Яшь эзтабарлар

16.09.2020 01:54

Яңа уку елы башланганда безнең эзтабарлар сафына 5 класс укучылары килеп кушыла. Быел да эзләнү эшләренә 21 яшь эзтабар килеп кушылды. 

Иң беренче булып, алар сайт белән тагын бер кат танышып чыгалар, сугышта катнашучылар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары арасыннан үз гаиләләренең өлкән буынын барлыйлар. 

   Проектның иҗат группасы аларга яңа вазифалар йөкли. Белгәнебезчә, хәзер дистәләрчә ел хәбәрсез югалган дип саналган солдатлар турында мәгълүматларны төрле эзләнү сайтларында табарга мөмкин. Мемориал сайтында гына, мәсәлән, 20 миллион солдат турында мәгълүмат урнаштырылган. Укучыларыбыз да эзләнү эшенә актив катнашырлар дип көтеп калабыз. 

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode