Тыл ветераннары

12.02.2020 09:02

Бүгенге көндә Шушмабаш авыл җирлегендә 26 тыл ветераны гомер итә. 

 

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага

Буразнада билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

Ул елларның сугыш баласын.

Олылар күк күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Хөрмәтле өлкәннәр, сезгә сәламәтлек, бәхетле картлык, тынычлык, нәсел дәвамчыларының игелеген күреп яшәвегезне телибез.

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode