Учителя-фронтовики

   
1. 

   

 Шиһапов Гыйльметдин  Шиһап улы 1918 нчы елда дөньяга килә.Эзлекле рәвештә белемгә омтыла ул.Шушмабашта башлангыч мәктәпне, Апазда җидееллыкны тәмамлагач туктап калмый, Казанның узенә китеп урта белем ала.Ә Бөек Ватан сугышыннан соң,Идел буе урман хуҗалыгы институты дипломына ия була.

      Унынчыда укыганда армиягә алалар.Һәм 1939-41 елларда Белоруссия хәрби округында хезмәт итеп,лейтенант погоннары киеп кайта ул.

     Ләкин... ләкин кайтып кына җитә шул.Янә хәрби комиссариаттан повестка килә аңа.Бу юлы инде дары исе килгән повестка.Бу юлы да Белоруссия дип аталган таныш җирләренә килә Гыйльметдин.Тик таныш җирләр генә танырлык түгел.Башыннан аягына кадәр коралланган,бөтен дөньяны басып алырга хыялланган немец илбасарлары калдырган эзләр.Әнә үзләре Мәскәүгә үк якынлашып киләләр.Шуңа күрә Гыйльметдин Шиһаповларны дивизиясе дә Мәскәүне сакларга күчерелә.

      Өлкән лейтенант Шиһаповның танкка каршы орудиесе Волоколамское Шоссе буендагы Спассрехаусский дигән авыл зираты янында урнаштырылды.Күп тә үтми тәре төшерелгән танклар күренә.Киләләр,әйтерсен үз өйләрендә йөриләр.Юк,алай ансат кына үтә алмассыз.Менә Шиһаповларның ПТРыннан беренче танкка төбәп атып җибәрәләр.Туктап кала һәм яна башлый фашист танкы.Беренче уңышлары белән күңелләре күтәрелгән расчет сугышчылары тагын да дәртләнебрәк ата башлыйлар.

     Дошман белән шушы очрашуда ук Гыйльметдин Шиһапов командалыгындагы орудие фашистларның 4 танкысын сафтан чыгара.

Орудие командиры Шиһапов  Ленин ордены белән бүләкләнә.

    22 нче артиллерия дивизиясенең 63 нче гаубицалы артиллерия бригадасы,286 нчы гаубицалы полк составында сугыша-сугыша Берлинга барып җитәләр Гыйльметдиннәр.

Аның хәрби бүләкләре генә дә дистәгә якын.Фронт шартларында тапшырылганнары:Ленин ордены,Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены,”Мәскәүне саклаган өчен” медале,”Варшаваны азат иткән өчен”медале,”Берлинны алган өчен”медале,”Германияне җиңгән өчен”медале.

  Боларга өстәп сугыштан соң бирелгәннәрен дә күрсәтергә мөмкин.Юбилейлар уңаеннан өстәлгәннәрен дә кушсан ике дистәгә якын җыела ул хәрби бүләкләр.

  Шунысына да басым ясап әйтү дөрес булыр:Гыйльметдин Шиһабетдин улы Шиһаповның тыныч еллардагы тормыш юлы да хәрби өлкә белән бәйле.Башта ул Казанның 12 нче һәм  17 нче мәктәпләрендә,аннан соң Шушмабаш урта мәктәбендә военрук булып эшли.

 

2.
Миннебаева Галимә Сәләховна 1921 елның 19 ноябрендә Югары Оры авылында туа. Алабуга педагогия техникумын тәмамлый. 1939 елдан Шекә мәктәбендә укытучы булып үзенең хезмәт юлын башлый. Галимә апа 1943 елның октябреннән 1945 елның 18 июленә кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул Рокоссовский җитәкчелек иткән фронтларда, төгәлрәге 41нче зенитно-пулеметный полкның 3нче батальонының 9нчы ротасы составында сугышларда катнаша.
      Г.С.Миннебаева куелган бурычларны үтүдә батырлык һәм ныклык үрнәкләре күрсәтте. Тотнаклы, дисциплиналы сугышчы буларак бөтен көчен Ватанны саклау кебек изге бурычны үтәүгә багышлады. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ул сугышны Берлинга 40 км кала тәмамлый.
      Сугыштан соң Галимә апа тыныч хезмәт фронтында намуслы хезмәт итте. 1945 елның Югары Орыда, 1949 елның августына кадәр Хотняда, 1949 елдан 1966 елга кадәр Носы мәктәбендә белем бирә. 1967-1974 елларда “Северный” совхозы балалар бакчасында тәрбияче, 1974-1975 елларда Шушмабаш урта мәктәбендә укыта.
      Галимә Сәләх кызы КПСС члены, һәр эш урынында үзен намуслы хезмәткәр итеп таныта. Гомеренең соңгы көненә кадәр Туган илгә тугрылыклы була, коммунист исеменә беркайчан да тап төшерми.
 
3. 
        
  НУРИҖАНОВ  ГАЗИЗ НУРИҖАН УЛЫ
                       1923-2002
 
1923 елның 31 августында Арча районы Апаз авлында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.  1936 нчы елда Апаз авылындагы тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый. 1936-1939 нчы елларда Арча педучилищесын уңышлы тәмамлап, башлангыч мәктәп укытучысы һөнәрен ала. 1939-1941нче елларда Шура тулы булмаган урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Газиз Нуриҗанович 1941 елның ноябрь-декабрь башларында хәрәкәттәге армиядә була. Ковров һәм Мәскәү шәһәрләрендә элемтәчеләр мәктәбендә телеграфист белгечлеге (Морзе аппараты) буенча укый, 214-Керчь исемендәге авиодивизиядә телеграф станциясендә телеграф-механик булып хезмәт итә. Бу дивизия Сталинград, Ростов, Краснодар шәһәрләрен, Кубань, Кырым ярымутравын һәм Латвияне азат итүдә катнаша. Сугышта кыюлык күрсәткәне өчен “За оборону Сталинграда”, “За оборону Кавказа”, “За боевые заслуги”, “За отвагу”, “За победу над Германией” һәм башка сугышчан медальләр белән бүләкләнә.1945-46 нчы елларда Шекә җидееллык мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 1946-1947 нче елларда  Носы  җидееллык мәктәбендә укыту буенча директор урынбасары һәм математика укытучысы булып хезмәт куя. 1947-56 нчы елларда  Шекә җидееллык мәктәбендә директор һәм математика укытучысы булып эшли. 1956-57 нче елларда Шушмабаш җидееллык мәктәбендә директор һәм математика укытучысы булып хезмәт куя. 1957-63 нче елларда “Северный” совхозы эшчеләр комитеты председателе вазифасын башкара.  1963 елның 1 нче октябреннән  Шушмабаш сигезъеллык мәктәбендә, 5-8 классларда, математика  укыта.  1945 нче елдан алып КПСС члены була. 1983 нче елда лаеклы ялга чыга.  2002 елның 5 нче февралендә Шушмабаш авылында вафат була.
 
4. 
Мөхәммәтҗанов Шамил Мөхәммәтҗанович  1942 елның 13 августында  армиягә алына. Сугышның эченә кертү өчен Муром  шәһәрендәге хәзерләүләр пунктында туплыйлар аларны. Декабрьгә кадәр күнегүләр үткәннән соң, Курск дугасына китерәләр. Ике яктан да меңнәрчә танк канашкан Курск дугасындагы сугыш Шамил Мөхәммәтҗановның хәтеренә мәңге җуелмаслык булып кереп кала. Саперлар батальонына эләгә ул.Танкларга һәм җәяүле гаскәрләргә каршы миналар да куялар, траншеяләрдән танкларга гранаталар ата-ата да сугышалар алар.Шунда ул беренче тапкыр яралана .Уң аягына тигән ярчыктан 2 ай госпитальдә ятарга туры килә. Гадәттә яралы солдат терелеп  чыкканчы аның часте башка урынга күчкән була инде. Мөхәммәтҗановны да икенче – Ленинград фронтына җибәрәләр. Немецларның ачуы кабарган, соңгы чиккә җитеп Ленинградны кулларына төшерергә тырышканнан соң җиңелүгә дучар булган, Латвиягә таба чигенгән   чаклары була бу вакыт .Хәтта яралы солдатларны әсирлеккә алып тормый, урында атып китә башлаган булалар бу вәхшиләр. Менә шундый котырынган чакларында Латвия территориясендә, төгәлрәк итеп әйткәндә, 1944 елның 5 феврале көнне Шамил Мөхәммәтҗанов икенче тапкыр яралана һәм, ни кызганыч, дошман чолганышында кала. Әнә шул атылу язмышыннан аны үз яшендәрәк булган латыш егете коткарып кала. Әсирләрнең күбесе өлкәнрәк яшьтә булганлыктан, бу егет Шамилгә битараф калмый, җае чыккан саен булышырга тырыша. Немец Шамилгә автоматын төзәгәч тә, әлеге немецка аның үз телендә мөрәҗәгать итә, атмавын үтенә .Соңыннан аңлашылганча, бу егет немец телен яхшы белүче, Латвиядә туып үскән татар егете булып чыга. Бер җаен китереп, бу латвияле татар әсирлектән качып үк китә. Шамилгә исә операцияне үзе кебек әсирлеккә эләккән хирург   ясый. Әнә шулай язмыш аны ярасыннан да коткара, исән дә калдыра. Ә әсирлектән Америка солдатлары азат итә Шамилне. Шунысына сөенеп бе тә алмый Шамил: әсирлектән котылганнан соң, органнар сораулар алып җәфаламый аны, комиссия узганнан соң туп-туры өенә кайтып керергә мөмкинлек бирәләр. Әсирлек кебек хурлыкны 2 ел кичерергә туры килсә дә, Шамил Мөхәммәтҗанов, аңа кадәр булган сугышларда катнашып, “За боевые заслуги”, “За отвагу”  кебек чын батырлык үрнәге күрсәткән кешеләргә генә бирелә торган медальләр белән бүләкләнергә дә өлгерә. Шуңа күрә фронттан кайтып төшкәндә әлеге медальләрен тагарга кыенсынмый ул .Кешене теге яки бу адымны ясарга этәргән нинди дә булса бер халәте сәбәп була дисәк, ялгышмабыздыр. Кайтып, колхозда эшләп йөргәндә җәяү йөри-йөри күңеле кайтып куя Шамилнең. Һәм ул үзенә шоферлыкка укыйм дигән уйны беркетә. Беркетә дә, Лаешка укырга китә. Шуннан соңгы гомере аның башта шофер булып,  аннан соң комбайнчы һәм мәктәптә хезмәт укытучысы булып үтә. 
 
5.
СӘМИГУЛЛИН ГАБДЕЛХӘЙ СӘМИГУЛЛА УЛЫ
                 1908-1944
Самигуллин Габделхай Самигулла улы 1908 елда Кызыл Юл районының Кенәр авылында туа. Укытучы һөнәрен сайлап, педагогия   техникумын   тәмамлый.   Апаз  һәм  Шушмабаш мәктәпләрендә  укыта.   Шушмабашта   гаилә  корып,   йорт салып  яши  башлый.   Гаиләдә 5 бала дөньяга килә.  Ләкин гаилә бәхетен сугыш җимерә. 
 Ул чын комсомол булган. Хәрби званиесе: младший сержант, 233 нче танк бригадасының 5 нче механикалаштырылган корпусында батырларча хезмәт иткән. 
  Дошман явыннан курыкмаган ул, Бөек Җиңү киләчәгенә чын күңеленнән ышанган.
Сагыну белән сугарылган һәр хаты шулай башлана Габделхай абыйның. Сугыш авырлыклары рухын сындыра алмаган аның. “Исән булсак, бәхетле тормышка ирешербез...” дип яза ул.
“Үзем, аллага шөкер, сау сәламәт. Исән-сау торыгыз да, тазалык-тынычлык белән йөреп кайтып, күрешсәк иде, үз малларыбызның, үз йортларыбызның игелеген үзебез күрсәк иде.” 
Ләкин исән кайту насыйп булмый аңа. Чит җирләрдә мәңгегә ятып кала. 1944 елның сентябрендә Самигуллин Габделхай Самигулла улы һәлак була. Румыниядә, Бодрешти исемле авыл янында җирләнә ул.  
Самигуллин Габделхай Самигулла улы 1926 елда ВЛКСМ сафларына Кызыл Юл райкомы тарафыннан кабул ителә. 
ВЛКСМ ул яшьләр оешмасы гына түгел, кыюлык, батырлык символы булып торган.  
Ә Габделхай абыйның комсомол билеты безнең өчен батыр сугышчының якты истәлеге булып саклана.

 

Koнтакт

Память

nurieva-1971@yandex.ru

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Әгәр сездә яңа информация яки сораулар булса, хатларыгызны югарыда язылган электрон адреска җибәрегез.
Ярдәмегез өчен рәхмәт!



Биредә сугышта катнашучыны исеме, фамилиясе буенча эзләп табарга мөмкин

Поиск

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode