Үлемне җиңгән ветеран

30.03.2015 19:51
 
                            
                                                   Хәбир абый Кәримов истәлекләре:
 
 
1943 елның январь аенда армиягә алынып Шекәдән чыгып киткәндә Хәбиргә: “Исән йөреп кайт , улым!”, -дип әйтүче дә булмый. Бәгырьдән чыга торган бу сүзләрне әйтергә тиешле әнисе ике ай элек вафат булган, ә әти кеше фронтта   була. Хәер, әтисе белән соңрак та күрешергә насыйп булмый аңа. Кәрим аганы фронтка җибәргәндә Хәбир ФЗОга алынган хәлдә Казанда кала. Ә үзе, шул мәхшәрне кичеп, култык таяклары белән кайтып төшкәндә әтисе дә якты дөньядан үткән була  инде.
Адәм баласы чыдаса чыдый икән. 5 сыйныфны тәмамламас борын ук олылар  башкарган     эшләрдә катнаша башлый Хәбир. Атка тагып тырмасын да тырмалый, тиресен дә түгә, саламын, ашлык көлтәсен дә ташый. Хәбир абый сөйләгәннәрдән: “ Мин ФЗӨ гә киткәннән соң, март аенда әтине сугышка алалар, әни мескен миннән башка 4 бала белән кала. Үзе бер таңнан икенчесенә кадәр колхозда эшли. Эшләп йөргәндә тиф белән авырта башлый, бер ай Кенәр хастаханәсендә ятып та тазармагач, өйгә балалар янына кайта.
Мин килгән авылдашлардан сорап тордым,әниегез тазармас, диделәр. Кайтырга сорасам да,  заводтан җибәрмәделәр, чөнки хәрби завод иде. Шуннан соң мин, 5 еллык паспортымны калдырып, авылга кайтып киттем. Завод мине эзләүгә биргән. Авыл советы рәисе Разия апай, безнең гаилә хәлен аңлатып, мине төрмәгә эләгүдән йолып калды. Колхозда эшли башладым. Октябрьнең өчендә 45 яшьтә әни үлеп китте, аны үз кулларым белән җирләдем. Шулай итеп без ятим калдык.
Үземнең армиягә китәсе бар, калган балалар үзләре генә яшәрлек түгел. Аларны әтинең энесенең җәмәгатенә китереп урнаштырдым. Өйләре мунчадан аз гына зуррак, үзләре бишәү, тагын безнекеләр дүртәү. Ерак урманда 4 кубометр утын кисеп, аны кара кичкә кадәр 4 юл ташыдым...”
Шулай да, иң авыры ятимлек була. Әни вафат, әти фронтта. Өйдә калган өч баланың икесе әтисенең энесенә, берсе- кыз туганнары әнисенең апасына сыенып яшәргә калган көннәрен искә төшерүе дә авыр.
18 яше тулуга Хәбирнең үзенә дә повестка тоттыралар. Башта Чувашиягә, аннан Гороховец    лагерена озаталар аларны. Кул пулеметында атарга өйрәтсәләр дә, II  Балтыйк фронтына килгәннән соң Хәбир Кәримовны снайпер итеп билгелиләр. 35 кешедән торган снайперлар  составында Великие Луки, Невель (Калинин өлкәсе) шәһәрләрен азат итүдә катнаша ул.
1944 елның январендә чираттагы авылны азат итү өчен приказ бирелә Хәбирләргә. Немецлар чигенсә дә, нык каршылык күрсәтеп чигенәләр. Әнә Хәбирләр азат итәргә тиешле авылның йортларына ут төртеп йөриләр.
Урман буенда җайлы урын сайлап урнашкан гына була снайпер Хәбир. Ул арада якында гына снаряд төшеп ярыла. Аның ярчыклары башка да, аякка да, тәнгә дә тигән булып чыга. Уң як тезе тетелеп беткән. Санбатка ничек салганнарын да хәтерләми Хәбир. Аңына килеп, күзен ачып җибәргәндә уң аягы бот төбеннән киселгән була.
 Бу турыда Хәбир абый үзе менә ниләр сөйли: “ Шулай һәр көн диярлек алга барганда, 1944 елның гыйнварында каты яраландым. Янәшәмдә диярлек миномет бомбасы шартлаган. Бу хәл урманнан 3 чакрым ераклыктагы авылга һөҗүм иткәндә булды. Сугышчан иптәшләр маскахалатны салдырып, шуңа төреп мине урман кырыена чыгарып калдыралар, караңгы төшкәч кенә этләр җигелгән чана белән алып чыкканнар. Ярый әле көн салкын түгел иде, юкса катып үлгән булыр идем . Кыр санчастендә ятканда аякны кискәннәр. Аннан 8 ай төрле госпитальләрдә дәваланып 1944 елда авылга кайттым...”
Январьдан сентябрьгә кадәр госпитальдән госпитальгә күчә-күчә дәваланып, 18 яшендә аяксыз калып, Ярославльдән Шекәсенә кайтып төшә Хәбир.
Энеләре Хәйдәр белән Гаяз өйгә кайтканнар кайтуын. Әмма бернинди рәт булмый анда. Чәчләре җитүле, ашарга юк. Бәрәңге бакчасы утыртылмый калган. Малайларны балалар йортына урнаштыру турында кыл да кыймылдатмаганнар. Ярый әле, сеңлесе элеккечә, әнисенең апасында яшәп ята.  Хәбир абый сөйләгәннәрдән: “ Мин кайтканчы, әти дә, фронттан авырып кайтып, 1944 елның июль аенда вафат булган. Хатын-кызсыз өйдә тәрбия булмаган, ачка үлгән мәрхүм. Күмгәндә дә, чыптага төреп күмгәннәр. Мин госпитальдә ятканда, өйдән хат алмадым, язучы да булмады. Әтинең хәбәрен кайтканда Ашытбашта ишеттем, бик еладым.
Мин кайтканда, өйдә кием-салымнан, йорт кирәк-ярагынннан бернәрсә дә калмаган, малайлар бәрәңгегә алмашып бетергәннәр. Сыерны да әти исән чагында сатканнар.
Малайларны балалар йортына бирү турында авыл советында уйлап та карамаганнар. Мин, ул балаларны тәрбияли алмавыма ышанып, аларны балалар йортына урнаштыру кирәген аңладым. Кенәргә 4 мәртәбә аксаклап барып кайттым: иртән 6да чыгып китәм, төштән соң 5ләргә кайтып егылам.”
Култык таягы белән йөргән хәлдә, Шекә белән Кенәр арасын таптый-таптый, ниһаять 1945 елның мартында энеләрен балалар йортына урнаштыра ул. Ә аңа кадәр кеше бакчасыннан өшегән бәрәңге җыю, ботак-сатак ташып өйне җылыту, такы-токы белән тамак ялгап яшәүләрнең барысын да татый өлкән Кәримов.
“Җан биргәнгә җүн бирә” дигән мәкаль бар халыкта. Каравыл торырга керә Хәбир, аннан соң аны он тегермәненә контрольче итеп куялар. Әнә шулай тормыш ялганып китә. Шушы авыл кызы Бибирәшидәгә өйләнеп җибәрә. Ике елдан соң “Көрәш” колхозында бухгалтер булып эшли башлый.
Бер аяксыз булса да, Бибирәшидәсе белән матур тормыш кичерәләр алар. Әйтергә генә ансат: 7 малай һәм 4 кызга тормыш бүләк итәләр. 11 баланың барысы да бүгенге көндә исән-саулар, Ходайга шөкер!  3 кызлары Мәскәүдә, кайтып йөриләр. Әле дә җәйгә оныкларын көтәләр. “20-25 кеше булабыз!”-ди Рәшидә апай.
Быелның июнь аенда 90 нын тутырачак ветеран өченче улы Хәниф, килене Ләйләфүр тәрбиясендә хәзер. Кодасы -Ләйләфүрнең әтисе Әфләтүн исән чакта алар еш кына фронт хәлләрен искә төшерәләр. Кызганыч, Җиңү көненең 70 еллыгын күрә алмый Әфләтүн  Габдрахманов. Исән булса, бу бәйрәмдә икәүләп катнашырлар иде алар... 
Шундый авырлыклар, ачлык, мохтаҗлык, ятимлек белән кыерсытылган, сугыш кырында могҗиза белән исән калган ветеранның бәхетле картлыгын күреп без шатланабыз һәм горурланабыз!
Сугышны иңендә күтәргән, үлем белән йөзгә йөз очрашкан кешеләр төп хакыйкатьне аңлап кайталар: адәм баласы җиргә үтерү өчен түгел, тереклекне дәвам итәр өчен, үзеннән соң җирдә балалар , догачылар калдыру өчен килә!.
 
Ветеран, победивший смерть…
 
Каримов Хабир Каримович родился 26 июня в 1925 году в деревне Шека Арского района ТАССР. Окончил 7 классов.
 В 1942 году умерла его мать.  В 1941 году отец Каримова Х.К. оставив 4-х детей уходит на фронт. 23 января 1943 года Каримов Хабир ,достигнув восемнадцати лет , с товарищем Ризвановым Мухаметзяном, в след за отцом уходит на войну. Военную службу они проходят в г.Цивильске, затем попадают в лагерь Гороховец, который находится неподалеку от г. Горький. В данном лагере они служат в очень плохих условиях (плохое питание, ночуют в землянках), но при этом военную подготовку проходят на высоком уровне. Далее их распределяют во второй Балтийский фронт, где  Хабир  проходит службу в качестве снайпера. 31 января 1944 года, находясь на передней линий фронта в Тверской области, Каримов Хабир получает очень сильные ранения. В связи с тяжелым состоянием,  врачам приходится ампутировать правую ногу.  После  8 ми месяцев, проведенных в больнице,  в сентябре 1944 года  Каримов Хабир на костылях пешком отправляется в родной дом в д. Шека. Здесь он создаёт семью с Бибирашидой (1924 года рождения). Воспитывают  11 детей. 
- дочь Гульфия, 1948 г.р., проживает в Московской области с семьёй (2 дочери, 3 внука);
- сын Халил, 1950 г.р., проживает в г. Арск с семьёй (2 сына и дочь, 2 внука); 
- сын Ханиф, 1952 г.р., проживает в  с. Шека Арского района с семьёй (2 сына, 4 внука);
-сын Хамит, 1954 г.р., проживает в г. Арск с семьёй (сын и дочь, 1 внук); 
- сын Халит, 1956г.р., 2 дочери и 2 внука (умер);
- сын Халикъ, 1958 г.р., проживает в Казахстане с семьёй (3 дочери и 5 внуков);
- дочь Алфия, 1960 г.р., проживает в Московской области (сын и дочь, 2 внука);
- дочь Зульфия, 1963 г. р., проживает в Московской области (1 сын и 1 внук);
- сын Хатиф, 1964 г.р., проживает в  с. Шека Арского района, не женат;
- сын Хафиз, 1966 г.р., проживает в Башкирии (2 сына и дочь);
- дочь Зульфира, 1967 г.р., проживает в Оренбургской области (2 сына и 1 внук).
С 1957 года работал бухгалтером в бригаде Шека. Является участником ВОВ.
 Каримов Х.К. награжден орденами Отечественной войны 1-2 степени, медалью «За победу над Германией в Великой отечественной войне 1941-1945гг.», и другими юбилейными медалями, которые он бережно хранит до настоящего времени.
На сегодняшний день он проживает в семье своего сына Ханифа в с.Шека,   ул. Октября,
  д. 17. 
(тел.:  88436692825,  невестка Лайлуфар Афлятуновна  89372426860)
 
 
Материалны әзерләгәндә кулланылган әдәбият:
1. Харис Закиров"Арчалылар-Бөек Ватан сугышында",
2. Г. Сафиуллина "Шекә пәриләре комнан бау ишә".
 
Материалны җыючы Самигуллина Ч.М.
 
 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode