Батырларны барлар чак. Муртазина Фирая Салиховна истәлеге

07.03.2020 18:48

      

 Тарихын, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Киләчәгебез тагы да яктырак, бәхетлерәк булсын өчен, аны өйрәнергә, сакларга кирәк. Безнең чорга кадәр нинди генә тарихи вакыйгалар булмаган. Аларнын һәрберсе һәр милләттә, яшәештә ниндидер тирән эз калдырган.

        Менә минем 1418 көн буена сузылып, әби-бабайларыбызның балалык, яшьлек елларын «урлаган» 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы турында язып үтәсем килә. Бу сугыш әниемнең тормышына гына түгел, минем дә йөрәгемә үтеп керде, эзен салды (ничәнче буын бит). Аның сагышлы күзләре, әрнү катыш үзәк өзгеч сүзләре йөрәкне күдерде…

Минем әнием Вафина Саймә Вафа кызы, тумышы белән Арча районы  Симетбаш авылыннан. Ул   1926 елда Әтнә районы Симетбаш авылында хәлле гаиләдә туа. Яшьли ятим кала. 1 яшь тулганда әтисе, 3 яшьтә әнисе вафат була. Әнием 1922 елда туган Рәүф абыйсы тәрбиясендә кала. “Бик тә тырыш һәм максатчан иде минем Рәүф абыем”, дип искә ала аны әнием. “Сталин конституциясе” кабул ителгәч, республикаларның герблары дөнья күрде. “Шул гербларны оста күчереп ясый иде Рәүф абый,” – дип тә өстәп куя. 1937 елда ул ВЛКСМ члены булуы белән тагын да дәртләнеп, киләчәккә тагын да зур өметләр баглап яши.  1938 елның ноябреннән Рәүф Вафин Әтнәдә мәгариф булегендә статист булып, аннан соң прокуратурада сәркәтиб,  ә 1939 елның 1 декабреннән “Социализм юлы” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. “Кызыл Татарстанда” стажировка үтә.  Ял көннәрендә авылга кайтканда рульгә тотынмыйча велосипедта йөрүләре шаккаттырган авыл  халкын.

         1941 елның декабрендә Р. Вафин армиягә алына, 147 нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә. 1942 елның 7 августында Миллерово шәһәре янында дивизия камалышта кала. Камалыштан чыккан Р. Вафин 3 батальон составында әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Ростов өлкәсендә һәм Белая Церковь шәһәре тирәсендәге лагерьларда була. 1942 елның ноябрендә Сельцегә, ә  декабрендә Едлинога күчерелә, татар легионының өченче батальоның өченче ротасында солдат итеп теркәлә. 1943 елның февралендә Берлиндагы татар милли комитетына чакырыла.  Берлинда “Идел-Урал” газетасында  Р. Вафин  “Әтнәле” псевдонимында газетада материаллар урнаштыра. Ратын Әкрам, Хәсәнов Әхмәтханнар белән бер фатирда яшиләр. Алар янына Рәхим Саттаров, Абдулла Алиш, Кәви Ишмуровлар өстәләләр.

         1945 елда Рәүф Вафин редакция әгъзалары составында Америка гаскәрләренә әсирлеккә эләгә. Репатриация буенча Союзга кайтарыла. Прилуки шәһәре янында фильтрация үтә.

         1948 елның 12 мартында күрсәтмәләргә таянып, Рәүф Вафин кулга алына. 2 июньдә ул Эчке эшләр министрлыгы шифаханәсенә күчерелә. Документлар буенча ул 1948 елның 15 июнендә икеялы ачык формадагы күпсанлы каверналы үпкә туберкулезыннан үлә һәм Архангель зиратында билгесез кабердә күмелә.

         Рәүф Вафинны реабилитацияләү мәсьәләсен туганыбыз Рашат Сәлахов 1989 елда күтәреп чыга. Ул 1990 елның мартында реабилитацияләнә, һәм 7002 нче санлы өч томлы өч кешегә карата кузгатылган “җинаять эше”нең Рәүф Вафинга кагылышлы өлеше белән танышу мөмкинлеге туа. Бу “Эш” буенча үткән Фатыйхов Гали (1905-?), Мөхәммәтҗан Гыймран (Х. Туфан белән бергә “утырган”) (1919-1984) 25 әр елга Сталин “курортына” җибәрелеп, 1954 елда амнистия буенча азат ителсәләр дә, бүгенге көндә реабилитацияләнмәгәннәр. Ә Рәүф Вафин хөкем чыгарылганчы үтерелгән. Нинди күрсәтмәләр алынган соң аннан?

         Р. Вафин үзенең җитәкчеләр санына кермәгәнлеген әйтә. Әмма “Идел-Урал” газетасындагы эшен Советларга каршы эш дип танырга мәҗбүр була. Тик ул башка берәүне дә Советка каршы эшләде дип күрсәтми. Әсирлеккә эләккәндә мылтыгы кулында булмаганлыгын, тик патроннары беткәнлеген, комсомол билетын олтан астына яшергәнлеген әйтә. Аңа башка легионерлар карточкаларын күрсәтеп, танырга мәҗбүр итәләр. 1948 елда Рәүф Вафинны сорау алу вакытларында башына капчык киертеп кыйный торган булганнар.

         Абдулла Алиш һәм Рәхим Саттаров шигырьләрен саклаганлаганлыгын, аларны Германиягә куылган Анна Макаренкода, соңырак Равилә Агеевада тотканлыгын күрсәтә. Р.Вафин дүрт дистә легионер белән таныш була.

         Тоткынлыкта Р. Вафинның хәлен күз алдына китерү өчен сорау алу вакытларына күз салыйк:

17 март 12.40-17.00;         13 апрель 10.00-17.00;

18 март 0.15-3.00;             18 май 10.30-16.10.

     Шулай итеп, март аенда 8 мәртәбә, апрель аенда 10 мәртәбә, май аенда 3 мәртәбә тинтерәтәләр. Рәүф Вафин белән бергә әсирлектә булган иптәшләре сөйләвенә караганда, исән калган булса, Вафин легионның тарихын язар иде. Монда Рәүф Вафинның легион тарихы белән төгәл таныш булуы гына түгел, бу эшне башкарырга сәләтле булуы да күздә тотыла.

Мәктәбебезнең музеенда саргаеп беткән “Кызыл Татарстан” гәҗите бар иде. Алгы биттә  Рәүф Вафин язган күләмле мәкалә  урын алган иде.  Ни өчен иде, чөнки Арчада этнографик музей ачкан вакытта саргаеп беткән гәҗитне алып киттеләр, ә очына чыккан кеше юк. Шулай итеп Рәүф абыйның соңгы истәлеге дә юкка чыкты.

          Ә әни әле дә булса аны сагына.  Сугышка киткәннән соң, ул абыйсын белән бер  тапкыр да очрата алмый. Авыл  халкы алдында  үзен уңайсызрак хис итә (абыйсы пленда булган бит!). Рәүф абыен яратып, хөрмәт итеп ул кияүгә чыкканда да кыз фамилиясен үзгәртми һәм гомер буе әтиемә рәхмәтле булды – коммунист була торып  әни белән гаилә корганы өчен. Һәр авылда Бөек Ватан сугышында катншучыларга һәйкәл бар. Симетбашта да бар ул, ләкин Вафин Рәүф  юк (сугышта үлмәгән).  Авыл зыяратында сугыштан соң үлгәннәргә һәйкәл куелды, ләкин  анда да Вафин Рәүф  юк.  “Минем абыем пленга үз теләге белән  төшмәгән бит! Авыл халкы гафу итми микән әллә”, - дип  йөрәге әрни аның.

 

 Муртазина Фирая Салиховна

Арча районы, Шушмабаш авылы

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode