"Хәтер" социаль проектының этаплары

25.07.2018 20:04
Проектның нәтиҗәләре:
1. Проектның тарихи яктан әһәмиятле продуктлары бар: электрон хәтер
китаплары, брошюралар, мәктәп музеенда сакланучы “Я помню, я гожусь!”
альбомы, даими эшләп килүче “Хәтер” сайты.
2. Проект барышында укучылар туган як тарихы, аның данлы шәхесләре
турында күп информация тупладылар.
3. Проект укучыларда данлы авылдашлары белән горурлану хисләре
артуга ярдәм итте.
4. Укучылар группада эшләү, үзара ярдәмләшү күнекмәләре алдылар.
5. Укучылар социаль проект өстендә эшләп, иҗади эзләнү күнекмәләре
алдылар.
6. Бүгенге көндә сайтта барлыгы 341 сугышчы турында материал, тыл
ветераннары, сугыш чоры балалары турында информация табарга мөмкин.

Вакыты Эш төре (Эш нәтиҗәсе)  
2005 Беренчел информация туплау,
(Брошюра «Данлы
авылдашларым»)
 
2005
Ветераннырның гаиләләрендә булу, фотолар,
информация җыю, Нуриев Әсгать абыйның
сугышчан юлы схемасын төзү, (Компьютер презентациясе «Данлы авылдашларым»)
 
2007 «Юный программист» конкурсында катнашу, (Тулыландырылган компьютер презентациясе
«Данлы авылдашларым»)
 
2012
Брошюраны интернет челтҽргҽ урнаштыру
https://nsportal.ru/shkola/kraevedenie/library/dlyaraboty-
klassnogo-rukovoditelya
(Бөек җиңүнең 67 еллыгына багышланган брошюра)
 
2012 «Служу Отечеству» конкурсында катнашу
(Альбом «Я помню! Я горжусь!»)
 
2013 “Сугыш балалары” акциясендә катнашу,
(Анкеталар һәм истәлекләр туплау)
 
даими
Ветеран Каримов Хәбир абый белән очрашу,
исемлекне барлау, (Видеоматериаллар, фото,
информация)
 
2014
Бәйрәм митингында Электрон хәтер китабын
презентацияләү
(Электрон хәтер китабы «Шекә авылының хәтер
китабы»)
 
2015
Шекә авылына авыл җирлеге куйган обелиск
өчен исемлек төзү, (Шекә авылыннан һәлак
булган һәм хәбәрсез югалган сугышчыларның яңартылган исемлеге)
 
2015
Хәтер китабына тыл хезмәткәрләре турында
бүлек өстәү, (Тыл хезмәткәрләре исемлеге, истәлекләре)
 
2015
Хәтер китабына “Сугыш чоры балалары”
бүлеген өстәү, (Сугыш чоры балаларының
исемлеге һәм истәлекләре)
 
2016 “Хәтер” сайты төзү  
2016
Шушмабаш авылының электрон хәтер
китабын төзү һәм презентацияләү, (Шушмабаш авылының электрон хәтер китабы)
 
2016 Үгез-Елга авылы турында информация туплау,
(Сайтта Угез-Елга авылы турында бүлек)
 
2016 Хәбәрсез югалганнарны эзләү, (18 сугышчы турында өстәмә информация, җирләнү урыннарын ачыклау)  
2017 Носы авылы турында информация туплау, 
(Сайтта Носы авылы турында бүлек)
 
2017 Үлемсез полк чарасы өчен портретлар әзерләү,
(Портретлар, транспорантлар)
 
2018 Илдус авылыннан сугышка киткән һәм 2017 елга кадәр хәбәрсез югалган булып саналган Гарипов Газимне Шушмабаш авылы зиратына күчереп җирләү чарасы
(Мәктәп музеен сугышчының шәхси эйберләре белән тулыландыру)
 
     

 

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode