"ХӘТЕР" проектының максаты - Бөек Ватан сугышында илен яклап көрәшкән данлы авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, халыкның бөек батырлыгын хәтердә саклау, укучыларда өлкән буынга, сугыш һәм тыл ветераннарына, Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.
Батыр якташларыбыз үрнәгендә патриотик тәрбия бирү
Һәр авылның үз батырлары була. Бүген, патриотик тәрбия аеруча актуаль булган заманда, туган илгә карата җылы хисләрне янәшәбездә яшәгән , сугыш авырлыкларын кичергән якташларыбыз мисалында тәрбияләү отышлы дип уйлыйм. Шул максатларда мәктәбебездә туган якны, аның данлы шәхесләрен өйрәнү оештырыла.
Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән тыйнак геройлар бар. Китапларга исемнәре язылмаса да, алар авыр вакытта илне яклаганнар, һәм без аларның батырлыгын мәңгеләштерергә, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы. Шунысы да игътибарга лаек, батырлар исемлегенә сугышта катнашучылар гына түгел, якыннарын сугышка озатучылар да, тылда хезмәт куючылар да, өлкәннәр белән иңгә-иң куеп эшләгән балалар да керә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдында авылның хәтер китабын төзү дә шундый хисләр белән сугарылган иде.
Безнең дусларыбыз күп булыр дип уйлыйм. Алар - Туган ил тарихына, аның үткәннәренә битараф булмаганнар. Аеруча ул Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләргә һәм иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларына чәчелеп яшәгән якташларыбызга кызыклы булыр.
Шулай ук укытучылар, класс җитәкчеләре, тәрбиячеләр дә безнең сайтны әйләнеп үтмәсләр. Бездән күреп, алар да батыр якташларын барларлар, ә инде без үз чиратыбызда аларга шатланып ярдәм кулы сузарбыз.
Һәм, әлбәттә, батыр әби-бабаларын хөрмәт иткән, аларга охшарга тырышып үскән укучыларым, эзләнү эшләрен дәвам итеп, сайтыбызны даими яңартып торырга ярдәм итәрләр дип ышанып калам.
Память
Хөрмәтле сайт кунаклары!