Данлы авылдашларым хакында

 Авылымның данлы шәхесләре  -  ил яклаган тыйнак батырлар

   Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Ул җырчы яки рәссам, фән эшлеклесе яки язучы булырга мөмкин. Ләкин тыйнак кына безнең арада гомер иткән данлы авылдашларыбыз, илебезгә афәт килгәндә аны яклап көрәшкә күтәрелгән батырларыбыз хакында онытырга ярамый. Сүзем 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тылда хезмәт куйган бабаларыбыз, әбиләребез турында.  Алар үрнәгендә без яхшылыкка омтылабыз. Тормышның авырлыкларына бирешмәскә өйрәнәбез.

  Туган ил, туган авыл, туган йорт... Иң кадерле, иң газиз туган җирең. Бу сүзләрне ишетүгә, күз алдына гаиләң, күршеләрең, авылдашларың килеп баса. Үзеңнең кылган гамәлләреңне алар күзлегеннән дә чыгып бәялисең. 

   Киләчәк буынны тәрбияләү эшендә дә ил кайгысын иңнәрендә күтәргән өлкәннәрдән үрнәк алып, аларның киңәшләрен тотып эш итсәк, илебез ышанычлы кулларда булыр.

   1945 елның 9 мае ерагайганнан  ерагая бара, исән ветераннарыбыз саны да көннән-көн кими. Ләкин без Бөек җиңүнең нинди бәягә төшкәнен онытмыйк. 

   Тыныч тормышның кадерен белер өчен, балалар туган ил тарихын, аның үткәнен белергә тиеш. Туган илгә мәхәббәт, газиз җире өчен җанын да кызганмаган шәхесләребез истәлеге алдында баш ию хисе үзеннән-үзе барлыкка килми, аны уятырга кирәк. Сугыш чорын күргән, сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган данлы шәхесләребезнең хатирәләре туган ил тарихын гәүдәләндерә һәм киләчәк буынга батырлык үрнәге булып хезмәт итә.

Новости

14.11.2017 15:42

Ключевые события Великой Отечественной войны

Безнең  "Хәтер" сайты кебек мәктәп укучылары төзегән сайтлар бик күп. Шуларның берсеннән Бөек...
05.10.2017 22:09

Сугышчының туганнары табылды

Гарипов Газим, 1920 елда туган. Кызыл Юл  районының Илдус авылыннан 1941 елның маенда сугышка...
04.10.2017 21:00

Кырымда табылган сугышчының туганнарын эзләү бара

Сугышчы яки аның туганнары турында мәгълүмат булса, хәбәр итсәгез...
29.08.2017 20:54

Книга Памяти моряков и речников

25 августта Казан кремлендә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында "Книга Памяти моряков и речников"...
22.06.2017 17:58

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясе гаскәрләре СССР чиген узып, совет хәрби көчләренә...
04.05.2017 13:24

Җиңү бәйрәме белән!

Кадерле сайтыбыз кунаклары! Сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз....
27.03.2017 11:59

Кешене өмет яшәтә

Бөек Ватан сугышында катнашучыны эзләү технологиясе Туганыгызны, якыннарыгызны үзлектән эзләү...
05.03.2017 20:40

"Аҗаган-2017"

4 март көнне мәктәбебездә "Аҗаган-2017" булып узды.5-10 класс укучыларыннан торган командалар...
07.02.2017 20:38

"Аҗаган"га әзерлек

Айлык барышында мәктәбебездә "Аҗаган" уены уздырылачак.Аңа әзерлекне бүгеннән үк башладык...
06.02.2017 20:35

Хәрби-патриотик айлык

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәп музее җитәкчесе Сагдуллина Р.Р. белән берлектә башлангыч...

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode