Нуриева Майсәрә апага багышлана

17.02.2016 10:20

  Бу шигыремне мин авылыбызның сугыш чоры баласы Нуриева Майсәрә Нури кызына багышлап яздым. Ул  сугыш ятиме. Әтисе сугышка киткәч дөньяга килгән. Майсәрә апа сугыш чоры балалары белән узган  очрашуда:  " Мин ата чырае күрмичә үстем. Әмма әти дип әйтәсе, аның кочагына керәсе, аңа сырпаланасы  килгән чакларым бик  күп булды. "Әти" дип әйтәсе  килү теләге шулкадәр көчле иде, , әни ишетмәгәндә мич арасына кереп "Әти, әти" дип, бу сүз ничек яңгырый икән ,дип әйтеп карый идем. Җаныма аз гына булса да рәхәтлек биргән нәрсә-әти мин туганны белеп үлгән.  Сугышка соңрак киткән авыл кешесе әтине күрүен, станциядә  кара-каршы очрашкан ике поезд тәрәзәсе аша хәбәрләшеп алуларын,"Синең кызың туды,  гаиләң исән-сау!" дип әйтә алуын, сугыштан исән-имин әйләнеп кайткач әйтте" дип сөйләде: . Аның шушы истәлеге бу шигырьне язарга этәргеч бирде. 

  Суфия Нигматзянова

 Сугыш чоры ятимнәренә

( Нуриева Майсәрә апага багышлап яздым)
Әти диеп  әйтә алмый үстем,
Яклар өчен әтием булмады.
 “Әти “ диеп  каршы йөгерсәләр
Башкаларга ияреп миндә атладым.
Сабан туйга яңа күлмәкне,
Әтилеләр киде тектереп.
Көчле куллар кабат бастырдылар,
Егылганда җиргә сөртенеп.
Күкрәгенә терәп җылы икмәкне,
Әтилеләр кисте каерып.
 Камчы белән күпме ярды язмыш,
“Ятимнәр”гә безне аерып.
 Эх, әти кулларының көчлелеген
Белсәң иде, аңа тотынып.
Рәхәтлеген бер татысаң иде
Тезләрендә аның атынып.
Газизләнеп әйткән “Әти” сүземә
Шаһит бары шул мич арасы.
Еллар үтеп , чәчләр агарса да, 
Төзәлми шул йөрәк ярасы.
 Әниемнең төннәр буе ,качып кына
Елаганы китми күңелдән.
Күпме сабый, күпме толлар яше
Шушы җиргә әрнеп түгелгән.
Әти диеп  әйтә алмый үстем,
Әйтер өчен әтием булмады.
 “Әти”  диеп  дәшәсем бик килсә дә,
Әтиемне сугыш урлады.
 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode