Сугыш чоры балалары

Сугыш урлаган балачак...

 

Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Алар нәни бала булганнар…
Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага 
Буразнадан билчән утаган.
Илгә- икмәк, авыл үзе өчен 
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган 
Ул елларның хуҗасын.
Олылар кебек күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.
 
   
 Абдуллина (Мухамадиева)  Хәтимә   Нури кызы

                      

1. Абдуллина (Мухамадиева)  Хәтимә   Нури кызы

2. Туу датасы һәм туган урыны: 27.07.1940  ел, 

Арча  районы  Носы  авылы. Сугыш  вакытында  Носы  авылында   яшәгән һәм  шунда   укыган.

3.Сугышта катнашкан : әтисе,  әтисенең  бер  энесе.        Сугышта  әтинең  бер  энесе  үлгән.

4.Белеме: Носы мәктәбе, 7 класс.

5. Гаиләсе:  улы, килене, оныгы белән яши.

7. Стаж, соңгы эш урыны : стаж  38  ел,  Арча  районы, “Северный” совхозы, бозау  караучы.

8. Социаль   статус : Хезмәт ветераны

9. Дәүләт бүләкләре:  Удостоверение  за  долголетний    добросовестный  труд  от  имени Президиума Верховного  Совета  СССР

                                Әңгәмә:

   Сугыш вакытында  без алдагы көнгә өмет  белән  яшәдек.  Безнең   әниебез  бик  тырыш,  көчле  рухлы  иде, аның  ярдәме  белән  без  исән  калдык.  Сугыш  башлангач, тормыш  бик  авыр  булды. Ашарга  табуы  авыр  булды. Ашарга  яраклы  яшеллек  белән тукландык. Рәхәт вакытым булмады. Басуда кыр эшләрендә булыштык: җитен, борчак йолыктык, башак җыештык. Фронтка дип май, йомырка, кипкән бәрәңге җибәрдек.

   Сугыш беткәнен әни әйтте. Без бу хәбәргә бик сөендек.

   Сугыштан соң да авырлыклар  озакка барды. Сугыш вакытында авырлыклар белемемне арттырырга мөмкинлек бирмәде. 

  Хәзерге буынга теләгем:  Бәхетле булсыннар, беркайчан сугышлар булмасын. Без күргән авырлыкларны күрергә язмасын.

Абдуллина Илгамия
                          Сугыш чоры...
   Бу коточкыч заманнар була.Әйе, берәү дә теләмәс иде бу елларны.  Кайберәүләр әтисез кала, абыйларсыз, якын кешеләрсез.
   Минем әбием Абдуллина Илһамия-сугыш чоры баласы булган. Аның исендә калганнары буенча, сугыш башланган көнне бик эссе көн булган,  бик күп кешеләр су коенырга төшкәннәр. Әбием бу вакытта 6 яшьтә булган. Элек чаң суга торган булганнар, һәм әбиләрем дә шул чаң тавышын ишеткән һәм шул вакытта алар сугыш башланганын белгәннәр. Илһамия әбиемнең әтисе Каюм булган. Алар  әтиләрен күпме күз яшьләре түгеп сугышка озатканнар. Әбиемнең әниләре ашларны да үләннәрдән пешергән, алар алабута ипиләре ашаганнар, басулардан черек бәрәңгеләр җыеп, аннан кәлҗемә ясап пешереп ашаганнар. Алар гел сугыш бетәр, әти кайтыр дигән өмет белән ышанып яшәгәннәр. Ул вакытта аякларга  аяк киеме дә булмаган, чабата кигәннәр, өскә кияргә дә ике-өч кешегә бер кием булган.
    1943 нче елда Каюм бабабыз һәлак булган. Алар бу хәбәрне белгәч бик күп күз яше түккәннәр. Әбием балачагында җәйләр җиткәч җиләккә барган, көзен гөмбә җыйган. Урлаулар да булмаган, әгәр дә кесәңдә бер уч бодай тапсалар, ул кешене биш елга төрмәгә утыртканнар.
    Сугыш булуга карамастан алар барыбер бәйрәмнәр уздырганнар. Сабан туйлары ясаганнар, ташу башланган вакытта бөтен авыл тау астына төшеп ташу акканын караган. Алар бик күп итеп эшләгәннәр. Урак тотып басуга чыкканнар, кара җиргә иелеп, андагы төшеп калган бодайларны җыеп эссе кояш астында йөргәннәр. Борчак вакытында борчак йолкышканнар.
Әбием Шекә авылы мәктәбендә белем алган. Әбием сөйләгәне буенча уку башында унике дәфтәр биргәннәр, ярты еллыкка тагын унике дәфтәр. Китаплары укытучыда гына булган, каләм каурыйдан ясалган.
Шекә авылына сугыш вакытында  бик күп  җирләрдән кешеләр эвакуацияләнеп кайткан. Әбиләр алар белән  бик  дус  булып  яшәгәннәр. Илхамия әбиемнең әнисе Каюм бабайга посылкалар җибәргән. Ул посылкаларда оекбашлар,җылы киемнәр булган.Ул вакытта бөтен кеше шулай фронтка әйберләр җибәрә торган булган.          Авылдагы хуҗалыкларга комсомоллар, пионерлар булышканнар. Башаклар  җыярга булышканнар, бәрәңгеләр алышырга чыкканнар. Җиңү турында әбиемә әниләре әйткәннәр, бу 1945 нче елның 9 нчы маенда була. Бераздан фронттан кешеләр кайта башлаган, күбесе имгәнеп, гарипләнеп кайткан. Сугышчыларны сөенеп каршы алганнар.
    Сугыштан соңгы елларда да бик читен булган, ләкин аннары җайлап хәлләр бераз яхшыра башлаган, колхоз да икмәк бирә башлаган.
Әбиемнен бер генә теләге бар: бүтән мондый сугышлар, ачлык, ялангачлык вакытлары кабатланмасын. АМИН.
Багаветдинов Мәхмүт
   Мин, Багаветдинов Мәхмүт,1940 нчы елның 3 ноябрендә дөньяга килгәнмен. Миңа  җиде ай булганда, Бөек Ватан сугышы башланган. Әти 1941 нче елда сугышка киткән. Без әти сугышка киткәндә, 3 бала әни җилкәсенә утырып калганбыз. Әни көне-төне колхозда эшләгән. Эшләсә дә, акча ала алмаганнар, хезмәт көне генә язылып барылган. Өскә кияргә күлмәкләребез, аяк киемнәребез булмаган.Яланаяк йөреп үскәнбез. Әни әйткәнчә, черек бәрәңге һәм кычыткан ашап үскәнбез. Шул авырлыкларга да  карамастан, әни безне тәрбияләгән, ач-ялангач итмәгән.
   Әти сугыштан исән-сау кайтты. Ләкин 1946 елны авырып үлде.
 
Валиев Вильсур, Валиева Гөлчирә
Валиева Гөлчирә апа һәм Вильсур абый
   Мин, Валиева Гөлчирә Корбановна сугыш башланганы турында әнинең бертуган энесе Асатов Шамилдән ишеттем. Германия сугыш башлаган,- дип кычкырды. 10 сыйныфны тәмамлагач сугышка китә һәм 1943 елда Сталинградта булган көчле бәрелештә вафат була ул. Әле яңа гына Фин сугышыннан кайткан Рәшит абый беренче китәм диде һәм китте дә,  чөнки ул офицер иде. Сугышка Гөлчирә апаның әтисе-Гыйззатуллин Корбан да китә. Рус офицерлары өйгә бәреп кереп "Скорее, скорее Гиззатуллин "-дип кызулатып алып чыгып китәләр. Мылтык та тотмаган 30 яшьлек Корбан сугышка китә. 1941 елнын 30 декаберендэ “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре килә. 2011-2012 елда Токушева Резеда- Гульчира апаның кызы, Калуга өлкәсе Перцево авылында туганнар каберлегендә бабасының исемен таба.
    Сугыш елларында ашарга, ягарга утын булмаган, салам ягып яшәгәннәр. Ул вакытта бик куп авырлыклар кичердек. Ашарга кычыткан, алабута, чыпчык кузгалагы, черек бәрәңге ашап туендык. Кайбер кешеләр үлгән хайван итләре өчен чират торып алалар иде. Өскә кияргә кием булмады, аякта -чабата, юкә башмагы, өстә -ертылып беткән бишмәт. Өйгә салам яга-яга череп жиргә иңде. Өйдә бер әни 3 бала шуның өстенә әнине урман кисәргә алып чыгып китәләр, 3 бала әби кулында кала.  Кешеләр ул вакытта бер-берсенә авыр булса да, булышырга тырыштылар, бик ярдәмчел иделәр. Орлык бәрәңге булмаганда да бүлешә иделәр. 8 яшьлек вакытында Носы авылына укырга бардым(3км). Ул вакытта мәктәпкә ягарга утынны балалардан сораганнар. Үз өенә ягарга утын таба алмаган әни каян тапкан-бик гаҗәп. Дәреслекләр, карандашлар булмаган, каләм, каурый белән карага манып иске китапларга язганнар. Мәктәптән кайту белән колхозга эшкә чыга идек. Мин молотилкада эшләдем кеп-кечкенә бала ничек молотилкага кереп китмәгән, дип үзе дә аптырап искә ала Гөлчирә апа. Көз җиткәч, җитен йолкытканнар, борчак, арыш, печән чапканнар. Иртә белән сәг.4тә  Кенәрдән килгән вәкил абый авылда булган бөтен баланы эшкә алып чыгып китә иде,-ди Вильсур абый. Моннан соң беркем дә без күргәннәрне күрмәсен иде, -дип тәмамлады Гөлчирә апа.
Габдерахимова Разыя Шакуровна

Габдерахимова Разия Шакуровна

Туган көне: 2 март 1932 ел

Туган урыны: Шекә авылы

Сугышта була:  әтисе Габдерахимов Шәкүр, 1904 елгы, 1941 елда сугышка алынган, хәбәрсез югалган. Аның белән бергә авылдан Василов Фәрит абыйның әтисе Васыйл, Хабибуллин Һидият абый, Хусаинова Зөлфия апаның әтисе Хөсәенов Габделхай абый, Вилдан абый чыгып китәләр.

Әтисеннән тыш әтисенең энесе Габдрахимов Габделнур сугышта була.

Әтисе киткәндә 5 бала белән кала әнисе 1903 елгы Рабига апа:

 -Разыя апа, 1932

-абыйсы Зиннур Шакуров, 1928

-энесе Нурмөхәммәт, 1938

-сеңлесе Гөлчирә, 1935

Разыя апа 6 класс Шекәдә укый. Әнисе колхозда эшли, урман кисә, атлар карый, ашлык киптерә, сыер җигеп урман ташый. Сыер бар иде, сыерны бетермәдек, бәрәңге бик яхшы була иде.

“Сугышка әти киткәндә көзге чәчү чәчеп яткан вакыт иде. Эшләгән урыннан әтиләрне Кенәргә алып киттеләр. Шуннан әти кайтмады.”- дип искә ала Разыя апа

Галәветдинова Гөлсана
Галяутдинова (Сибгатуллина) Гөлсана апа, 23.02.1939 елда туган. Әтисе Сибгатуллин Хәбибулла Япон сугышында гарипләнеп, аркасы  яраланып кайта. Бөек Ватан сугышында әнинең энеләре Хайруллин Ахун, Хайруллин Гыйбадулла(Ашытбаш) катнашалар, исән кайталар. 
Гөлсана апа Шекәдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый, сугыш елларының бик авыр, гаиләләренең авыр хәлдә булуын еламыйча сөйли алмый. Сугыш беткәч, кешеләр бик шатланып, хәлдән килгәнчә күчтәнәчләр китерделәр, дип искә ала. Алар өйдә 4 бала, әниләренә 28 яшьтә тол кала. 
Бүгенге көндә ул хезмәт ветераны, район почет грамоталары булган пенсионер.  
 
Гатауллина Гөлшат Фасхетдиновна Гатауллина Гөлшат Фасхетдиновна 1923 елның 1 июлендә Акчишмә авылында туа. Сугыш вакытында урман кисә, юл төзелешендә була, окоплар казый. Сугышта бертуган энеләре Госман, Гыймран, әтисе катнашкан. Исән-сау кайтканнар. Белеме-4 класс. Бүген кызы Нурия тәрбиясендә яши. Ветеран Великой Отечественной войны ВВ№3168023, Ветеран труда П№349525, Ветеран труда медале (24.11.1981), Юбилей медале “50 лет Победы в ВОВ 1941-1945” (22.03.1995) Юбилей медале “35 лет Победы в ВОВ 1941-1945 (25.04.1975), Юбилей медале “60 лет Победы в ВОВ 1941-1945” (28.02.2004), Юбилей медале “65лет Победы в ВОВ 1941-1945” , Юбилей медале “40 лет Победы в ВОВ 1941-1945”,  РТ президенты исеменнән Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә истәлек билгесе белән бүләкләнгән. 
Закирова Лилия,
Закиров Борис
Закировлар Лилия апа һәм Борис абый
 
    Миңа сугыш башланганда нибары 2-3 яшьләр тирәсе генә иде.Сугыш башлануын шул әти- әниләр әйткәндер инде. Сугышның болай озакка сузыласын да анламаганнардыр. Гаиләдәге кешеләр бик курыктылар инде.Сугышка мин әти һәм әтинең абыйларын озаттым. Әтисез тормышны алып барырга бик авыр иде инде, әнигә аеруча авыр булды инде. Әти, Абдулла Закир улы Фин сугышында булганда мин туганмын. Әтинең бу вакытта Борис исемле дусты әтинең күз алдында бик каты яраланып үлгән. Шунда әти әнигә хат язган, малай туса, исемен Борис дип кушырсың дигән. Сугышта әти бик каты яраланып кайта, урын өстендә ята, Шекә авылында 10 ел тирәсе яшәп 1954 елын 14 сентяберендә вафат була. Әни 3 бала белэн тормышның авырлыкларын үз жилкәсендә өстери. Югалып калмаска тырыштык инде,бик күпне аңлап та бетермәгәнбездер.  Сугыш башлану халыкка бик начар тәэсир итте. Бар кешедә ачлык иде,киергә жүнләп кием дә булмады. Яшь идем, ул чакта алай авыр булганы бик исемдә дә түгел, яшьлек белэн генә бу авырлыкларны без жиңгәндербез.— дип искә алалар Борис абый белән Лилия апа, сугыш чорларын.
14 яшьтә ат жигеп олы абыйлар белән урман ташыдык. Шул вакытта боз ярылып мин кеп-кечкенә малай ат белән боз астына киткәнмен, гомерем бетмәгәндер инде- дип искә ала Борис абый.
Лилия апа шулай ук әтисен сугышка озата. Әтисе Сәлим Ахметханов райком секретаре булып эшли. Командирлар әзерли торган хәрби уку йортына жибәрәләр, шунда өйрәтүләр вакытында нык яраланып бронь белән кайтаралар. Аны Кызыл Юл колхозына райком секретаре итеп билгелиләр.
Борис абый 1939 елнын 15 августында Шекә авылында туа, урта 7 еллык белем ала .Яше тулгач, Семипалатинскида 1958 елдан алып 1962 елга кадәр ядерный полигонда хезмәт итә. Ветеран подразделения особого риска дигән Удостоверение и медаль бирелә. Пенсиягә чыкканчы мәктәп шоферы булып эшли.
Тормыш иптәше Лилия апа 1942 елның 20 августында, Кенәр авылында туа, 10 еллык рус мәктәбендә белем ала. Шекә авылына 1965 елда килен булып килә. Бик күп еллар Шекә авылында киномеханик булып эшли, көндезләрен совхозның төрле эшендә эшли. 5 бала тәрбиялиләр. Хәзерге көндә 5 оныклары, 2 оныкчыклары бар.
    Бүгенге көндә Борис абый белән Лилия апай тигез матур парлар, үрнәк гаилә булып, яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, матур гына яшиләр.
Аларга алдагы көндә дә тыныч, озын гомер, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын инде.
Идиятуллина Сания Гарифзяновна
1. Идиятуллина Сания Гарифзяновна                 
2. Туу урыны:            Татарстан Республикасы Арча районы  Кенәр  авылы.  Туу вакыты:  31 март, 1940 ел
3. Сугыш вакытында торган урыны: Татарстан Республикасы Арча районы Кенәр авылы         
4. Сугышта катнашкан(туганнардан) әтисе:  Гарифҗан, чирләп кайткан.
5. Белеме:    урта.
6. Гаилә составы:         4 кеше.
7. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы:  мәктәптә җыештыручы булып эшләгән.
8. Социаль статус:       лаеклы ялда, хезмәт ветераны.    
       
 
   Мин ул вакытта кечкенә идем әле, миңа 1 генә яшь иде. Әниләргә бик авыр булган инде минем, сыер җигеп, утын  ташыганнар. Әти сугыштан кайтканда чирләп кайткан иде. Ул вакытта ашарга җитми.Черек бәрәңге белән кычыткан ашадык, ул вакытта әле кычыткан да юк иде. Өйгә ягарга утын юк, салкын өйдә утыра идек.  Сугыш беткәч, ашлык үстерә башладык, шуны җил тегермәне белән онга әйләндерә идек. Әни  аннан ипи пешерә иде. Хәзер, аллага  шөкер, тамак тук, нәрсә кирәк- шул бар.
   1945 елда әти сугыштан кайтты. Аны зарыгып көткән идек инде без.  Шуннан мәктәпкә эшкә урнаштым,22 ел эшләдем анда.
 Яшь буынга тынычлык теләр идем,сугыш булмасын һәм тынычлыкның кадерен белсеннәр иде.

Каюмов Мәүлет Каюмович

 
Өлкәннәргә мәдхия 
Сугыш чоры, сугыштан соң авыр еллар, 
Өлкәннәр, сезгә-безгә килде 
Андый елларны ходаем 
Бүтән күрсәтмәсен иде. 
Сыер, сарык, тавык асрасак та, 
Итен, сөтен, маен, күрмәдек, 
Хөкүмәт салымы бик зур булды, 
Күбесен шуңа түләдек 
Ашаган ризыгыбыз булды 
Өшегән бәрәңге, кычыткан - какы 
Олы хөрмәткә һәм ихтирамга 
Сезнең һәрберегез хаклы. 
Аллага шөкер, картайган көнебездә 
Рәхәт замана килде 
Авырту-сырхаусыз, кайгы хәсрәтсез 
Яшәсәк иде инде. 
                          Каюмов Мәүлет
Магсумова Рәшидә
Мин Мәгъсүмова Рәшидә Мәмсә авылында туганмын. Сугыш башланганда миңа 1яшьтә 5 ай  булган.
Әти аты белән сугышка киткән, һәм шунда хәбәрсез югалган. Әни Арчадан чана белән симәнә ташый, ә без өч бала мич башында әнине көтеп ятабыз.  Кышны кычыткан ашы, черек бәрәңге белән көч-хәл белән генә чыктык. Абый ашарга нәрсә дә булса булсын дип, су буенда балык тота иде, язын үсеп  чыккан кузгалаклар, акбашлар ашый идек. Безнең бөтен байлыгыз- сыер булды. Шул сыер безне ачлыктан коткарды. Сыеры булмаган кешеләр ачлыктан шешенеп үлгән очраклар да булды. Без сыер сөте эчеп, үлемнән калдык.
Сыерның бозавын хөкүмәткә җыйдылар. Бүгенгедәй хәтеремдә әниләрнең “-Сугыш беткән ”, диеп кычкырулары. Шуннан сугышка киткән ир-егетләр, кемнеңдер әтиләре, абый-апалары, туганнары кайта башлады. Ә безгә әтине күрергә насыйп булмады. Аталары кайтканнарның  тормышлары көйләнеп китте. 1952 нче елдан соң гына әнигә ипи бирә башладылар. Шунда безнең авызга да ипи керә башлады. 7 класс тәмамлап, фермага эшкә кердем. Әниебезгә рәхмәт, ачка үтермәде.
 
Мөхәммәтҗанов Габдулла Мухаметшинович
Анкета
1) Мөхәммәтҗанов Габдулла Мухаметшинович.
2) 1943 елнын 5 маенда Шекә авылында туа.
3) Абыйсы Фоат сугышта катнаша. 1943 елда улә.
4) Каракалпакыстан пединститутын тәмамлый.
5) Хәзерге вакытта : хатыны, кызы һәм 2 улы белән яши.
6) 49,5 ел эшли. 2010 елга хәтле Ходжили шәһәрендә физика укытучысы булып эшли.
7) Армиядә : Бөек Ватан сугышында жинүгә 20 ел дип исемләнгән медаль бирәләр.
 
 
Габдулла сугыш башланганын 7 яшендэ белә. Сугышта аның абыйсы үлә. Ул сугышны әти – әнисе сөйләве буенча гына белә. Сугыш авырлыкларын әти – әнисе белән бергә жиңә.  Жиңү көнен бик шатланып каршы алганнар. 1950 елда гаиләләре белән Үзбәкстанга күченеп киткәннәр. Анда да тормыш начар була, ләкин алар түзем булалар. Ул укып белем ала, пединститутның физика – математика бүлеген тәмамлый һәм укытучы булып эшли. Анын теләге: жирдә тынычлык булсын, яшьләргә тыңлаучан, әйбәт булырга киңәш итә.
 
Нәҗипова Мансура
Авылдашыбыз Хәйруллин Нәҗип Хәйрулла улының хатыны Майшәрәф апага һәм кызы Мансурага фронттан язган хатлары һәм 1944 елда хәбәрсез югалганлыгы турында белешмә генә килә, ә үзе ул мәңгегә сугыш кырларында ятып кала. Мансура апа аларны кадерле ядкарь итеп саклый.

Низамова Фирая Мухаметзяновна.

1.Низамова Фирая Мухаметзяновна.
2.1939 елның  7 нче ноябрендә Кенәр авылында туа.
3.Акчишмәдә, Хәтнә урта  мәктәбендә укый.
4.Әтисе- Әхмәтҗанов  Мөхәммәт –кулы яраланып кайткан.
5.7 класс Хәтнә урта мәктәбендә.
6.Ире-Низамов Рәдиф.
7.Фермада терлекче булып,стажы-33 ел
8.Пенсионер, хезмәт ветераны  
 
Сугыш башланганын да, әтисенең сугышка киткәнен дә  Фирая апай хәтерләми, чөнки  ул кечкенә булган. Алар әниләре эштән кайтканчы кычыткан, җиләкләр җыеп йөргәннәр. Өсләренә кияргә кием, ашарларына-эчәрләренә булмаган. Бәрәңгене әниләре Хәтнәдән марҗалардан алып кайткан. Фирая апайның исендә калган иң якты хәтирә-әтисенең сугыштан кайткан вакыты. Әниләренә Фатыйма дигән  апай әйткән. Ул Фирая апайның  абыйсына бу хәбәрне җиткерергә кушкан, урман буеннан чабып менеп:”Әни,бөтен эшеңне ташла!Әти кайта!” дигән. Ә әниләре кем  беренче  "Ирем исән-сау  кайта",- дип сөенче ала, шуңа алъяпкыч бирәм дигән. Бу алъяпкыч Фатыйма апайга эләккән.
  Фирая апай Хәтнә мәктәбендә  укый. Анда 7 класс бетерә. Уку шартлары бик авыр булмаган. Ул вакытта китаплар, дәфтәрләр, каралар  булган инде. Ләкин аякларына, өсләренә кияргә юньле кием булмаган. Мәктәпкә баргач, аякларын бөкләп җылынганчы шулай утырганнар. Фирая апайларның авылдашлары сугыштагы кешеләргә бияләйләр бәйләп җибәргәннәр.   Комсомол, пионерларны басуга борчак, башак  җыярга алып чыкканнар. Әниләре урганнан калган борчакны, ашлык башларын да  чиләккә  җыеп барганнар. Сугыш беткәнен Фирая апай хәтеләми.”Мин кечкенә идем” диде ул. Сугыштан соң тормышлары әйбәтләнеп китә. Абыйсы да эшли башлый, әнисенә ярдәм итә. Тормышлары 1957 елның мартында  совхозга кергәч төптән үзгәрә. Ипине дә чын-чынлап авыз тутырып ашый башлыйлар. Фирая апай киләчәк елларга сугыш булмавын тели, чөки ачлык-ялангачлык та шуннан килә. Сугыш вакытында балаларны гаиләләреннән алып бетерәләр.”Сугыш булмаса, ничек булса да яшәп була!  Ходай күрергә язмасын аны!” - диде ул. 
 
Низамова Нурия Кабировна
1.Низамова  Нурия Кәбир  кызы.
2. Шекә  авылында 1939 елның  10 сентябрендә туган.
Бала чагы сугыш елларына туры килә.Шекә  авылында яши.
3.Әтисе Шәрәфиев Кәбир Бикмөхәммәт улы. Сугышта яралана.
4. 7 классны бетерә.
5.Хәзерге вакытты гаиләдә  ире Гарәфи, улы Камил, килене Мәулиха,  оныклары Ранил, Алсу һәм Раил  белән яши.
6.Эш стажы -  42 ел. Сыер савучы булып эшли.
7.Социаль статус -  Хезмәт ветераны. 
 
   Сугыш башланганда миңа 2 яшь булган.Сугыш вакытында безнең семьяга бик авыр була. Ашарга юк,әти сугышта. Бәрәңге дә юк, алабута җыеп, шуны ашадык. Мәктәптә укый башлагач, амбарда көлтә биреп тордык,ү зебез кечкенә,  ашыйсыбыз килә. Сөяктән он ясап,шуннан әниләр көлчә пешерә иде. Басуда башак җыйдыралар иде, шуның өчен ике телем ипи бирделәр.
   Иң истә калганы пионерга керү булды.  Сугыш беткәч әти исән-сау кайтып безгә 2шәр кисәк шикәр бирде, и аның тәмнәре әле дә авызда тора.Сугыш беткәч бик сөендек.
   Хәзер заманалар бик әйбәт.Безнең балаларга, оныкларга сугыш афәтен күрергә  язмасын.
 
Низамов Гарафи Низамович
1.Низамов  Гарәфи  Низам улы.
2. Шекә  авылында 1937 елның  1 июлендә туган.
Бала чагы сугыш елларына туры килә. Шекә  авылында яши.
3.Әтисе Шәйхиев  Низам. Сугышта яралана.
4. 7 классны бетерә.
5.Хәзерге вакытты гаиләдә  хатыны Нурия , улы Камил, килене Мәулиха,  оныклары Ранил, Алсу һәм Раил  белән яши.
6.Эш стажы -  45 ел. Совхозда шофёр  булып эшли.
7.Социаль статус -  Хезмәт ветераны.  № 474173 нчы кенәгә.
8. Грамоталар  белән  бүләкләнә.
                                                                      
   Сугыш башланганда миңа 4 яшь булган. Әтине сугышка алганнар, әни 5 бала белән калган. Ашарга юк. Басудан черек бәрәңге җыеп, кузгалак, какы, алабута җыеп әни безгә шуннан ризык әзерләп ашата иде.
   Мәктәптә укый башлагач,нинди эш кушалар шуны эшләдек. Басудан көлтә ташыдык, башак  җыйдык.
Урманнан ботак ташыдык. Иң истә калганы әтинең сугыштан исән-сау кайтуы иде. Сугыш беткәч бик шатландык.
   1957 нче елда гына ипи ашый башладык.
Дөньялар имин булсын. Ачлык, сугышлар күрергә  ходай язмасын.
 
Нуриева Флера
Нуриева Флюра Шарифҗановна 
   1939 елның 1 декабрендә Арча районы Шекә авылында туа. Сугыш вакытында Шекә авылында яши һәм мәктәптә 7 класс укыган. Сугышта әтисе Шарифҗан катнашкан.
   Әтисе 1944 елда яраланып туган авылына кайта.
Үлгән туганнары булмый. Шекә мәктәбендә 7 класс укый.
   Хәзерге вакытта узе генә тора.Балалары Казанда яши.
Соңгы эш урыны: ферма. Башта сыер савучы,аннары бозаулар карый. Пенсиягә 50 яшеннән чыга. 2 группа инвалид. 
 
   Флюра апай сугыш башланганын белми. Бу вакытта ул кечкенә була. Әтисен киткәнен дә белми ул. Әниләренә 3 бала калалар. Тормышлары авыр булла. Кычыткан, черек бәрәңге, яфраклар ашыйлар. Әниләре эштә булганда үзләре генә торалар. 1944 елда әтисе сугыштан кулы яраланып кайта. Әтиләре кайткач аларны ач тотмый. Бераз тормышлары җайлаша. Бәрәңгене  уып, ипи пешерәләр. Совхоз оешкач,1957 елда тамаклары тук була.
   Мәктәптә укыганда уку авыр була. Китап, дәфтәрләр булмый. Дәресне лампа белән әзерләгәннәр. Кара күлмәк, аякларына  чабата кигәннәр. Пионерда була, комсомол булмый.Сугыш беткәнне радиодан ишетә һәм куана.
 
Сиразиева Әнисә
“Сугыш  балалары”
     Мин 1941 нчы елда ,сугыш башланган елда тудым. Бу сугыш кайгы-хәсрәтне,авыр заманнарны китергән. Бу елларны мин әни сөйләгәннәрдән хәтерлим. Әнием әтине сугышка озаткан. Мин әтисез үстем. Әти йөзен күрмәдем. Әти соцлагерьда ябылуда булган. Әни аның янына барып йөргән,ашарына илткән. Аннары сугышка киткәч, аның хәбәре булмаган. Хәбәрсез югалды дигән кара печәте генә килгән.
     Бу сугыш вакытында әниләр бәрәңге, үләннәр белән тукланганнар. Алар безне шулай итеп үлемнән алып калганнар. Сугыш башлангач, безгә бик авыр булды. Әти булмагач, миңа бигрәк тә авыр булды. Без әнигә 2 бала калдык. Әни 31 яшендә тол калган. Абыйга 7 яшь булган. Ул әнинең төп ярдәмчесе булып калган.
     Әтинең Муллагали, Муллахаҗи исемле абыйлары булган. Алар да сугышта вафат булып калганнар. Муллагалинең дә ике улы сугышта катнашкан. Берсе яраланып кайткан,ә икенчесе офицер булып кайткан. 
     Әниләр сугыш бетүне бик шатланып каршы алганнар. Ләкин минем әтием сугыштан әйләнеп кайтмаган.    Мин әти кайтканны бик көттем, ләкин әти сугыштан әйләнеп кайтмады. Без әтиле балаларга кызыгып үстек. Әтисез тормыш бик авыр булды. Әтисез үссәк тә, бер ярдәм дә булмады.
    Әниләр көне буе кырда эшләгәннәр.Өйдә,чыра яндырып, сугышчыларга носкилар бәйләгәннәр. Көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Элек әле сугыш вакытында утлар да булмады.
    Без аякка чабата киеп ,хәерче  киемнәр  киеп  үстек.14 яшемдә колхозда эшли  башладым.     Кырда ялан аяк уҗымнан чүп  җыйдык. 
 Мин комсомолга кермәдем,пионер гына булдым. Печмәнтауда бик күп кеше сугыштан кайтмады. Мин хәзерге балаларга сугыш күрмәсеннәр,әтисез үсмәсеннәр дип телим.
   
Сиразиева  Әнисә Зиннатулловна
Туган авылы: Печмәнтау
3.  Сугышта яралана: абыйсы, фронтта һәлак була- әтисе
4.  Белеме: 7 класс
5.          Эш урыны:  “Северный” совхозы
 
Фатхрахманов Минзия
                                     Фатхрахманов Минзия
     Сугыш башланганда кечкенә булган, шуңа күрә сугыш барганын белмәгән.
     Әтисе сугыштан чирләп кайта һәм үлә.
     Ашарга, ягарга әйберләре булмый. Нәрсә тапсалар, шуны ашаганнар: бәрәңге яфрагы, черек бәрәңге, алабута, сөт. Бозауны колхозга тапшырганнар. Арчага симәнәгә барган өчен ярты кило ипи биргәннәр.
     Апалары фронтка дип акча биргәннәр, носкилар бәйләп җибәргәннәр.
          Чиләбедә заводта слесарь булып эшләгән. Авылда совхозда ат җигеп эшләгән.
     Җиңү турында хәтерләми. Сугыштан соң 1957 елга хәтле ачлы-туклы авыр тормышта яшәгәннәр.
     Шекә мәктәбендә 7 класс бетерә. Аннан соң башка җирдә укымый.
     Минзия абыйның балаларга теләкләре: ачлык күрмәсеннәр, сугыш күрмәсеннәр, укысыннар, бәхетле булсыннар.
 
Хаертдинов Сәләхетдин
1. Хаертдинов  Сәләхетдин  Хаертдинович
2. Туу урыны:   Татарстан    Республикасы    Арча районы    Шекә авылы, туу вакыты:   30 сентябрь 1941 ел Татарстан Республикасы Арча районы  Шекә   авылы
3. Сугышта катнашкан(туганнардан)   әтисе: Хабибуллин   Хаертдин  сугышта һәлак булган
4. Белеме:       7 класс 
5. Гаилә составы:    6 кеше
6. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы : 43 ел, Северный совхозында тракторист.
7. Социаль статус:              лаеклы ялда                               Хезмәт ветераны
8. Дәүләт бүләкләре, исеме:   “Ветеран труда” медале
                                                                                              Әти 1906 нчы елгы иде. 1941 нче елда сугыш башлана. Әти шул елны сугышка китә. Әни алты бала белән озатып кала. Иң кечкенәсе мин    2 айлык булып калганмын. Олы апайга 11 яшь булган. Икенче апайга   9 яшь , өченче абыйга 7 яшь , дүртенче абыйга 4 яшь ,  бишенче апайга  2 яшь , алтынчы  бала миңа 2 ай . Әтинең язган хатлары сакланмаган. Аның хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килгән. Сугыш чорының авырлыгы күбрәк апайлар , әниләр өстенә төште. Мин кечкенә ашыйсым килеп елаган вакытлар истә. Әни сөйли иде : сугыш беткәч әтиләре сугыштан кайткан балалар сөенә. Минекеләр нишләр икән дип, ике апай уфалла арбасы тартып сыерга печәнгә киткәч, шуларның каршына әтиегез кайткан дип бардым,- ди иде .  Алар әти кайткан дип арбаларын ташлап чаптылар, минем юк кайтмады дигәнне дә ишетмәделәр.  Аннан мин елый – елый арбаны үзем тартып кайттым,- ди. Без үскәндә сугыштан соңгы   мин күргән ачлыкны, ятимлекне беркемгә дә теләмим.  Дөнья имин, тыныч булсын . 
     Сугыштан соңгы елларда авылда яшәү бик авыр иде. Шулайда без көчебездән килгәнчә эшләргә, әниләргә булышырга тырыштык. Кулга механизатор таныклыгы  алгач тырышып, 43 ел “Северный” совхозында эшләдем. Хезмәтемне күрә белделәр, күп еллар рәттән “Районның алдынгы механизаторы” дигән грамоталар  алып эшләдем.
 
Хакимов Ильяс
Хакимов Ильяс Хакимович
1934 елның 9 ноябрьендә Арча районы Шекә авылында туа.
Сугыш вакытында Шекә авылында яши һәм мәктәбендә 3 класс укыган. Сугышта әтисе Хаким катнашкан. Әтисе 1943 елны уң як аягы һәм кулы яралана. Үлгән туганнары булмый.
Бүген хатыны Суфия,улы Иңгел белән тора. Стажы 30 ел.Соңгы эш урыны Шекә фермасында скотник булып эшли. Пенсиягә 60 яшендә чыга
Сугыш башланганны  1941 елның 22 июнендә ишетә. Әтиләре Хакимне  беренче көне үк армиягә алып китәләр.Әниләренә 6 бала кала.Яшәүләре бик авыр була.Үләннәрнең берсе дә калмый. Черек бәрәңге,алабута,кычыткан.  
Сугыш беткәнне радиодан ишетәләр,бераз күңелләре күтәрелә.1952 елга кадәр көтү көткән,7 ел рәттән.1952 елның 11 ноябрендә Кемеров өлкәсенә шахтага эшкә китә.  1972 елның 22 сентябрьендә туган авылына әйләнеп кайта.Бүгенге көнгә  кадәр туган авылында яши. 
Яшүсмерләргә сугыш булмасын,тынычлык булсын дип тели.1941 елны күрсәтә күрмәсен Аллах тәгалә дип калды.
 
Хакимов Сабирҗан
1.Хакимов  Сабирҗан  Хакимович.
2.1928  ел, 11  май.
3. Шекә  авылы, 7 еллык  тулы  булмаган  мәктәп.
1943  елны  7нче классны  тәмамлый, шуннан  соң  эшли  башлаган, төрле эштә.
4.Әтисе -  Әхмәтҗан  улы  Хәкимҗан, 1941 елда  яраланды (инвалид)
Әтинең  энесе – Әхмәтҗан  улы  Закирҗан  яраланды.(инвалид)
5.Улы  -  Хакимҗанов  Рафил ,килене  Хакимҗанова  Кәримә ,оныгы- Хакимҗанов  Сәлимҗан белән яши.
6.Эш  стажы :  46  ел.   Сәүдә  өлкәсе -  кибетче.
 7.Хезмәт ветераны.
 “Ветеран  Великой Отечественной  войны” удостоверениесе
8. Бүләкләре:
 1.”Фронтовик 1941-1945”удостоверение  к знаку.
 2.Удостоверение  в  честь  55-й годовщины  победы  Великой  Отечественной  войны.
 3.Удостоверение  к  юбилейной медали  “50  лет  Победы  в  Великой  Отечественной  войне 1941-1945гг”
4.Удостоверение  к  медали  Жукова.
5.Удостоверение  к юбилейной  медали  «65  лет  победы  в Великой  Отечественной  войне  1941-1945г»
6.Удостоверение к  юбилейной  медали  «За  доблестный  труд. Со  дня рождения Владимира  Ильича  Ленина.»
7.Удостоверение  к юбилейной  медали  «60  лет победы  в  Великой Отечественной  войне  1941-1945г»
 
1941  нче  елның  25 июнендә  әтигә  повестка  китерделәр. Моннан  да  авыр кичереш  юк....Әтине  районга  кадәр  “Кызыл  юл”  районына  бөтен  гаилә
белән  озата  бардык.(атка  утыртып)6  бала  утырып  калдык – иң  олысы мин идем.Үзебездә  көч  таптык, мәрхәмәтлелек, сабырлык һәм  гаделлек.
Авырлыкларны  җиңәргә  Аллаһы  тәгаләм  һәм  Әнием  көч  бирде. Бакча бәрәңгесе, печән,сыерны  бетермәдек. Иң  зур  шатлык-  әтинең  исән кайтуы, яраланып  кайтты.
Үзем полевой  госпитальдә  булдым, җиңелчә  яраланып, контузия алдым.
Җиңү  көнендә Кенәрдә  больницада  идем (Допризывник  булып  күзне  дәвалап ята  идем)  Бик  матур  көн  иде, һәркемгә  зур  шатлык. 
Балаларга теләк.
Тынычлык ,сабырлык, мәрхәмәтлелек , гаделлек,  үз  илен , халыкны  сөю, илгә  лаеклы  булып  үссеннәр.
 
                                       
1. Хаертдинов  Гафетдин  Хаеретдинович   
2. Туу урыны:    Татарстан Республикасы Арча районы Шекә авылы.  Туу вакыты:       5 май 1937 ел
3. Сугыш вакытында торган урыны:    Татарстан Республикасы Арча районы Шекә  авылы
4. Сугышта катнашкан(туганнардан)                   әтисе: Хабибуллин  Хаеретдин  Хабибулович   сугышта һәлак булган
5. Белеме, нинди уку учреждениесе тәмамлаган: 7 сыйныф укыган
6. Гаилә составы:    2 кеше, улы белән яши
7. 40 ел стаж, тракторист
8. Социаль статус:  лаеклы ялда                                         
 
   
   
   
   
   
   
   

 

 
 

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode