Әфганчылар белән очрашу

14.02.2019 16:06

Афганистан... сугыш...
Кысыладыр сулыш...
Шушы сүзләр искә төшкәндә.
Яшьлегемнең иң кырыс еллары
Узды минем шушы җирләрдә.
Сугыш, сугыш...
Кемгә соңгы сулыш...
Кемдер гарип, кулсыз-аяксыз.
Күпме кайгы, күпме канлы яшләр
Коелды бу җиргә, санаусыз.
Совет иле кушкан - милли бурыч
Илтеп кертте безне сугышка.
Бурычлы идеме яшь егетләр,
Кан коярга шушы сугышта???
Афганистан тау-ташлары саклый,
Без үтәгән хәрби бурычны....
Улсыз калган ялгыз аналарга
Әйтегезче, кемнәр бурычлы??!

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode