Локманова Гөлшат "Үлемсез полк" акциясендә

23.04.2020 14:05

Минем бабаем, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәйфуллин Зиннәтулла Сәйфулла улы, 1910 елның 10 гыйнварында Кызыл Юл районында Носы авылында (хәзерге Арча районы)туа. Бабаемның әти-әниләре бик иртә үлә, ул 4 сыйныф кына укый, кечкенәдән колхозда эшли.

1935 елда әбиебез Заһидуллина Разия Заһидулла кызына өйләнә,һәм 3 ир- малай дөньяга килә.
1941 елда 31 яшендә сугышка алына. Мәскәү асты сугышында катнаша.
Бик күп солдатлар үлә, бабаем хезмәттәшләре белән 7 немецны әсирлеккә алалар. Бик каты яралана бабаем. 1944 елда сул аягы җитди яраланган хәлде, гаиләсе янына кайтаралар .«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.
Кайткач бабаем колхозда эшли башлый, тагын 2 улы һәм 3 кызы туа.
Бабаем 1983 елда 73 яшендә вафат була, Носы авылда җирләнә.
Мин бабаем белән горурланам һәм бик теләп "Бессмертный полк в Татарстане онлайн" акциясендә катнашам.
#БессмерныйполкОнлайн
#БессмертныйполквТатарстанеОнлайн
#БессмертныйполкТатарстан

 

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode