Туган ил, туган авыл, туган йорт... Иң кадерле, иң газиз туган җирең. Бу сүзләрне ишетүгә, күз алдына гаиләң, күршеләрең, авылдашларың килеп баса. Үзеңнең кылган гамәлләреңне алар күзлегеннән дә чыгып бәялисең.
Киләчәк буынны тәрбияләү эшендә дә ил кайгысын иңнәрендә күтәргән өлкәннәрдән үрнәк алып, аларның киңәшләрен тотып эш итсәк, илебез ышанычлы кулларда булыр.
1945 елның 9 мае ерагайганнан ерагая бара, исән ветераннарыбыз саны да көннән-көн кими. Ләкин без Бөек җиңүнең нинди бәягә төшкәнен онытмыйк.
Тыныч тормышның кадерен белер өчен, балалар туган ил тарихын, аның үткәнен белергә тиеш. Туган илгә мәхәббәт, газиз җире өчен җанын да кызганмаган шәхесләребез истәлеге алдында баш ию хисе үзеннән-үзе барлыкка килми, аны уятырга кирәк. Сугыш чорын күргән, сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган данлы шәхесләребезнең хатирәләре туган ил тарихын гәүдәләндерә һәм киләчәк буынга батырлык үрнәге булып хезмәт итә.
Память
Хөрмәтле сайт кунаклары!