Сайт үз эшен башлап җибәрде

08.03.2015 19:23

Бүген безнең яңа веб-сайтыбыз ачылды.

      Илебезнең үткәнен хәтердә тоту искиткеч әһәмиятле. Үткәннәрне исә, янәшәбездә яшәгән каһарманнардан башка күз алдына да китереп булмый. 

     Бу сайтта без Бөек Ватан сугышы чорында туган иле өчен көрәшкән данлы якташларыбыз турында информация тупларга телибез. Бөек Җиңү килгәнгә 7 дистә ел үткән. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге белән күңелләрне әле дә өшетә. Җиңү көне җиңел бирелмәде! Безгә җиңү бүләк иткән авылдашларыбыз даны мәңге сакланыр. Безнең сайтта Арча районының Шекә, Шушмабаш, Ильдус авылларыннан сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында материал табарга мөмкин. Әгәр ниндидер төгәлсезлекләр китсә, яки яңа мәгълүматлар өстәргә теләсәгез безнең белән элемтәгә керүегезне көтеп калам.

   

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode