Мәктәп музее

01.04.2025 16:58

Мәктәбебездә бүгенге көндә кызу эш гөрли  Бөек җиңүнең 80 еллыгын өр-яңа музей белән каршыларга җыенабыз. 

Мәктәп - балачак һәм үсмер еллар истәлеген, тарихыбызны тирән саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. "Үз үткәненең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез", - диләр. Аллахка шөкер, безнең авыл андыйлардан түгел. 100 еллык мәктәбебезнең үз авылыбыз тарихын саклый торган музее бар. Бүгенге көндә музейны яңарту буенча эш бара. Хөрмәтле авылдашлар! Һәрберегезнең йортларыгызда булган борынгы әйберләр, әти-әни, әби-бабайларыгызның истәлекләре белән уртаклашсагыз иде. Әгәр борынгы колхоз чоры, мәктәп тормышы, чыгарылыш фотолары бирсәгез, без аларны сканерлап, кире сезгә тапшырабыз. Сездән килгэн бу истәлек-әйберләр мәктәбебездә кадерле ядкарь булып сакланачак. Музейны яңарту Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алган көннәргә планлаштырыла. 

Ихтирам белән Шушмабаш урта мәктәбе коллективы.

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode