САЙТ ХАКЫНДА САННАР ТЕЛЕНДӘ...

25.02.2020 22:45

Сугыш соңгы солдат җирләмичә, беткән булып саналмый, дигән сүзләр ишеткәнем бар.

Шушмабаш мәктәбендә эзләнү эшләре дә шул юнәлештә алып барыла. Әледән-әле сугыш кайтавазын искә төшереп, хәбәрсез югалганнар турында хәбәрләр килә.

Күп еллар  барган тикшеренү эше дәвамында сайтта шактый мәгълүмат тупланган. Бүген мин аны саннар теленә күчерәм. 

Биредә китереләчәк саннар сайтта урын алган шәхесләребез турында, чынлыкта аларның саны тагын да күбрәк икәненә шигем юк.

Шекә авылыннан 66 һәлак булган, 94 исән кайткан сугышчы,

Шушмабаш авылыннан 114 һәлак булган, 56 исән кайткан сугышчы,

Илдус авылыннан 20 кеше һәлак булган, 4 исән кайткан сугышчы,

Носы авылыннан 188 кеше турында информация,

Угез-елга авылыннан  һәлак булганнар исемлегендә 47 кеше, сугыштан исән кайтучы 9 кеше, 

Барлыгы 116 сугыш чоры шаһитлары(тыл ветераннары, сугыш чоры балалары) истәлекләре,

100 дән артык фото, видеоматериаллар, санын чутлап бетермәслек хәрби документлар...

Һәркайсы артында кеше язмышы, ил язмышы

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode