Ильдус авылы

Татарстан республикасы Арча районының Ильдус авылыннан сугышта катнашучылар исемлеге
 1.  Әхмәтгалиев Ярулла Әхмәтгалиевич, 1900 елда туа,   1941 елның августында хәрби хезмәткә чакырыла, кызылармияче, 1941 елның ноябрендә хәбәрсез югала.
 2. Биккенәев Мөхәммәтҗан Биккенәевич, 1900 елда туа,  18.01.1944 һәлак була, соңгы хезмәт иткән урыны: 417 отд. пул. АБ 150 УР, Витебск өлкәсенең Лобаново авылында җирләнгән, ссылка.
3. Бикчәнтәев Солтан Бикчәнтәевич, 1900 елда туа,   12.02.1943 яралардан үлә, Новгород өлкәсенең Парфинов районы Кузьминское авылында җирләнгән,  извещение.

4. Галимҗанов Рахимҗан Галимҗанович, 1925 елда туа, кызылармияче, сугыштан кайтмый.
5. Ганиев Барый Ганиевич, 1911 елда туа, кызылармияче, сугыштан кайтмый.
6. Ганиев Назак Ганиевич, 1911 елда туа, кызылармияче, сугыштан кайтмый, соңгы хезмәт итү урыны: 379 опаб.,  16.01.1945 һәлак була. 

7. Гарипов Назыйм Гарипович, 1920 елда туа, кызылармияче, сугыштан кайтмый.
8. Гатиятов Нуриәхмәт Гатиятович, 1918 елгы, 1941 елда мобилиз., 1945-демобилиз., 1992 елда вафат була.
9. Җамалетдинов Җамалетдин Җамалетдинович, 1907 елгы, моб. 1942 елда, Арча РХК, кр-ц, демоб.-1943 елда.
10. Исмәгыйлев Хәбибрахман, званиесе-рядовой,  1941 елның декабрендә хәбәрсез югала.

11. Мәгсумов Габделхак,  1941 елның декабрендә хәбәрсез югала.
12. Мөхәммәтҗанов Гариф Мөхәммәтҗанович, 1905 елда туа, кызылармияче.
13. Муллин Йосыф Муллович, 1925 елда туа, кызылармияче,  307 нче укчы дивизиясендә  минометчик булып хезмәт итә,  28.01.1943 - һәлак була, Курск өлкәсенең Коситориновск районы Куликово авылында җирләнгән, извещение
14. Мифтахов Гомәр,  8.03.1942 - һәлак була, Смоленск өлкәсенең  Изломка авылында җирләнгән.
15. Низамов Мансур Низамович, 1926 елда туа,  1944 елда сугышка алына, 1946 елда сугыштан кайта, 1997 елда вафат.Орден Славы III степени (Кызы Зөлфия Ганиуллина истәлекләре)
16. Сафиуллин Шәяхмәт Сафиуллович, 1914 елда туа, кызылармияче, сугышта һәлак була, беренчел җирләү урыны  -Смоленск өлкәсе,  Староселосное авылы.
17. Фахретдинов Кашшаф Фахретдинович, 1916 елда туа, кызылармияче, 1942 елның февралендә хәбәрсез югала.
18. Фахретдинов Шәйхетдин Фахретдинович, 1912 елда туа, 4.01.1943 - һәлак була.
19. Фәхриев Сәләх Мәхдиевич, сугыштан кайта.
20. Фаязов Барый,  1942 январенда хәбәрсез югала.
21. Чигаев Михаил Павел улы, 1918 елда туа,   27.01.1943 - һәлак була, Ленинград өлкәсенең Киров районы Синяково авылында җирләнгән
22. Халиков Хәбир Халик улы, 1914 елда туа, Илдус авылыннан, кызылармияче, 1942 елның мартында  хәбәрсез югала.

Чыганак:
Арча районы “Хәтер китабы” 
“Алар илгә җиңү алып кайттылар”, 2006, 1-2 том  

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode