Рәхмәт сиңа, бабам!

28.02.2016 21:02

Гобәйдуллина Эльвира Альберт кызы 

 

Рәхмәт сиңа, бабам!

 
Сугыш, сугыш...
Күпме кайгы-хәсрәт,
Күпме күз яшьләре түгелгән.
Шушы авыр хатирәләр бүген
Сызылып үтә күңелем түреннән.
 
Рәхмәт сиңа, бабам,
Үзеңне син аямыйча
Безнең өчен башың салгансың
Харәбәләр арасында
Чит илләрдә ятып калгансың.
 
Безнең тормыш хәзер шундый рәхәт
Ашарга бар, Һәм бар кияргә.
Шушы рәхәт тормыш өчен кала
Синең алда башым ияргә!  
 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode