда туган. 1908 нче елга кадәр авылда игенчелек белән көн итә. 1908 елдан 1917 елга кадәр байларда урман сакчысы булып, ялланып эшли. 1917 нче елдан 1922 елга кадәр Яңа Ашыт авылында игенчелек белән көн күрә һәм 1922 елда атам үлә..... 

Үзем 1929 елда Урал ягына урман кисү заводына эшләдем. 1930 елны Кызыл Армия сафына алындым. 1933 елга кадәр 3 ел хезмәт итеп кайттым. 1933 елда армиядән кайтканнан соң мине Шекә авыл советына секретарь итеп куялар. Авыл советында1938 нче елга кадәр 5 ел эшләдем. 1938 елны финанс бүлегенә страховой бухгалтер итеп күтәрәләр. Хәзерге көндә дә шунда эшлим. Учеттан эшкә яраклы булып эшли башлагач, урынымда эшкә кимчелек китергәнем юк. Партия һәм хөкүмәт карарларын төгәл үтәп киләм. Судта һәм тикшерү астында булганым юк. Белемем түбән белемле булып хисапта  партиядә түгел. Семьямда учетта 4 кеше тора. Иптәшем (хатыным), 2 балам бар. Иптәшем авылда колхозда эшли."

 

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode