ФЕДОТОВ ВАСИЛИЙ (МИННИБАЙ) ФЕДОТОВИЧ. Хәрби билет ниләр сөйли...

08.05.2018 19:08

Бу сәхифәбез  Шушмабаш мәктәбе директоры Шаймарданова Рәзилә  Габделнуровнаның бабасы Федотов Василий Федотовичка багышлана. Ул 1905 елда Татар АССР Кызыл Юл районының Сәрдәбаш авылында дөньяга килә. 1941 елның 25 июнендә Мәскәү өлкәсе Краснополянск хәрби комиссариатына мобилизация буенча чакырыла. Сугышка аны хатыны Мария һәм 4 кызы: Надежда, Лиза, Антонина (Тәскирә) һәм Анастасия озатып калалар. Олы кызына 11 яшь, ә кечесе яңа туып 15 кенә көнлек булып кала. Кызлары гаиләсендә сакланган хәрби билетында аның сугышчан юлы турында менә ниләр язылган: 

"283 полк войск НКВД стрелок-июнь 1941г.-ноябрь 1942 г. 34 отдельная стрелковая бригада - стрелок (ноябрь 1941-май 1944). Эвакогоспиталь №3643-на излечении (май 1944-август 1944). 

164 отдельная рота охраны - стрелок (август 1944-февраль 1945). Уволен как негодный к строевой службе по физическому состоянию 9 февраля 1945 года."

Федотов Василий Федотович Төньяк Кавказ фронтының 34 нче аерым укчы бригадасында, соңрак 1 нче Белоруссия фронтының 164 нче ротасында укчы, автоматчы һәм пулеметчик булып хезмәт итә. 1944 елның 20 маенда Керчь шәһәре янында барган сугышта күкрәге яралана. Үпкәсендәге снаряд кыйпылчыгы гомере буе борчый аны. Сугышчан батырлыклары өчен ул "За победу над Германией" медале белән бүләкләнә.  

Сугыштан соң гаиләне ямьләп, тагын ике кыз туа: Анфиса һәм Елена.  Кулы эшкә ятып тора, балта остасы булып эшли Василий Федотович, Мари якларында эшләп гаиләсен туйдыра. Балык тотарга ярата. Гаиләдә малайлар булмагач, барлык авыр хезмәт, әти-әнигә ярдәм итү кызлар җилкәсенә төшә. "Мине әтием төп ярдәмчем, уң кулым",- дия иде, дип искә ала, бүгенге көндә Шушмабаш авылында гомер итүче кызы Антонина (Тәскирә апа).

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode