Книга Памяти моряков и речников

29.08.2017 20:54

25 августта Казан кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында "Книга Памяти моряков и речников" китабы презентацияләнде.

Татарстанда туган һәм яшәгән 1904 хәрби диңгез флотында хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган шәхесләр исемлеген М.В. Черепанов төзегән, ә бастырып чыгаруда матди яктан диңгез флоты ветераны Сергей Николаевич Бабенков ярдәм иткән. Әлегә китап 2 экземплярда гына басылган, ләкин киләчәктә әлеге китапны Татарстанның барлык мәктәпләренә дә электрон рәвештә тапшырырга планлаштыралар.

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode