Кешене өмет яшәтә

27.03.2017 11:59

Бөек Ватан сугышында катнашучыны эзләү технологиясе

Туганыгызны, якыннарыгызны үзлектән эзләү өчен башта аның турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплагыз: тулы исеме, туу урыны һәм датасы, сугышка яки хәрби хезмәткә чакырылу урыны-РВК, хәрби званиесе, хәрби часть №, соңгы килгән хатындагы №ППС, якын туганнары , аларның сугышка кадәр кайда яшәүләре.

МЕМОРИАЛ сайты - РФ Оборона Министрлыгы базасында булган һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат чыганагы. 

Биредә исемне язганда татар фамилияләренең һәм исемнәренең русчага тәрҗемәсе  төрлечә язылырга мөмкин булуын онытмагыз.  Хәтта бер үк авыл исеме дә берничә төрле язылган очраклар бар. 

1.Әгәр барлык мәгълүматны белсәгез 4 нче пунктны укыгыз.

2.Мәгълүматның бер өлеше генә билгеле булса, аны хәрби комиссариат аша белергә тырышып карагыз. 

3.Туганнарыгызга, танышларыгызга, гаилә архивларына мөрәҗәгать итегез.

4.Туган урыны билгеле булганда "Хәтер китабы" ярдәм итәргә мөмкин.
5.Кайдан чакырылуы билгеле булса, Хәрби комиссариатка түбәндәгечә хат юллагыз: 

"Военному комиссару (города/района области)
Прошу проверить по документам учета погибшего и пропавшего без вести личного состава Красной Армии и флота, призванного в годы Великой Отечественной войны (или в предвоенные годы), наличие сведений о следующих лицах, приходящихся мне близкими родственниками (ФИО, г.р., место рождения, место жительства перед призывом). В случае отсутствия сведений об их судьбе прошу официальной справкой подтвердить факт их призыва в РВК для проведения дальнейшего розыска через архивы Министерства Обороны. С уважением, ..."

6. Әгәр бернинди информация тапмасагыз 7 нче пунктка күчегез. 

7. Запрос белән  хат языгыз: Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации (г.Подольск Московской области).

8.ЦАМО дан җавап хаты килсә:

а) "В списках безвозвратных потерь НЕ ЗНАЧИТСЯ",   "Пропал без вести"- башка архивларга мөрәҗәгать итегез 

б) "Умер в плену", "Умер от ран"- җирләнү урынын белү өчен халыкара организациягә,  ФСБ архивына мөрәҗәгать итегез.  

в) "Убит" - РВК области/район выбытия күрсәтелгән очракта турыдан-туры шул адреска хат юллагыз. 

Бу этапларны үтеп тә, теләгән нәтиҗәгә ирешмәсәгез, бары тик көтәргә һәм ышанырга гына кала. Кешене өмет яшәтә...

 

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode