Онытырга хакыбыз юк

03.09.2016 15:27

Саннар һәм фактлар

 

1941 елның  22 июнендә иртәнге 4 сәгатьтә сугыш башлана. 1418 көн дәвам итә. Беренче көнне үк 1200 совет самолеты юк ителә.
Советлар союзы бу сугышта 26 600 000 гражданын югалта.

Барлыгы сугышта 34 476 700 совет хәрбие катнаша. Армиягә һәм Флотка 490 мең хатын-кыз чакырыла. 

   Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби хәрәкәттә катнашмаган 13,7 миллион кеше һәлак була, шуларның  7,4 миллионы оккупантлар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән, 2,2 миллион кеше Германиядә мәҗбүри эштә, ә 4,1 миллион ачлыктан үлгән.

 Сугышның иң куркыныч моментларыннан берсе Ленинград блокадасы, 880 көн дәвам иткән1944 елның 27 январенда өзелгән. Анда ачлыктан 800 меңнән артык кеше һәлак булган. Шекә авылыннан Ленинград блокадасында булган Нуриев Әсгать абый ул чор турында күз яшьләрсез искә ала алмый торган иде.  

Блокада вакытында эшчеләрнең көндәлек икмәк нормасы 250 г, ә балалар өчен ике тапкыр кимрәк булган. 

Сугыш елларында СССРда 1710 шәһәр, 70 мең авыл, 32  мең завод  һәм фабрика, 98 мең колхоз һәм 2890 МТС   җимерелгән. Бу җимерелүләрнең гомуми зыяны 128 миллиард доллар белән исәпләнә. 

Икенче Бөтендөнья сугышы чорында СССРда 870 мең берәмлек сугышчан техника: 120 мең самолет, 90 мең танк,  300 мең миномет җитештерелә.

 Һәр бишенче сугышчы сугышчан бүләккә ия була. Советлар союзы герое исеме 11681 сугышчыга,   Дан ордены 2532 кешегә бирелә.

 

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode