Проектның беренче продукты - Шекә авылының электрон хәтер китабы.
Электрон хәтер китабын төзү тарихы
Җиңүнең 67- еллыгына 16 ветеран турында «Данлы авылдашларым» брошюрасы төзелсә, 2012 елда чыгарылган «Хәтерлим! Горурланам!» альбомы бүгенге көндә мәктәп музеенда кадерләп саклана.
Ләкин сугышта катнашучы һәр шәхеснең исемен мәңгеләштерү теләге безне яңа эзләнүләргә этәрде. Шулай итеп, Хәтер китабы төзү идеясе барлыкка килде.
Хәтер китабы үз эченә сугышта һәлак булганнар исемлеген һәм исән кайтучылар исемлеген алыр дип уйладык. Шуңа ул ике өлештән тора.
Соңрак бу китапка тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының истәлекләре дә өстәлде.
Хәтер китабы төзү эше бик җаваплы. Информация дөрес булсын өчен без районның Хәтер китапларын, интернет-ресурсларны, Арча районы хәрби комиссариатының архив материалларын ныклап өйрәндек. Аеруча ОБД Мемориал, Мемориал Великой Отечественной войны, Подвиг народа сайтлары ярдәм итте. Биредә без архив документларын, сугышчыларның үлгән хәбәрен җибәрүче "кара кәгазьләрне" таптык. Исемлек баеды. Соңгы информация буенча Шекә авылыннан 184 кеше сугышта катнаша. аларның 90 ы сугыштан кайтмаган. Эзләнүләр дәвам итә.
Минем 10 класс укучыларым бердәнбер бүгенге көндә исән булган ветеран Каримов Хәбир абый янына еш баралар.
Ул безгә хәтер китабындагы исемлекне барлауда да бик теләп ярдәм итте.
Авыр һәм катлаулы булса да, бу эш бик кирәкле һәм әһәмиятле. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Проект укучыларыма чын Россия гражданнары булып үсәргә ярдәм итәр дип ышанам.
—————
Память
Хөрмәтле сайт кунаклары!