Ветеранның туган көне

23.06.2015 14:54

   1941нче елның 22 нче июнь көне... Шекә авылында яшәп,бүген 90 яшьлек юбилеен каршы алучы Бөек Ватан сугышы ветераны Кәримов Хәбир абый аны бүгенгедәй хәтерли. Чөнки аңа ул көнне 16 яшь тула. Сугыш башлангач та аның әтисен фронтка алалар. 1942 нче елда тиф авыруыннан әнисе үлеп китә. Алар 4 бала үзләре генә яшәп калалар. 1943 елда егетнең үзен дә сугышка алалар. 1944 елда каты яралана,бер аягын кисәләр. Туган авылына егет култык таяклары белән кайтып төшә. 1945 елда авылның уңган кызы Бибирәшидә белән гаилә корып, 11 балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә 20 оныклары, 24 оныкчыклары бар. Улы һәм килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшиләр.   

   Юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, Хәбир абый!

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode