Туган авылыңның хәтер китабын ничек төзергә

Патриотик тәрбия эшендә социаль проектлау методы

 

 

Нуриева Рәмлә Равиловна, Шушмабаш урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы, класс җитәкчесе

 
 
I өлеш. Патриотик тәрбия эшендә социаль проектлау методы
  Информацион-компьютер технологияләренең укыту процессына үтеп керүе социаль проектлау методын куллануга зур этәргеч булып тора. 
  Патриотик- гражданлык юнәлешендәге проектлар укучыларда социаль шефлык эшен активлаштыра, балаларда өлкән буынга хөрмәт уяталар, туган илең белән горурлану хисен үстерәләр. Ә эшнең яңа технология куллану белән үрелеп баруы кызыксынуны тагын да көчәйтә. 
 
Максат:
-  укучыларның игътибарын социального характердагы проблемаларга җәлеп итү;
-  өлкән класс укучыларын реаль проблеманы үз көчләре белән чишүгә юнәлтү;
Бурычлар:
- сугышта катнашучылар турында өстәмә материал туплау;
- укучыларның командада эшләвен оештыру;
- ресурсларны исәпләү, үз эшләрен анализларга өйрәтү
 
Социаль проекны эшләү этаплары:
1. Хәтер китабын төзү әһәмиятен ачыклау. 
2. Эш планын төзү. 
3. Вазифаларны бүлешү.
4. Кирәкле ресурсларны билгеләү.
5. Иҗади этап.
6.  Проектны ИКТ - технологияләр ярдәмендә тормышка ашыру
7.  Нәтиҗә ясау, анализ. 
8. Проектның продуктын презентацияләү.
 
Көтелгән нәтиҗәләр
 - Укучыларның  социаль активлыгы арту.
-  Авылда социаль ситуация үзгәрүгә укучыларның өлеше керү.
-  Укучыларда ватанпәрвәрлек хисе арту.
-  Авыл халкының культура дәрәҗәсе арту.
 
Хәтер китабының якынча эчтәлеге
 
Сугышта катнашучының исеме фамилиясе;
Туган урыны һәм вакыты;
Сугышта катнашкан урыны, гаскәре;
Һәлак булу вакыты, урыны турында информация  (әгәр һәлак булган булса);
Хәбәрсез югалу вакыты  турында мөмкин кадәр тулырак информация (әгәр хәбәрсез югалса);
Фотографияләр, хатлары, видеоматериаллар;
Сугышчан бүләкләре.
 
 Хәтер китабының форматы
  Электрон хәтер китабын төзү өчен Microsoft Power Point презентациясен куллану бик уңайлы. 
   Беренчедән, бу программа һәркемгә яхшы таныш, катлаулы түгел, мөмкинлекләре зур.
   Икенчедән, нәтиҗәдә күчешләр системасын һәм интерактивлык кулланып булачак.
   Өченчедән, таблицалар, диаграммалар, гиперсылтамалар кую уңайлы.
 
  
Хәтер китабының структурасы
Титул бите;
Кереш;
Җиңү белән кайткан ветераннар исемлеге (гиперсылтамалар буенча  фотоматериалларга, биографиягә, архив документларына күчергә мөмкин);
Һәлак булганнар исемлеге (гиперсылтамалар буенча  фотоматериалларга, биографиягә, архив документларына күчергә мөмкин);
Тыл хезмәткәрләре исемлеге;
Сугыш чоры балалары исемлеге;
Сугыш чоры шаһитларының истәлекләре.
 
Ярдәмлекнең русча вариантын сез биредә табарсыз
 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode