Сугыш еллары турында хезмәт ветераннар, сугыш чоры балалары хатирәләре
 

Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен  дип үз-үзләрен аямаганнар... 
 Үткән уку елында безнең мәктәптә "Сугыш балалары" акциясе үткәрелде. Без анкеталар җыйдык, тутырдык, сугыш елларының авырлыклары турында бик күп язмалар тупладык.
 
 

Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары анкетасы:

-         Фамилия, исем, әтисенең исеме;

-         Туган вакыты һәм урыны;

-         Сугыш вакытында яшәгән һәм укыган урыны;

-         Сугышта катнашкан туганнары;

-         Сугышта яраланган яки һәлак булган якыннары;

-         Белеме;

-         Хәзерге вакытта гаилә составы;

-         Гомуми стажы, ахыргы эш урыны;

-         Социаль статусы;

-         Дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләре;

-         Сугыш чоры истәлекләре.

   
Cунгатуллина Разия
Мин Сөнгатуллина Разыя Разыя Низамовна 1936 елның 10нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Арча районы Угез Елга авылында тудым. Без гаиләдә 5 кеше идек. Сугыш башланган вакытта миңа 5 яшь була. Гаиләбездән әтием Сөнгатуллин Низам Фәйзрахман улы катнашты. Сугыш чорында 7 класс белем алдым. Башта Апаз авылына башлангыч мәктәпкә, аннан соң Кенәр авылына йөреп укыдык. 12 укучы укыдык, бөтен класска 1 дәфтәр, бер китап, бер каурый иде. Укытучыбыз Сәгъдә исемле апа иде. 
Сугыш вакытында яшәргә авыр иде. Безне туендыручылар әнием һәм абыем Хәнәфи иде. Алар фермада,  басуда, сукада, амбарда, чәчүләрдә эшләделәр, эшләгән өчен бер уч он бирәләр иде. Мин һәм кече абыем аларга булыша идек.  Ашау җитми иде. 
Сугышта катнашкан әтием белән хат алыша идек. Бер хатында ул кулына пуля кереп яраланганын язды. Әнием әти янына госпитальгә барды. Ул анда бер ай тирәсе ятты.  Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәч бик сөендек, елашып та алдык. Әтием исән-сау әйләнеп кайтты, конюшняга эшкә керде. Ләкин аның бер кулы эшләми иде. Без аңа булышырга бара идек. Сугыш беткәч тә тормыш тиз генә җиңеләймәде. Әнием авырый башлады, мин аны тәрбияләдем. Тормышлар бераз җайлангач мин кияүгә чыктым. Хәзерге заман балаларына без күргәннәрне күрергә язмасын дип телисе килә.
 
Вәлиева Мәдехия Фәтхрахмановна
Анкета
1. Туу урыны Татарстан Республикасы  Балтач  районы  Кенәбаш авылы
3. Туу вакыты  8 июнь 1934 ел
4. Сугыш вакытында торган урыны      Татарстан Республикасы  Балтач районы  Кенәбаш  авылы
5. Сугышта катнашкан(туганнардан)  Әтисе Сәфәргалиев Фәтхрахман – исән-сау кайта, абыйсы Фәтхрахманов Нигъмәтҗан – әйләнеп каймый
6. Белеме, нинди уку учреждениесе тәмамлаган       урта белемле
7. Гаилә составы  5 кеше
8. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы  Шушмабаш больницасы, повар
9. Социаль статус: лаеклы ялда  
 Сугыш хатирәләре                               
Әтисен,абыйсын фронка алып киткәч, сугыш башланганын белә.1941 елда ачлык була,үләннәр ашыйлар. Соңрак абыйсын хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә,каберенең кайда икәнен белмиләр. Әтисе, абыйсы киткәч колхозда эшли,мәктәптә укый. Әнисе фронтка бәрәңге киптереп, бәйләгән әйберләр җибәрә. Пионер, комсомол булган, колхозда эшләгән, укыган. Әнисе  "Сугыш беткән!"- дип уяткач, бик куаналар. Әтисе кайткач тормышлары яхшыра. Дөньяларыбыз тыныч булсын,ачлык булмасын,тыныч яшик,-  ди Мәдехия әби. 
 
Вафина Мәгъмүрә Зиатдиновна
Анкета
1.  Вафина Мәгъмүрә Зиатдиновна
2. Туу урыны Татарстан Республикасы Арча районы  Шушмабаш авылы
3. Туу вакыты  25 март 1936ел
4. Сугыш вакытында торган урыны    Татарстан Республикасы  Арча районы Шушмабаш  авылы
5. Сугышта катнашкан(туганнардан)  Әтисе: Вафин Зиатдин,  әйләнеп кайтмый
6. Белеме   урта 
7. Гаилә составы-  5 кеше
8. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы  31еллык стажы бар.  Сберкассада контролер булып эшли,
9. Социаль статус:  лаеклы ялда, Хезмәт ветераны.   
10. Дәүләт бүләкләре, исеме: Ветеран труда” медале
Сугыш хатирәләре
Сугыш башланганда 2 яшь була. Сугышка әтисе китә. 1941 елда начар яшиләр. Янында әнисе, әби-бабайлары була. Ачлык була. Киемнәре булмый, әтисе хәбәрсез югала. Бик каты елыйлар. Бик начар яшиләр. Кычыткан,бәрәңге ашыйлар. Сыерлары була. Шушмабаш мәктәбендә укый. Әнисе сугышка оекбашлар бәйләп жибәрә. 
   Сугыш беткәнен радиодан ишетәләр,Бөтен кеше бик шатлана. Ләкин әтисе кайтмый.
   Сугыш булмасын дип тели.
Мифтахова (Хайруллина) Мөнирә Хайрулловна
Анкета
1.  Мифтахова (Хайруллина) Мөнирә Хайрулловна
2. Туу урыны Татарстан Республикасы Арча районы  Шушмабаш авылы
3. Туу вакыты  10 ноябрь 1936ел
4. Сугыш вакытында торган урыны    Татарстан Республикасы  Арча районы Шушмабаш авылы
5. Сугышта катнашкан(туганнардан) Әтисе: Файзрахманов Низам,  исән-сау әйләнеп кайта
6. Белеме    урта,  Шушмабаш урта мәктәбе
7. Гаилә составы  2 кеше
8. Стаж 38ел, сельпода бухгалтер булып эшләгән 
9. Социаль статус:    лаеклы ялда,хезмәт ветераны
       Миңа әти сугышка киткәндә 5 ай гына иде. Әни сөйләвеннән генә беләм. Әти сугышка киткәндә чөеп  “кызым мин кайтканчы зур үс” дип яратып киткән. 1941 елны ач, ялангач булганбыз. Бу вакытта 3 яшемдә булганмындыр. 3 яшендәгеләр онытылмый диләр бит. Ачлыктан мин шешенә башладым. Әни бер сарыкны суйдырып, тегермән саен онга алыштырырга йөргән, ләкин алыштыручы булмаган. Шул сарыкның итен өч хуҗалыкка бүлешкәннәр, шул ит белән аш пешереп әни мине исән калдырды. Әтинең сугышта үлгән хэәбәре килгән. Әни бик авыр кичерде бу чорларны.
      Мин 1 класстан алып 7 класс беткәнче Шушмабаш авылында укыдым.Аннары 8 класстан алып 10 класска кадәр җәяү йөреп Яңа Кенәрдә укыдым. Кыш көннәрендә төнге сәгать икедә торып, аякка чабаталар киеп Кенәргә киттем. Шул вакытта минем аяк-куллар өши иде. Мәктәпкә килеп җиткәч аларны каз мае белән майлый идем.
      Шушмабаш мәктәбендә пионерга кердем, соңрак комсомолга алдылар.
      Башкаларның әтиләре сугыштан кайткач(1945) безнең әни бик елаган, безнең өчен бик кайгырган. Сугыштан соңгы елларда да ачлык кичердек.
     Мин үземнән соңгы елларда туган балаларга ачлык, ялангачлык күрмәсеннәр дип теләп калам. 
Мөхәмәтҗанов Шәрифҗан Мөхәмәтҗанович
                   Анкета
1. Мөхәмәтҗанов Шәрифҗан Мөхәмәтҗанович.
2. Туу урыны  Татарстан Республикасы Арча  районы  Апаз авылы
3. Туу вакыты  25 ноябрь 1934 ел
4. Сугыш вакытында торган урыны      Татарстан Республикасы  Арча  районы  Апаз авылы 
5. Сугышта катнашкан(туганнардан)  Әтисе Мөхәмәтҗанов Мөхәмәтҗан әйләнеп каймый
6. Белеме   7 класс 
7. Гаилә составы  5 кеше
8. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы 46 ел эш стажы бар, “Северный” совхозы фермасында ферма мөдире
9. Социаль статус: лаеклы ялда, хезмәт ветераны  
 
            Радиодан сугыш башланганын беләләр. Курку хисе кичерәләр. Әтисен сугышка озаталар. 1941 елда ашарга булмый, киемнәр дә булмый. Әти кайта, сугыш бетәчәк дигән теләкләр аңа көч бирә. Ләкин әтисе үлеп калуын ишетәләр. Бик каты елыйлар. Ачлык, кием булмау башлана бу вакытта. Бәрәңге, кычыткан, кузгалак ашыйлар. Кызык вакытлар булмый, гел елыйлар. Апаз авылында укый. Сугыш чорында әниләре фронтка оекбаш, ашамлык җибәрә торган була. 
Сугыш вакытында ул мәктәптә укый.  Радиодан сугыш беткәнен ишетәләр. Бик каты куаналар. Гомерләре яхшы якка таба бара башлый. Хәзерге балаларга яхшы укырга, аларның сугыш күрмәүләрен тели. 
  Мөхәммәтҗанова Асия  Насретдиновна
 
Анкета
1.   Мухаметзянова Асия  Насретдиновна
2.  25 декабря 1937 года Республика Марий- Эль Мари-Турекский район дер.Шишпер
3. ТАССР  Ишнарат авылы
4. әтисе Камалетдинов Насретдин , сугыштан исән кайта
яраланы, бармагын өздерә.
белеме-башлангыч,
5.улы – Мухаметзянов Мансур Мингазович , килене  - Мухаметзянова Ләлә Мөнировна
6. Стаж – 22 ел, Чиләбе шәһәре, завод «Сигнал»
7. Хезмәт ветераны
медаль "За доблестный труд"
Мөхәмәтҗанова Асия Насретдиновна сөйләгәннәрдән:
Сугыш башлангада миңа 4 яшь булган. Бу вакытымны мин әтинең алдында утырып торганым белән генә истә калдырганмын. Әтине сугышка озаттык. Безне әни карады, ашатты. Башка булышучы юк иде. Авыр еллар булса да әни сыерны сатмады. Ул  безгә бик зур терәк булды. Ашаган әйберебез кычыткан, алабута,черек бәрәңге,чыпчык кузгалагыннан гыйбарәт иде. Авылның башлангыч мәктәбендә укыдык. Шартларга килгәндә, гади авыл мәктәбе, мичкә ягыла торган. 
Җиңү турында 1 класста мәктәптә укыганда белдем. Бу хәбәрне ишеткәч авылда булган барлык ирләр, хатын-кызлар кызыл байрак күтәреп авыл башына чыкты. Без мәктәп балалары да аларга иярдек. Кайткан бер солдат янына йөгереп бара идек, туган булмаслыгына карамастан. Сугыштан соңгы елларда да ачлы-туклы яшәлде.
Теләкләр: Хәзерге тормыш – сугыш елларындагысы белән чагыштырганда  бик рәхәт. Хәзерге яшьләр сабыр,акыллы булсын, хәмер белән дус булмасыннар иде. Ул елларны кабат ходай күрсәтмәсен. 
 
 Самигуллина Гамилә Сафиновна
 
 
1. Самигуллина Гамилә Сафиновна
2. Арча районы Пөшәңгәр авылы,  01.07.1931 .
3.  Шушмабаш
4.Абыйсы сугышта яралана
4. Белеме-8 класс
5. Гаилә составы: 2 кеше.
6. Стаж: 43 года Шушмабаш урта мәктәбе, техник хезмәткәр
8. Хезмәт ветераны, Сугыш ветераны
Самигуллин Иңгель Самигуллович
 
 
 
1.  Самигуллин Иңгель Самигуллович
2. Арча районы Яңа Ашыт авылы,  04.01.1935.
3. Яңа Ашыт
4.Әтисе  Самигулла  1946 елда кайта
4. Белме-югары, Казан Дәүләт педагогия иснтитуты
5. Гаилә:  2 кеше
6. Стаж: 48 ел, Шушмабаш мәктәбе, укытучы 
8. Социаль статус: Хезмәт ветераны
 
  Хадиева  Зәйтүнә  Шиһаповна 
 
Анкета
1.   Хадиева  Зәйтүнә  Шиһаповна 
2. Туу урыны Татарстан Республикасы  Арча районы Шушмабаш авылы Туу вакыты  2 апрель 1930 ел
3. Сугыш вакытында торган урыны      Татарстан Республикасы  Арча районы Шушмабаш авылы 
Сугышта катнашкан(туганнардан)  Сугышта 2 абыйсы катнашкан.
      Шиһапов Гыйльметдин яралана. 
      Шиһапов Тәхәветдин исән - сау әйләнеп кайта.
4. Белеме, нинди уку учреждениесе тәмамлаган      7 класс белемле
5. Гаилә составы  ялгызы
6. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы    Стажы 40 елдан артык . Шушмабаш халыкка көн – күреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшли.
7. Социаль статус: лаеклы ялда Хезмәт ветераны
 
Сугыш башланганда Зәйтүнә апага бары тик 11 кенә яшь була. Сугыш башлануны бик авыр кабул итәләр.  Сугышка аның 2 абыйсын алып китәләр . Абыйлары да киткәннән соң бөтен эш, авыр тормыш йөге балалар җилкәсенә төшә. Җитмәсә 8 яшендә вакытта Зәйтүнә апаның әнисе үлеп китә. Балаларны үги ана тәрбияли . Сугыш елларны бик авыр иде,- дип искә ала ул . Бөтен гаиләгә дә килгән зәхмәт аларны да урап узмый.  Ачлык башлана . Кияргә кием дә юк . Шул вакытларда 3 км ераклыктагы Шекә авылына барып укыйлар . Мәктәпләр салкын, кияргә кием юк . Шундый шартларда укып кына калмыйлар , кеп-кечкенә балалар, колхозда эшләп тә йөриләр. Кая барасың инде? Бернишләп тә булмый . 
Зәйтүнә апаның төп теләгән теләге : сугышлар булмасын , тынычлык хөкем сөрсен ! Без күргәнне сезгә күрергә язмасын ! Бу тыныч тормышның кадерен белегез,- ди Зәйтүнә апа . Баларга яхшы уку , тырышлык теләп калды Зәйтүнә апа.                          
 Яппарова Әнисә Яппаровна
 
 
1. Яппарова Әнисә Яппаровна
2. 8 октябрь 1940 ел
3. Шушмабаш  авылы
4. Әтисе Акбиров  Яппар сугышта катнаша
5.
6.Әтисе хәбәрсез югала 
7. Белеме-урта
8. Инвалид улы белән яши
Хезмәт ветераны
13. Дәүләт бүләге:   Почёт грамотасы
   Сугыш турында беренче көннән үк белдек. 
Әтиләрне, бабайларны, абыйларны сугышка озаттык.
Сугыш беткәч, ачлыктан котылдык, әти генә кайтмады.
             Галимова Халима Якуповна
 
                
1.   Галимова Хәлимә Якуповна
2.   01.04.1940
Югары Бәрәскә авылы
3.  Әтисе Аюпов Якуп Аюпович сугышта катнаша,
Ике аягы да яралана.
4.  Белеме - 7 класс
5.  Стаж-38 ел,Шушмабашта ипи пешерүче 
 Җиңү турында мин биш яшемдә  белдем. Әтиемнең  елаганын хәтерлим. Әллә  шатлыктан , әллә үкенечтән елады  ул.  "Сугыш та бетте, ике аяк та бетте" -  дип өзгәләнде ул.  Чөнки әти сугыштан ике  аягын  өздереп, протез аяклар белән кайтты.  
  Сугыштан соң ,тормыш авырлыгы 1960 нчы  елларга кадәр сузылды. Ризыкның кадерен  белеп яшәргә өйрәндек,  белем бик түбән дәрәҗәдә булды.
Сугыш афәтләрен күрмәсеннәр. Дөньялар тыныч булсын!
  Гарифуллина  (Закирова)Габида      Закировна
 
 
 
 
   
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
      
   
 
               Анкета
1.Гарифуллина Габидә : 
- 17.09.1927
- Ашытбаш авылы
   3. Сугышта әтисе Мухаметзянов Закир Мухаметзянович 1894 г.р  Фин сугышында катнаша.
 4.Белеме- 7 класс
  5. Оныгы белән яши
7.Стаж- 30 ел
8.Ветеран ВОВ.Юбилей медале белән бүләкләнгән.
Фазылҗанова Әлфия Гилван кызы
        Анкета 
 1. Фазылҗанова Әлфия Гилван кызы.
 2.  21.06.1933  Арча районы Шушмабаш авылы.
Шушмабашта яшәгән, Шушмабашта укыган
3.Сугышта катнаша- Гильманов Гилман Гильманович һәм Фазылзянов Габдельнур.
   4. Белеме- 7 класс.
 5. Фазулҗанова Әлфия Гилван кызы,оныгы Шәймуллина Илүзә Рәдиф кызы.
6. Стаж: 45 ел,Шушмабаш больницасы.
7. Тыл хезмәткәре, Хезмәт ветераны
8.Дәүләт бүләкләре:  «50 лет победы в Великой Отечественной войне», «55 лет победы в Великой Отечественной войне», «60 лет победы в Великой Отечественной войне», «Ветеран труда» медале
    Август аенда әбинең әтисенә хат килә. Әби ул вакытта 2 класста була. Ачлык  башланган.Черек бәрәңге, какы, кузгалак, алабута, йонлы күшә, баллы тамыр, бәрәңге сабагы, кычыткан, чыпчык кузгалагы, миләш ашаганнар. Сугыш елларында урак урган,көлтә   бәйләгән, фермада эшләгән.
 9 майда "Сугыш бетте" дигән җыр ишеткәч.
Шатланып, елаган. Әтисе кайтмаган, үлеп калган. 
Юсупов Хәйдәр Юсупович
      Анкета 
1)Юсупов Хәйдәр Юсупович
2)  02.06.1938, Арча районы  Шушмабаш авылы
3) Сугышта әтисе Сабиров Юсупҗан Сабир улы катнаша.
Сугышта яралана:Низам абыйсы һәм Габдрахман абыйсы
Һәлак була:әтисе Сабиров Юсупҗан Сабир улы
 4) Белеме: Шушмабаш мәктәбен бетергән.7 класс белеме бар.
5) Гаиләсе:хатыны Юсупова Фирая Касыйм кызы. Балалары: Раушан, Раушания, Руфина, Рәшит, Рөстәм, Рәмзия. Хәзерге вакытта уллары Рөстәм гаиләсе белән бергә яши.
7)  45 ел стаж, Северный совхозында  шофёр булып эшләгән.
8) Хезмәт ветераны
9)Дәүләт бүләге: Ветеран труда  медале
           
Сугыш башлангач тормыш начар якка үзгәрде. Кияргә, ашарларга әйбер бетте. Кычыткан, черек бәрәңге, кызыл балчык, кузгалак, какы, кәҗә сакалы, акбаш, йонлы күшә ашадык. Җиңү көне бик сөенечле көн булды.Тик әти генә кайтмады.Сөенеп, елый- елый каршы алдылар кайтучыларны. Сугыштан соң яшәү өчен бик күп тырышлык кирәк булды. Сугыш беткәндә  7 яшьлек бала идем. Тамак туймау, өскә кием булмау истә калган.       Хәзерге чор балалары сугыш, ятимлек, ачлык күрмәсеннәр иде.
Гомәрова Венера Фатхиевна
Анкета 
1.      Гомәрова Венера Фатхиевна
27.01.1936
2.       Арча районы Пөшәңгәр авылы,  4 классны – Пөшәңгәр мәктәбендә, 5-7 классларны Носы мәктәбендә укыган.
3.     Әтисе Хафизов Фәтхулла, фронтта үлеп калган.
4.    Кызы Рәмлә белән яши.
7.    Шушмабаш хастаханәсендә      
       дезинфектор булып 40 ел эшләгән
8.     Хезмәт ветераны.
   
                         Әңгәмә:
       Сугышның  башланганы  турындагы  хәбәрне  Венера апа хәтерләми. Венера апа сугышка әтисен Фәтхулла абзый Хафизовны озатканын төш шикелле итеп кенә хәтерли. Барлык сугыш елы балаларына эләккән кебек үк  Венера апаларга да барлык эшләрне дә эшләргә туры килгән. Алар барлык хуҗалык эшләрендә дә, колхоз эшләрендә дә катнашып, эшләп үскәннәр. Ашарларына булмаган диярлек, ачлык булган. Аларга черек бәрәңгеләр,кычытканнар һ.б.ын ашарга туры килгән. Кемнәрнең әтиләре, абыйлары исән булып кайткан,  аларга ипи сыныгы булса да биргәннәр, ә Венера апаларга анысы да эләкмәгән. Сугышта җиңүне  кешеләр урамнарда җырлый-җырлый бәйрәм итүеннән белдек ,- диеп сөйләде  Венера апа. 
   Венера апа яшь буынга хәзерге рәхәтнең кадерен белеп яшәсеннәр иде, диеп теләде.
       Әңгәмәне үткәрде - 6 класс укучысы Хадиев Илгиз
                                             
Гараева Әнвәр Газимовна
 
                               Анкета                                                 1.Гәрәева Әнвәр Газимовна
2. 20.08.1936,Кзыл-Юл районы, Үгез-Елга авылы
3.Сугышта катнаша әтисе-Яббаров Мөхәммәтгазим Яббарович
абыйсы-Яббаров Габделахат Яббарович
абыйсы-Яббаров Хади Яббарович
абыйсы-Яббаров Муллахази Яббарович
абыйсы-Лотфуллин Назип Лотфуллович
4.Белеме - урта
5.Улы гаиләсе белән яши
7.Стаж - 40 ел, совхоз Северный, секретарь-машинистка
8.Хезмәт ветераны
Сугыш башланганда миңа, Газимова Әнвәр Газим кызына,  5  яшь булган. Шуңа  күрә   сугыш башлануы турындагы  хәбәрне мин өлкәннәрдән ишеттем. Бу хәбәрне ишеткәч,  өлкәннәр бик кайгырыштылар. Күпмедер вакыттан соң  әтием   Яббаров  Мөхәммәтгазимне, аның  энеләре  Яббаров  Габделәхәтне, Хадине һәм  башка бик күп авылдашларыбызны сугышка алып киттеләр. Без  әнием  Өммехани , мин,энем Вазих ,бабаем  Яббар, әбием  Тайбә ,әтиемнең  энесе Муллахаҗи авылда яшәп калдык.Безгә   әби- бабайларыбыз аркасында яшәве бик үк авыр булмады.Хатын-кызларга, әби-бабайларга,яшь  егет-кызларга авылда эш бик күп булды. Алар  кул белән урак урдылар, урман кистеләр, чана тартып  районнан симәнә орлык ташыдылар һәм башка бик күп эшләр эшләделәр.
      Сугыш  Мәскәүгә якынлашкач анда яшәүче  туганнарыбыз, Фәүзия апайлар,   авылга  торырга кайттылар  Һәм сугыш беткәнче бездә яшәделәр. 
        1941 нче елның  ахырында, Мәскәү  янындагы көчле сугышларда кулы  яраланып  әтием Мөхамәтгазим сугыштан кайтты. Яралары тазарып беткәч әтием  колхозда ат белән эшли башлады. Әтиебез тырышып эшләп  сугыш елларында, сугыштан соң да безне ач итмәде, укытты, барыбызны да кеше итте. Безнең,биш баланың өчесе  югары белем алды, ә икесе  ун класс белем алдылар. Әтиебез  үзебезнең гаиләне генә түгел,ә сугышта үлеп калган энесе Габделәхәтнең  дә  гаиләсенә, башка авыр хәлле авылдашларга  ярдәм итеп  яшәде.
  1942 нче елда әтиемнең энесе Муллахаҗига да 18 яшь  тулды һәм аны да сугышка алдылар.Ләкин ул абыебыз  сугышта яп-яшь килеш  хәбәрсез югалды. Мин аны гомер буе эзләсәм дә күмелгән урынын таба алмадым. Әтиемнең тагын бер энесе Хади  Мәскәүдә  эшләгән җирдән сугышка алынган. Сугышта ул дошманга әсирлеккә төшеп  бик зур кыенлыклар кичерә. Сугыш ахырында безнең гаскәрләребез  аларны азат итәләр һәм абыебыз бик ябыккан хәлдә  авылга кайта. Бабаебыз сарык суеп аны тәрбиялиләр, кеше  итәләр. Хади абыебыз сугыштан соң да пленда булу аркасында бик күп авырлыклар күрә.
       8 яшь тулгач 1944 елны мин беренче класска укырга кердем. 3класс  белемне Үгез-елга  мәктәбендә укытучы Сөгдә апа укытты. 4 -7 классларны  Апазга йөреп  укыдык. Кечкенә булсак та зурларга ияреп юл йөрдек, дәресләрне  калдырмадык. Ул чорда  укытучылар  безгә тырышып белем бирделәр, тәрбияләделәр. 8-10 нчы  классларда уку өчен  Кенәргә барып  түләп  укырга  кирәк иде. Уку өчен акчаны әтием  ясаган чабаталарны Апаз базарына төшеп сатып акча эшли идем. Укыган вакытта бик  тырышып укыдык , хезмәт ияләренә  концертлар куя идек. Кечкенә вакытымда дустым Әнәс белән  Сталинның төп законы дигән сүзләрне Сталинның туп законы   дип җырлаганымны әле дә хәтерлим.Илнең юлбашчысы И.В.Сталин үлгәч ничек яшәрбез икән дип елаганыбыз әле дә хәтердә.
  Кенәр мәктәбен укып бетергәч,1953елны авылдашым  Мостафизә апа,мине  Северный  Савхозына секретарь-машинистка итеп эшкә урнаштырды.Бу вакытта директор булып Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин эшли иде.Шул  эштә мин 40 ел намус белән эшләп, ветеран турыда дәрәҗәсен алып  лаеклы ялга чыктым. Бу чорда совхозда 7-8 директор алышынды.
    Хәзерге вакытта тормышыбыз бик яхшы , сугышлар булмасын ,илдә тынычлык булсын!
Нуриева (Халитова) Әминә Усмановна
  Анкета
1. Нуриева (Халитова) Әминә Усмановна
15.01.1931, Кызыл –Юл районы, Каратай авылы
2. Кызыл –Юл р-ны, Каратай авылы; Апаз җидееллык мәктәбе һәм Кенәрдә-10 класс белем ала
3. Әти һәм абый сугышта була
яралана– абый (Халитов Рәгыйп Усманович)
4. Белеме- ср.спец., Казан педучилищесы
7. Стаж- 41 ел, Шушмабаш урта мәктәбе, башлангыч класс укытучысы.
8. Тыл хезмәткәре, Хезмәт ветераны
9. Дәүләт бүләкләре: “Отличник народного просвещения”,     Медаль «Ветеран труда»,
Без басуда борчак йолыкканда авыл советы председателе атка атланып әниләр янына килеп, сугыш башланды дип хәбәр итте. Бөтен халык елашып авылга кайтып киттек. Икенче көнне үк авылдан 6 кешегә повестка килде.
Башта сугышка абыйны алдылар, ул вакытта аңа 17 яшь иде, алар 11 егет киттеләр. Аннан соң әтине хезмәт армиясенә алдылар.
1941 нче елны әле тормыш бераз ярыйсы иде, чөнки әтиләр  йорт-җирне карап торалар иде һәм бераз запаслар да бар иде. Ә менә аннан соң тормыш бик каты авырайды, ашарга юк иде. Авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды. Шулай итеп, без дошманнарны җиңәргә үзебез дә өлеш керттек. 
Без ул вакытта “Барысы да фронт өчен!” дигән девиз астында яшәдек. Җиңүне тизрәк якынайту өчен яшәдек, шул безгә көч бирде. Кулдан килгәнчә, сугыш тизрәк бетсен дип, булдыра алганны да, алмаганны да эшләргә туры килде. 
Бәрәңге утырта идек, аның әйбәтләрен киптереп фронтка җибәрә идек. Кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге ашадык. Бөтен кеше җыя торгач, үләннәр дә бетә иде, аны чират торган кебек җыя идек.
Ул вакытта күңелле вакыйгаларны хәтерләмим. Апаз авылының уртасында баганада тәлинкә кебек радио бар иде. Көн саен Левитанның сөйләгәнен кичке якта тыңларга җыела идек, “сугыш бетте” дип әйтмәс микән дип көттек. 
Мәктәптә укыганда военная подготовка дәресе укыдык. Винтовканы сүтәргә, корырга, пластунский шуышырга, окоп казырга өйрәттеләр. Моңа безне сугыштан яраланып кайткан Хәким абый өйрәтте. Баштарак әле китап, дәфтәрләр бар иде. Аякта чабата, өстә иске бишмәт булыр иде. Иртән укырга барсак, кайткач ындыр табагына эшкә китә идек. Авыр вакытларны сөйләп бетерерлек түгел.
Каратай авылына Эстониядән 3 гаилә кайтты һәм балалары безнең белән мәктәпкә дә йөрделәр. Бик дус, тату яшәдек. Сугыш беткәч тә кунакка кайтып йөрделәр.
Фронтка без носки, бияләйләр бәйләп җибәрә идек. Аннан соң акча да җыялар иде. Сугыш вакытында берәү дә эшсез тормады.  Җитен, борчак йолкырга, печән әйләндерергә, көлтә бәйләргә чыга идек. Төнлә ашлык суыртырга бара идек. 
Сугыш беткәндә мин 7 класста укый идем. Уку вакыты иде. Бик сөнечле хәбәр иде ул. Сугыштан башта абый яраланып култык таяк белән кайтты. Аннан соң хезмәт армиясеннән әти кайтты.
Сугыш беткәннән соң тормышлар җиңеләймәде, чөнки җимерекләрне төзекләндерәсе бар иде. Аның нужасы 60 нчы елларга кадәр дәвам итте. Укыган, белемле кешеләр кирәк дигәч,  укуны  Кенәргә йөреп дәвам иттем. Ул елларда уку түләүлегә әйләнде, 150 сум һәм 5 куб.метр утын сорыйлар иде. Әтигә бик зур рәхмәт, ул тырышып укытты. Дәфтәр, китап юк иде, укытучы сөйләгәнне газетаның ак җирләренә язып бара идек. Дәрестә көлү, сөйләшү дигән нәрсә юк иде. Директорыбыз Усманов Сабир абый тарих дәресләрен укыта иде. Ул безгә фамилия белән дәшми иде. Минем фамилиям “ мунчала белән буган зәңгәр бишмәт”,бас, сөйлә, -ди иде. Ул бөтен укучыга да шулай эндәшә иде, беребез дә үпкәләми дә, көлми дә идек. 10 нчы классны тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсенә, зәңгәр төскә манып, 3 кат марлядан әни күлмәк тегеп бирде. Аңа бик каты сөенгәнемне хәтерлим.
Әтиләребез, абыйларыбыз фронтта булса да, тылда бөтен көчебезне биреп эшләдек. Хәзер тормышлар бик рәхәт! Яши белеп яшәгән кешегә барысы да бар, бары тик тырышырга гына кирәк. Еллар тыныч булсын, без күргән ачлык, авырлыкларны балалар күрмәсеннәр. Оныкларыбыз яхшы мәктәпләрнең кадерен белеп, укытучыларын хөрмәт итеп яшәсеннәр иде. 
Нуриева Әминә
Юсупова Фоадия Сафаровна
              Анкета 
1.Юсупова Фоадия Сафаровна
2.5.05.1938  Акчишмә авылы
 
4.Белеме- 7 класс
5.Стаж:38 ел
8.Хезмәт ветераны
 
Юсупова Фоадия Сафаровна 1938 елның 5 маенда Акчишмә авылында    туган.Сугыш башланганда миңа 3яшь иде дип сөйли әбием.Без гаиләдә 6 кеше идек.Әни,әти һәм 4 бала.Озакламый  әтиләре сугышка китә. Әниләре 4 бала белән ялгызы торып кала. Апалары белән басудан черек бәрәңге, алабута, кычыткан, кузгалак җыеп алып кайта торган булганнар.
Әниләре черек бәрәңгедән күмәч пешергән. Урман якын булгач коры ботак җыярга көн саен бара торган булалар. Уфалла арбасы белән печән ташыганнар. Кәҗәләре булган- шул кәҗә сөте белән әниләре аларны әчлектән саклап кала.1 класска укырга керә,Акчишмәдә 4 класс кына укыганнар. 5,6,7 классларны Хәтнә авылына йөреп укыганнар. Беренче укытучылары Маръям апай була. Өч кешелек парталарда утырып укыйлар. Язуны  каләм һәм кара белән язалар. Җиде класс бетергәч 1957 елда колхозга керә,төрле эшләр эшли,басуга чана белән тирес тә түгәләр, торф чыгарырга да баралар. Уфалла арбасы белән Арчадан ашлык алып кайтканнар. Кайтканда арбалары ватылып, икенче иптәшенекенә салып елый-елый арбаны алып кайталар. 1961 елда Шушмабашка килен булып килә.Совхозда сыер сава,төрле эштә эшли. 1966елда авылыбызда пекарня эшли,шунда ипи пешерүче булып эшкә урнаша. 1993елда лаеклы ялга чыга. Эшләгән вакытында әбиемә “Мастер по приготовлению”-дигән мактау кәгазе һәм “Хезмәт ветераны “–дигән исем бирелә. Әбием бугенге көнгә сөенеп, догалар укып,сугышлар булмасын,дөньялар тыныч булсын-дип теләп утыра.          
Низамова Таскира Гарафутдиновна Анкета
1941 елнын  22  июнендә  сугыш башланганын  белгәннәр,   Нуретдин абыйны  сугышка  алганнар. Ул елларда  бик  авыр  яшәгәннәр. Ул  вакытларда  кычытканнар    ашадык. Әни яклады. Сугыш башлангач  тормыш начарланды. Жиңү көнен 1945 елнын  9 маенда  белдек. Бу хәлне  ишеткәч   шатланып  каршы  алдык. Нуретдин  абыйның   исән-сау кайтканын  күргәч  бик  сөендек. Сугыштан  сон  бик  авыр  яшәдек.Хәзер  тормышларыбыз  аллага шөкер,  кук йөзе аяз булсын  иде,-  ди  Тәскирә  әби.
     Хакимҗанова Нурсия  Шәрифҗан кызы 
     Анкета Хакимҗанова Нурсия  Шәрифҗан кызы 1936 нчы елда Арча районының Мәмсә авылында туа. Сугыш башланганда гаиләләрендә 6 кеше була: әбисе Сафа кызы Гыйлембаян (1885 елгы), бабасы Җаббар улы Гарифҗан (1884 елгы), әтисе Шәрифҗан(1911 елгы), әнисе Нәсимә (1909 елгы), әтисенең абыйсы Зарифҗан (1922 елгы), әтисенең сеңлесе Мөзәянә (1924 елгы), энесе Равил 1941 елда туган гына була әле.
   1941елда сугыш башлана. Бу вакытта миңа 5 яшь булган. Сугыш башлануын авыл клубында җыелыш җыеп халыкка аңлатканнар. Шул көннән авыл кешеләрен сугышка озата башлаганнар. 1941 елның җәендә бер-бер артлы әти һәм аның абыйсы сугышка китеп бардылар. Авылда картлар, яшь малайлар, хатын-кызлар гына калганнар. Барлык эш шулар өстендә булган. Атларның да әйбәтрәкләрен сугышка җибәреп бетерәләр. Хатын-кызлар, шул исәптән әниләр дә, кемдә сыер бар барысы да үз сыерларын җиктеләр. Аларны җигәргә өйрәтү бик кыен булды.Иң элек колхоз председателе үз сыерын өйрәтте. Аннан күреп, башкалар. Җәй буе колхоз эшендә эшләсәләр, кыш көне урман кистеләр. Өендә әби-бабайлары булган хатын-кызларны, шул исәптән әнием Нәсимәне дә,  тагын яшь кызларны ерак урманнарга агач кисәргә, окоп казырга җибәрделәр.  Бөтен эш кул көче белән эшләнде. Хатын-кыз, картлар, эшли алырлык көчләре булган балалар - барысы да эшләделәр. Ашарга булса тагын ярар иде, без кечерәк булдык инде. Яз көннәрендә әбиләр белән язгы пычракта басуга өшегән бәрәңге җыярга, көздән калган ашлык башаклары җыярга бара идек. Аякка, өскә  кияргә юк. Балчыкка батып, аяклар өшегәнче йөри идек. Аякка күтәртмәле чабата кия идек,ләкин аңа бик тиз су үтә иде. Кайткач өшегән бәрәңгене юып, әрчеп, изеп күмәч пешерә иде әби мәрхүмә. Әниләр урманга барганда да шул күмәчне алып китәләр иде. Башакны да юып, киптереп, төеп аны ботка итеп пешерә иделәр. Мин энем белән иртүк торып чиләк белән кычыткан җыя идем аш пешерергә. Тигәнәк сабагын бәрәңге урынына сала идек, ул бик ачы була иде. Ачлыктан аеруча 1944 елда интектек. Кичләрен дошман күрмәсен дип тәрәзәләрне томалый идек.  
    Сугыш беткәч тә авыр хезмәт күп булды. Мин гәүдәгә зуррак, тазарак идем. Шуңа авыр эшләрне эшләргә туры килде. 4 нче класста укыганда мине күрше малае белән язгы каникулда тракторга такта төяргә дә җибәрделәр. Яңгыр ява, кар ява, юеш. Өстә киемнәр юка гына. Әниләр урак урганда без кызлар белән әниләргә булышырга бара идек, председатель килеп, безгә дә көлтә бәйләргә наряд бирә диде. Әниләр, без ач булгач, арыш башагын уып бирәләр иде. Берчакны әнине берничә хатын-кыз белән  Кукмарага урман кисәргә җибәрделәр. Ачлы-туклы эшләгәч, күзләре сукыраеп кайттылар. Ач булгач күзнең мае бетә икән. Өйгә кайткач сөтләр эчкәч күзләре күрә башлады. Әтинең сеңлесе Мөзәянә апай 8 классны бетергәч бригадир, аннан трактор учетчигы булып эшләде. Әтинең апасы Мөнәвәрә тракторист иде. Бабай 25 ел буе төзелеш бригадиры булып эшләде. Дини кеше иде. Биш вакыт намазын калдырмады.
   Әтием сугышта булды. Хатлар килә иде. Бик зур сугышка керәбез, дип язган чираттагы хатын укыгач әбинең бик елаганы истә калган. Шул хатны язганнан соң, снаряд шартлап, әтием контузия алган. Берничә ай Сембер госпиталендә дәвалангач, солдат хезмәтенә яраклы түгел, дип аны Ульяновск шәһәренә төзелешкә җибәрәләр. Аның белән бергә Кысна авылыннан һәм Мәмсәдән берничә кеше була. Анда шартлар бик начар була. Ашау ягы бик начар дигән хаты килгәч, әни Мәмсә кешесе Сафа абый белән киптерелгән ипи, бәрәңге әзерләп, алар янына юл тоталар. Колхоз аларга ат һәм юлда атка ашатыр өчен печән бирә. Бер атна Идел буйлап боз өстеннән баралар. Туганнары шунда булган Кысна хатыннары алар белән бергә чана тартып җәяү баралар. Әти сугыш беткәч кенә кайтты. Әтинең сугыштан кайтуы әле дә күз алдымда тора. Без бәрәңге чүбе утаган җирдән әтинең кайтуын күреп алдык та, каршына чаптык. Әтинең өстендә хәрби кием, аягында ике төрле ботинка иде. Сугышта алган контузия әтинең сәламәтлеген бик нык какшаткан. Колагы ишетми иде. Битендә пыяла күп иде. Аны чүпләде, чыгып бетмәде. Туберкулез авыруы да бар иде. Шул авырулар белән 51 яшендә үлде. Әтинең бертуган абыйсы Зарифҗан абый бер күзсез булып кайтты. Ул да озак яшәмәде. 
   Безнең авылга эвакуацияләнеп килгән эстоннар бар иде. Радиодан сугыш хәлләрен тыңлагач, алар бик елый торган булганнар. Радиоалгычтан үзләренең шәһәре дошманнардан азат ителгәнен ишеткәч, алар кире үз якларына кайтып киткәннәр. 
   Сугыш бетүен радиодан ишеттек. Кәнсәләрдә торган радиоалгыч сугыш буе хәбәрләрне җиткереп торды. Сугыш-сугыш инде ул. Бөтен кеше дә газап чикте. Моннан соң сугышлар булмасын,  ачлыклар булмасын. Хәзер, балалар, тормышлар әйбәт. Нәрсә ашыйм дисәң, нәрсә киим дисәң шул бар. Бары тик сәламәтлек, тынычлык, әти-әниләрегез белән борчу-мәшәкатьләр күрмичә яшәргә насыйп итсен ходай.      
Залялутдинова  Гамбар  Закирзяновна                 
     Анкета
Мин, Җәләлетдинова Гамбәр Закирҗановна, 1931нче елның 18нче февралендә  Мирҗәм авылында тудым, 7нче сыйныфны тәмамладым. Сугышта үзебезнең йорттан катнашкан кеше булмады, әти 1939 елда вафат булган.  
Абыйларым,энеләрем булмады. 7 нче классны тәмамлагач ындырга салам кертергә төштем, аннан тегермәндә эшләдем, урман кистем, урамнарга ташлар җәйдек, кабыклар төшердек . Сугыш вакытында авылларда ачлыклар ,ялангычлыклар булды,сугышта катнашкан кешеләрдән яман булдык без, кияргә кием, ашарга ашау булмады. Барлык җитештергән ашау сугышка китте. Безнең әти дә иртә үлеп китте шуңа да без ачлыкны күп күрдек. Черек бәрәңге,җирдә үскән барлык үләнне ашадык, үләксәгә кадәр алып кайтып ашадык. Без күргәнне эт тә күрмәде. Әнвәр апай белән шешенеп яттык ярый әле әни бүрекләр,бияләйләр тегеп Марыйга алып барып сатты. Шуннан соң бер уч он һәм биш-алты бәрәңге алып кайтып әчлектән коткарган. Апай белән сигез чакрым урманга менеп утын эзләп йөрдек. Кардан берәр ботак чыгып торса шатландык. 
    Бер вакыт шулай җәй көне урманнан төшкәндә юлыбызга урманчы очрады, җыйнаган утыннарыбызны алып калды. Без апай белән бергә җылап кайтып киттек. Шушы истәлекләрне терки башласаң калын томнарга кадәр язып була. Яз көне җиде чакрым җирдән салам, печән алып кайтырга җибәрәләр. Анда аякларын балчыкка һәм суга бата, күтәреп кайтулары авырга туры килә. Мәмсәдән симәнә алып кайтабыз, Шушма тавыннан менгәндә кызлар белән бер-бербезгә булыша идек. Разыя исемле кыз бар иде, ул җырлап кайтканда без җылый идек. Без басуга тирес ташыдык.Сугыш вакытында заем дип куркытып йортларга керәләр иде безнең акча булмагач качып кала идек. Каян булсын инде ул  акча?Сугыш вакытында ат карадым.14 яшьтә урагын да урдык, бике дә чаптык.Бер вакыт шулай басуга соңгарак калып мендем председатель соң менгәнгә бер 100 гр он бирмим дип куркытты. Новый Мир дигән авылга дус кыз белән бакча казырга мендек,  анда начар ашаттылар, барлык эшен дә эшләп кайтып киттек берәр чиләк кенә утыртырга бәрәңге бирделәр.Мин 1956нчы елда кияүгә чыктым һәм 4 балабыз булды, хәзерге вакытта картым белән икәү генә яшәп ятабыз. Хәзерге буын балаларына бүтән сугышлар булмасын дип телим.Без күргәннәрне күрә күрмәсеннәр иде.Бүләкләрем  :Җиңүгә 50,60,65 елга юбилей медале. Хезмәт ветераны
 
Анкета
1.   Идиятуллина Сания Гарифзяновна                 
2. Туу урыны             Татарстан Республикасы Арча районы  Кенәр  авылы, 31 март , 1940 ел
3. Сугыш вакытында торган урыны-   Татарстан Республикасы Арча районы Кенәр авылы         
   Сугышта катнашкан(туганнардан) әтисе:  Гарифҗан           сугыштан чирләп кайта
6. Гаилә составы          4 кеше
7. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы:  мәктәптә җыештыручы булып эшләгән
8. Социаль статус:              лаеклы ялда                             Мин ул вакытта кечкенә идем әле,миңа 1 генә яшь иде.Әниләргә бик авыр булган инде минем, сыер җигеп утын ташыганнар. Әти сугыштан кайтканда чирләп кайткан иде.Ул вакытта ашарга юк иде.Черек бәрәнге белән кычыткан ашадык,ул вакытта әле кычыткан да юк иде.Өйгә ягарга утын юк, салкын өйдә утыра идек.Сугыш беткәч ашлык үстерә башладык,шуны җил тегермәне белән онга әйләндерә идек. Әни  аннан ипи пешерә иде.Хәзер аллага  шөкер тамак тук,нәрсә кирәк шул бар.1945 елда әти сугыштан кайтты.Аны зарыгып көткән идек инде без. Аллага шөкер сугыш бетте,мин  хәзер  бик  әйбәт  яшим. Шуннан мәктәпкә эшкә урнаштым,22 ел эшләдем анда. Яшь буынга тынычлык теләр идем,сугыш булмасын һәм тынычлыкның кадерен белсеннәр иде.
Җәләлетдинов Шәйдулла  Мин Җәләлетдинов Шәйдулла 1933 елның 20нче июлендә тудым. Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде.Сугыш буласын белгәч без гаиләбез белән куркуга төштек. Безнең гаиләдән 2 абыем сугышта катнашты. Берсе Гыйлметдин,икенчесе Фәрхетдин. Мин 5 класс укыдым.Без класста 12 кеше идек,класска бер тарих китабы шул китап класс буйлап йөри иде.Китап кулга айга бер көн эләгә. Сугыш вакытында бик күп эшләргә туры килде. Мин үзебезнең сыерны җигеп басу сукаларга чыга идем. Апазга төнлә ашлык төшерә идек, ә көндез сыер белән көлтә ташыйбыз иртә белән кайта идек тә йокларга вакыт та калмый иде.1949 елда  үз теләгем белән ФЗӨга киттем, аннан 6 ай укыганнан соң качып кайттым,шуның өчен Сталин указы буенча 3айга төрмәгә утырдым. Сугыш беткән дигән хәбәрне алгач без бик шатландык ике абыем сугыштан кайтты: исән -сау , ләкин берсенең кечкенә генә ярасы бар иде. Балалар сезгә минем теләгем шул без күргәнне күрмәсәгез иде, сезгә барлык шартлар да тудырылган яхшы укыгыз һәм матур тормыш итегез.Бүләкләрем: ”Ветеран труда”,Медаль за долголетний труд”,”Ветеран Великой Отечественной войны”.
Накипов Нәфикъ Накипович 
Накипова Халисә Зиннатовна
 
Анкета 
1. Накипов Нәфикъ Накипович
       2. Туу урыны:Шушмабаш авылы Арча районы                    Туу вакыты:1940 ел
3. Сугыш вакытында торган урыны:Шушмабаш авылы          4. Сугышта катнашкан(туганнардан)    әтисе:     Гарипов Нәкыйп Гарипович                                             
5. Белеме,:Буа ветиринария техникумы        
6. Гаилә составы:Накипов Нәфикъ,Накипова Халисә
7. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазыйфасы: 46 ел, Шушмабаш  райпосы
8. Социаль статус:пенсионер, хезмәт ветераны   
Анкета 
1Накипова Халисә Зиннатовна
12. Туу урыны:Арча районы Носы авылы                              13.  Туу  вакыты:1939 ел
14. Сугыш вакытында торган урыны:Носы авылында            15. Сугышта катнашкан(туганнардан)    әтисе: Рахматуллин Зиннатулла хәбәрсез югалды                            16. Белеме:7 еллык мәктәп
17. Гаилә составы:Накипова Халисә,Накипов Нәфикъ
18. Гомуми эш стажы, соңы эш урыны һәм эш вазифасы:36ел, Шушмабаш райпо-экспедитор
19. Социаль статус: пенсионер                                           Хезмәт ветераны
Сугыш башланган вакытта без бик кечкенә идек.Ул вакытта без сугышның нәрсә икәнен дә белмәдек. Әниләр сөйләве буенча гына беләбез инде. Минем әтием сугышта катнашты. Ул сугыштан кайткач, без бик шатландык. Сугыш вакытында безгә, әниләргә бик читен иде. Ир-атлар калмады, балалар һәм хатын-кызлар гына. Мин хәзерге баларга без күргәнне күрмәсеннәр дип телим, мондый сугышлар булмасын, безнең кебек ачлыклар булмасын дип кенә телибез инде. Без сугыш турында сөйли башласак, безнең күзләргә яшь килә,моңсуланабыз.
 
 
 
 
 
Низамутдинова Рафая Бариевна
1.      Низамутдинова Рафая Бариевна
2. Туу урыны  Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Ашыт авылы
Туу вакыты 1937 ел 1 ноябрь
3.    Сугыш вакытында торган урыны  Татарстан Ресрубликасы Арча районы Яңа Ашыт авылы  
4.       Сугышта катнашкан(туганнардан)    Әтисе,әтисенең энесе.
5. Белеме-урта 
6. Гаилә составы    2 кеше        
7. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы  30 ел стажы,авыл советында бухгалтер.
8. Хезмәт ветераны 
9. Дәүләт бүләкләре-“Ветеран труда”медале.
   Мин, Низамутдинова Рафая Бариевна, 1937 елның 1 ноябрендә дөньяга килгәнмен.Миңа сугыш башланганда 4 кенә яшь иде. Сугышка әтине озаттык. Ул вакытта кечкенә идек, әни фермага эшкә китә торган иде безне өйдә бикләп калдырып. Без әнинең кайтканын тәрәзәдән карап көтә идек.
Сугыш беткәч кешенең әтиләре кайтты,ә безнең әти кайтмады. Әти 1942 елны үлеп калган. Хәбәрсез югалган дигән хат килде безгә. Кайткан кешеләрдән сорый идек: “ Әтине күрмәдеңм?»- дип. Ул вакытта безне юатучы, безне кайгыртучы кеше әни иде.
Сугыш башлангач тормышлар үзгәрде. Без кыш көне бәрәңге ашадык,кузгалаклар ашый идек. Яз көне ялан тәпи бозга бата-бата черек бәрәңгеләр җыеп йөрдек. Бәрәңгене су буенда ук юып менә идек тә, аннан күмәч итеп пешерә торган идек.
Мин Яңа Ашыт авылында укыдым.Аннан 4 классны бетергәч Шекәгә төшеп укыдык. Ул вакытта без каурыйлар белән яздык. Кара буяу да юк иде . Корымны суга салып җебетә идек тә шуңа манып яза идек.
Сугышның беткәнен кешеләр кайта башлагач белдек. Сугыштан кайтучыларны елый-елый каршы алдык. Сугыш беткәннән соң да авыр булды безгә. Урманнан ботаклар ташыдык. Утын кисәргә ярамый,лесник орыша иде. 
Киләчәк буынга шуны әйтәсем килә: сугышлар булмасын иде, яшьләр тәртипле булсыннар,олыларны ихтирам итсеннәр.
Хабибуллина Дания Хабибрахмановна
 
 
1. Хабибуллина Дания Хабиббрахманова
2.  1 июнь 1935 ел,  Шушмабаш
3.Сугышта катнашкан(туганнардан) әти:Хабибрахманов Хабибрахман Ахметович
4. Мин әлеге вакытта кызым белән торам, 22 оныгым бар. 
5. Мин беренче классны гына укый алдым.
6. Мин  санитарка булып эшләдем.
 Сугыш кайчан башланганын белмәдем,чөнки ул вакытта миңа 6 яшь иде.
 Мин сугышка, әнием белән үз әтиемне озаттым. Әти булмаган көннәрне, безгә бик күңелсез, авыр иде, хәтта әниемнең ничек итеп елаганнары исемдә.
 Сугыш вакытында авыр көннәр бик күп иде. Без каян черек бәрәңгеләр тапсак, шуларны алып кайтып ашый идек. Үз-үзебезне шулай итеп тукландырып тордык.
 Якын кешеләребез булмагач мине әнием үз карамагында үстерде.
 Сугыш безнең тормышны тамырдан үзгәртте.
 Әти сугыштан исән-сау кайтып, берничә көннән вафат була.          Әниемнең җилкәсенә  күп авырлыклар төшсә дә, ул түзде.
  Әтием үлгәчтен әнием көнне-төнгә бәйләп эшли иде. Шушындый зур авырлык булса да ул мине ана назыннан аермады.
 Күңелле чакларым булмады да диярлек. Тик берсе генә күңелемне куандыра, әтием һәм әнием янымда булганда, миннән дә бәхетле кеше булмады.
 
  Самигуллин Фаиз Габдулхаевич
 
 
 
  Самигуллин Фаиз Габдулхаевич
1936 ел 19 сентябрь, .Шушмабаш
Сугышта әтисе катнашкан
Лаеш авыл хуҗалыгы  техникумы
Стаж-46 ел
Бүләкләре-«Медаль за доблестный труд»
   Самигуллин Фаиз 1941 елны сугыш башланганын белгән. Аның абыйсын мәктәпкә, үзен һәм аның апайсын садикка җибәргәннәр. Сугыш башлангач барысы да бик курыкканнар, нишләргә белмичә аптырашта калганнар.1941 елны  әтисен елый-елый озатканнар. Сугыш 1941 елдан 1945 елга кадәр барган, алар гаиләләре белән бергәләшеп әткәйләрен сагынып, зарыгып иртә-кич елаганнар.Тик бик кызганыч, әтиләре сугыштан кайта алмый шул,сугыш кырларында мәңгелек йокыга тала.
       Сугыш иксез-чиксез кешеләрнең язмышын өзә,күпме кайгы-хәсрәт китерә.Шулай ук ул елларда әчлек һәм ярлылык та хөкем сөрә. Ашарларна  булмый, алар черек бәрәңге, кузгалак, кычыткан белән генә тукланганнар.
     Иң истә калган вакыйга булып-Җиңү көне була. Бу хәбәрне аңа Кенәрдән әйткәннәр, чөнки ул вакытларда район шунда булган.
    Самигуллин Фаиз иң беренче булып Шушмабаш башлангыч мәктәбендә белем ала, аннары Шекә 7 еллык мәктәбен һәм Кенәрдә 10 еллык заочный техникумны уңышлы гына тәмамлый.
   Эшләгән эшләре:экономист, авыл советы председателе.
  Фаиз профсоюз председателе, комсомол секретар була.
    Алдагы буыннарга тынычлык, гаилә иминлеге, сәламәтлек тели.
 
Самигуллина Рәйхана Сунгатулловна
 
 
Самигуллина Рәйхана Сунгатулловна
1942 ел 25 март Яңа Иябаш авылы
Сугышта әтисе катнашкан
Сугышны хәтерләми,чәнки сугыш беткән вакытта әле аңа бары тик 3 яшь кенә була.
   Барыбер дә чиләк күтәреп кычыткан,бәрәңге җыйнап йөргәннәре истә.Сугыш башлану белән тормыш начар якка үзгәрә. Балачак вакытлар юк, уен-көлке,рәхәт чаклар юк. Әнисе 2 эштә эшләгән.Иң истә калган вакыйга-Җиңү көне. Әниләре,бөтен халык, сугыш беткәненә сөенеп елаган көн.
    Самигуллина Рәйхана Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем ала. Мәктәптә комсорг булган. Шулай ук пионерга да алганнар. 
    Сугыш бетүгә карамастан тормыш итү бик үк җиңеләймәгән, бик авыр яшәгәннәр, алдагы тормышка да сугыш бик начар тәэсир иткән.
     Алдагы буыннарга тигезлек, татулык, бердәмлек, иминлек, бәхет тели.
 
Сафина Люция Салиховна    
Мин, Сафина Люция Салих кызы, 1940 елның 27 июнендә Арча районы Сөрде авылында, гаиләдә икенче бала булып дөньяга туганмын. Сугыш башланган вакытта мин әле бер яше тулып киткән бала гына идем. Шуңа күрә ул елларны хәтерләмим, ләкин әнием сөйләгәннәрдән чыгып күзаллыйм. Ул вакытта ачлык, өскә киергә кием дә юк. Кыш көнендә аеруча салкын була һәм мичкә ягарга утын булмау сәбәпле әни саламнан бау ишеп, шуны яга иде. Сугыш вакытында барлык кешеләрнең йөзләрендә дә кайгы-хәсрәт, борчу чагылган.
Без сугышка әтине озаттык. Әти сугышка киткән вакытта без ике бала: дүрт яшьлек абый һәм бер яшьлек мин әни белән калдык. Энебез соңыннан гына туды. 1942 елда авыр яраланып әти сугыштан кайтты. 1943 елда яралары тазарып яңадан сугыш кырына китте. Һәм берникадәр вакыттан соң хәбәрсез югалды.
Авыр сугыш елларында безне кәҗәбез коткпарып калды дисәң дә була. Әни безгә черек бәрәңге, кычыткан, алабута орлыгыннан апара болгатып ашатып исән калдырган. Яз җитүгә без ашарга яраклы төрле үләннәр җыеп ашый идек. Сугыш авырлыкларын мин абыем һәм әнием ярдәмендә җиңдем.
Сугыш бетү турындагы хәбәрне мин әнием әйтүе буенча һәм сугыштан солдатлар кайта башлагач белдем. Ул хәбәр бер яктан шатлыклы булса да, икенче яктан ул безнең гаиләгә кайгы китерде. Чөнки сугыш кырында безнең әтиебез һәлак булган. Ләкин әтиебезнең үлүе турындагы хәбәрне алсак та, авылдаш солдатларның кайтуын күргәч, күңел өметләнеп әтине көтте. Миндәге кебек бала күңеле якын кешеңне югалту дигән сүзләрне аңлыймы инде?!
Мин үз яшьтәшләрем белән укырга керә алмадым. Моның сәбәбе булып кием юклык тора. 1948 елда Сөрде авылындагы мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кердем. Беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр үз авылым мәктәбендә белем алдым. Бишенче сыйныфтан алып җиденче сыйныфка кадәрге белемне  өч километр ераклыктагы Югары Оры авылындагы мәктәпкә йөреп алдым. Авылда ачлык-ялангачлык булу сәбәпле, әни мине җиденче сыйныфны тәмамлагач, Казаннан күршегә кайткан бер хатынга ияртеп калага чыгарып җибәрде. Ул апай мине “Тасма” заводында эшләүче җитәкче гаиләсенә бала караучы итеп урнаштырды. 1957 елда 17 яшь тулгач, мин “Тасма” заводына эшкә урнаштым, шунда хезмәт иттем. Ул заводта киноплёнкалар җитештерелә иде. 1972 елга кадәр мин шул заводта эшләдем. Шул ук елны тормышка чыгу сәбәпле Шушмабаш авылына күченеп кайттым һәм шунда тегү комбинатына эшкә урнаштым.
Казанда эшләгән вакытта мин кичке мәктәптә урта белем алдым. Шуның белән тулы урта белемле булдым.
Мин үсеп килүче буынга иң беренче чиратта тынычлык телим. Башка андый чиксез зур кайгы-хәсрәтле фаҗиганы беркемгә дә күрергә язмасын. Барлык кешеләргә дә саулык-сәламәтлек, муллык, озын гомер теләп калам.
   Фатихов Нәҗип Фатихович
 
Анкета 
1.    Фатихов Нәҗип Фатихович
2. Туу урыны:Шушмабаш авылы                                            Туу вакыты: 1935 елның 24 мае
3. Сугыш вакытында торган урыны   Татарстан Республикасы Арча районы Шушмабаш авылы            
  4. Сугышта катнашкан(туганнардан):әтисе: Фатих     сугыштан таза сау кайта                                                     5. Белеме:7 сыйныф
6. Гаилә составы: 3 кеше
7. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы: 46 ел, шофёр
8. Социаль статус:              лаеклы ялда                            
    Миңа сугыш башланганда 6 яшь була. Мин ул вакытта «Гыймран» балалар бакчасына йөрдем. Ул  Гыймран байның йорты иде, аны аннан куып чыгарып балалар бакчасы ясадылар.
Минем гаиләмнән әти китте. Сугыштан минем Фатих әтием исән сау кайтты. 1943 елда миңа 8 яшь була, мин 1 сыйныфка кердем. Авылда багана башында бер громкоговоритель бар иде, шуннан сугышның беткәнен хәбәр иттеләр. Сугышның беткәнен белгәч, минем гаиләм бик сөенде.  Бик күп кеше елады. 
1950 елда сугыш беткәч, мин 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, армиягә китәр алдыннан,  колхозда эшләдем. Армиядән кайткач пенсиягә китәр алдыннан, шофёр булып эшләдем. 
Балалар сезгә бу дөньяда без күргәнне күрергә язмасын. Бу дөньяның рәхәтлеген күреп яшәгез. Әйбәт укып, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлап яшәгез. 
         Закирова Тәслимә Габделфәртовна 
 
 
                                 Анкета
1) Закирова Тәслимә Габделфәртовна 
2) 1938 елнын 20 мартында Кенәбаш авылында тудым.
3) Сугыш башланганда миңа 3 яшь иде.
4) Әтием Габделфәрт сугышта катнашты. 
5) Хәзерге вакытта авылда узем генә яшим.
6) 12 яшьтән эшли башладым. Пенсиягә 50 яшьтә Шушмабаш авылында урнашкан    икмәк пешерү  оешмасыннан  чыктым.
7) Социаль статус:
  Хезмәт ветераны 
8)Дәүләт бүләкләре юк.
    Колхоз конторасында сугыш башланган хәбәрне  белдем. Бик авыр кабул иттек, бөтен авыл халкы  елады. Әтине сугышка озаттык. 
      Без өйдә 4 бала калдык.Сугыш чорында тормыш авыр булды. Кешеләр төрле үләннәр белән тукланды.
   Сугыш вакытындагы булган хәсрәтләрне җиңәргә әнинең булуы көч бирде. Төшенкелеккә бирелгән вакытлар булды. Әни әтинең  исән- сау кайтуын теләп,    кадәх нур догасын укый иде. Аны  безгә дә өйрәтте.
  Әнинең өч абыйсы булган. Өчесенең берсе дә сугыштан кире әйләнеп кайтмаган. Якын кешеләрнең үлемен кабул итү бик авыр булды. 
  Сугыш башлангач, тормыш авырайды. Әниләр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләделәр. 
   Сугыш чорында күбрәк үлән белән тукландык, бәрәңге үстердек. 
Сугыш чорында мин әле бик кечкенә идем ,шуңа күрә күп әйберне хәтерләп бетермим.
   Сугыш вакытында эшләмәдем.  Бу чорда башлангыч мәктәпне Кенәбаш авылында, аннан соңгы  белемне  Түбән Кенә мәктәбенә  төшеп алдым.  Уку шартлары канәгатьләнерлек иде. Укытучылар тырышып белем бирделәр. Үзем тырышып укыдым. Сугыш чорында әти белән әни хатлар алышып торды.Бөтен халыкны җыеп Хәйретдин абый: “ Сугыш бетте!” - дип хәбәр итте. Кешеләр сөенеп елады, шатланды.  12 яшемдә фермага төшеп эшли башладым.   Киләчәк буыннарга теләкләрем шул, бәхетле булсыннар. Башка сугыш газапларын күрергә язмасын.
                       Хайруллина Мәдинә Зариповна
 
 
                             Анкета 
1.Хайруллина Мәдинә Зариповна
әтисе Гарифуллин Зариф фронтта һәлак була
2.1928 елда туа
3.Белеме-башлангыч
4.Социаль статус-пенсионер
    Хезмәт ветераны
Сугыш башланганны мин әтиләрне армия сафларына алгач белдем.Шул көнне елап калган идек.Сугышка әтиләр, абыйлар китте.Авылның икенче ягында яшәдем мин.Сугыш авырлыкларын кичәргә беркем дә булышмады.Әни 5 бала белән калды, әти сугыш яуларында ятып калды.Сугышны бик авырлык белән кичердек.Ул вакытларда бик авыр булды, сөйләсәм ышанырлык түгел.Сезгә күрергүгә язмасын.Туклану шул булды: кычыткан, алабута.Шуның өстенә чыпта суктык  без.Җиңеллек булмады, барысы да авыр булды.Сугыштан эвакуациягә әни ягыннан да, әти ягыннан да киттеләр.Сугышчыларга бүләкләр бирү түгел аны үзебездә күрмәдек. Бернәрсә юк, юктан башка.Телевизордан карасам да котым алына.Бүтән булмасын иде, нәрсәгә күрсәтәләр шул сугышны дип уйлыйсың. Сугышчыларны каршыладык инде.Әмма күп кешенең ирләре кайтмады.Менә авылда кем бар берсенең дә әтисе кайтмады.Сугыш истәлекләре дә бик авыр хәсрәт булып калды. Бала вакытта урман кистек тә, урман кистек без билгә җитеп. Ул вакытны мәктәп тә юк:  укытмадылар да, үзебез дә укымадык.Сугыш беткәннән соң әллә нәрсә булмады яшәргә, беркем дә ярдәм итмәде.Сезгә яхшылык теләр идем. Тормыш  сезгә авырлыклар күрсәтмәсен.
  Шәрәфетдинова Фәния Исхаковна
 
 
   1.   Шәрәфетдинова Фәния Исхаковна
2. Туу урыны             Татарстан Республикасы Арча районы Пөшәнгәр авылы                     Туу вакыты   26 март 1937 ел
3. Сугыш вакытында торган урыны    Татарстан Республикасы Арча районы Пөшәнгәр авылы
4. Сугышта катнашкан(туганнардан)    Әтисе:Шакиров Исхак,әтисенен ике бер туган абыйсы:Шакиров Габделхак,Шакиров Нәҗип.
5. Белеме-урта 
6. Гаилә составы         6 кеше
7. Гомуми эш стажы, соңгы эш урыны һәм эш вазифасы  35 ел стажы,соңгы эш урыны кибет, техничка вазифасы.
8. Социаль статус:   Хезмәт ветераны, 
Тыл хезмәткәре
9. Дәүләт бүләкләре, исеме: “Ветеран труда” медале        
  
Мин,Шәрәфетдинова Фәния Исхак кызы, 1937 елның 26 мартында Арча районы Пөшәнгәр авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен.Сугыш башланган вакытта мина 4 кенә яшь иде.Шуңа күрә бик үк хәтерләп тә бетермим.
 Сугыш башланганын миңа әти-әни әйткәндер инде. Без әтине 1941 елның октябрендә сугышка озаттык. Шулай ук аның бертуган ике абыйсы да сугышка китте. Сугышка әниләр носкиләр,  бияләйләр бәйләп җибәрәләр иде. Бәрәңгеләр киптереп җибәрә торганнар иде. Сугышта әтинең бер абыйсы үлеп калды. Ә әти белән икенче абыйсы яраланып кайттылар. Якын кешеләрнең үлемен авыр кичердек. 
Сугыш вакытындагы хәсрәтләрне җиңәргә безгә сабырлык көч бирде. Тәрәзәләрне каплап, самолетлардан куркып утыра торган идек инде. Әниләр кич утыра торганнар иде, кул эшләре эшләп утыра торганнар иде. Без чыра яндырып ут яктысында утырадыр идек.
Тормышымда иң истә калган вакытлар ачлык еллары иде. Гаиләдә без черек бәрәңгеләрне пешереп ашый торган идек,кузгалаклар, кычыткан,  алабута, алабутаның орлыкларын җыеп алып кайтып кайвакытта күмәч итеп пешерә торган иде әниләр. Акбашны да ашый идек. Шулай ук юкә чәчәгенә җиләкләр төреп ашый идек урманга менеп. Ә иң шатлыклы мизгелләр ул әтинең сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуы иде. Әти кайтып кергәндә без әни белән мичкә салам ягып утыра идек.Шулай ук әти миңа укырга барырга дип сумка,туфли тегеп бирде.Мин бик тә сөенгән идем. 
Мин Пөшәнгәр авылында 6 еллык мәктәпне тәмамладым.Ул вакытта кыш көне шуарга чаңгылар да юк иде,малайларда гына бар иде шулардан сорап тора идек.
Киләчәк буынга мин бәхетләр, шатлыклар телим,еллар тыныч  булсын,бар да исән- сау булсыннар,бәхетле булып матур итеп яшәсеннәр.
  Абдуллина Рашида Кәрим кызы
    Сугыш чоры баласы язмышлары.          
Мин Абдуллина Рашида Кәрим кызы.1944 елнын 25 сентярбендә Әтнә районы Иске Мәнгәр авылында колхозчы семьясында туганмын.Сугыш вакыты бик тә авыр  еллар.
Әтием 1898 елгы. Әти сугышка алынмый. Казанга Корал ясау заводына эшкә җибәрэлэр.Өйдә әни тәрбиясендә сугыш башланган елда 17 яше тулмаган абый,14 яшьлек апай,4 яшьлек һәм 1 яшьлек абыйларым булган 1942 елда 17 яшь тулгач  Кашшаф абый китә сугышка. Иң кайнар ноктада –Курск дугасында булып беренчелек алуга кадәр барып җитә. Җиңү бәйрәмен дә шунда каршылый. Яраланып госпитальдә ята, яңадан сугышка китә. Сугыштан соң хәрби училищеда укый. Тормышын яшь солдатлар тәрбияләүгә багышлый. Эшен дә югары бәялиләр. Күкрәгендәгә  орден-медальләр санап бетерерлек түгел. 2013 елның 1 декабрендә 89 яшендә бакыйлыкка китте. Запастагы подполковник Абдуллин Кашшаф Кәрим улы бүгенге көндә арабызда юк. Әтиемнең 2 энесе сугыштан яраланып кайталар. Габдрахман абый озак яши алмый. Муллагали абый кулсыз килеш кайта. Колхозда эшли. 
Мин, Абдуллина Рәшидә, 1944 елда туганмын. Тормышлар бик авыр. Ягарга юк, ашарга юк, кияргә юк. Авылда башлангыч белем алганнан соң, Олы Мәңгәр урта мәктәбендә урта белем алып, 1962 елда Казан пединститутының физмат факультетына укырга кердем. Шушмабаш урта мәктәбендә 38 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Хәзерге вакытта улым, киленем, оныкларым белән гомер итәм. Ветеран труда удостоверениесе № 474204, мәгариф отличнигы. 2001 елда ТР мактау грамотасы белән бүләкләндем.   
Миннебаева Әфлинур 
Миннебаева Әфлинур апай истәлекләреннән:
   Сугыш башланган вакытта миңа 9 яшь иде.Мин сугыш башланганын белгәч, уйларыма бары тик тынычлык булсын,сугыш бетә күрсен дигән генә уйлар килде. 1941 елны эшләп чыктык,эш булгач,була.Тормыш та сугыш башлану белән авырайды, бөтен әйберне хөкүмәткә бирдек.
  9 яшь кенә булсада, мин дә әни кебек эшләргә тырыштым. Урман кистем, Арчага арба тартып орлыклар ташыдым, ашарга пешерергә Уштырма дигән авылга бардым. Анда атларга су эчердем. Укуны да онытмадым Акчишмә мәктәбендә 4 сыйныф укып чыктым.  әйберләреннән тик такта сумка гына иде.
  Сугышнын бетуе турында укытучымнан белдем. Укытучы апай баскычка сикереп: «Сугыш бетте балалар, Аллага шөкер»-дип әйтүе әле дә истә. Сугыштан соң да эшләр кимемәде.Тир түгеп амбарда эшләдем, атларга сука тартып йөрергә булыштым.
  Хәзерге балаларга теләгем шул: сугыш вакытларын гомердә дә күрсәтә күрмәсен, бәхетле булсыннар. Тыныч тормыш кына булсын!
    Сабитов Фатих Сабит улы
 
        Сабитов Фатих
   Сабитов Фатих Сабит улы сугыш башланганын мәктәптә белеп кайткан. Ул сугышка әтисен һәм абыйсын озаткан. 41 нче елда ачлык хөкем сөргән. Аларның төп ризыклары бәрәңге булган.Сугыш авырлыгын җиңәргә совет кешесе булу ярдәм иткән. Сугыш кырында абыйсы үлеп калган. Алар аның үлемен бик авыр кичергәннәр.
   Сугыш башлангач, тормыш бик авырайган. Бакчада үскән алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашаганнар. Хәтта мичкә ягып, өйне җылытырга утыннары да булмаган. Урманга утынга менсәләр, урманчы арбаларын ватып, куып җибәргән. Шуңа күрә, алар төнлә салам урлап, өйләрен җылытканнар.
   Сугыш вакытында үгез белән җир сукалаганнар, тырмалаганнар, чәчү чәчкәннәр.
   7 класс белем алган. Аларны 7 класс белемле укытучылар укытканнар.
   Эвакуациягә Эстония һәм Молдавиядән кайтканнар. Аларга булыштыгызмы дигән сорауга: аларга булышырга үзебезгә дә юк иде әле, диде. Аларга икмәк бирәләр, тамаклары тук, ә без ач утырабыз,- дип җавап бирде.
   Солдатларга бүләк итеп, йон, йомырка, ит, заем җыеп биргәннәр.
   Ул ветеринария фельдшеры һәм  нефтебаза җитәкчесе булып эшләгән. Армиядә хезмәт иткәндә комсомолга кергән.
   Җиңү турында 1945 нче елның 9 маенда белгән. Сөенечләре, шатлыклары эчләренә сыймаган. Бөтенесе елашканнар. Әтисен бик шатланып каршы алганнар.Тик абыйсының үлеме генә аяз көндә яшен суккандай булган.
   Ләкин сугыштан соң тормыш яхшырмаган.Шул ук хәерчелек, ялангачлык, ачлык өстенлек иткән. ”Сугыш минем характерымны үзгәртте, киләчәктә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте”,- ди ул.
   Үсеп килүче буынга теләкләрегез нинди дигәч: Хәзерге тормыш бик рәхәт инде ул, ачлыкка, ялангачлыкка тилмереп утырмыйсың.Өйләргә утын да ягасы юк, бөтен өйгә газ кертелгән.Рәхәт вакытта тормышның кадерен белегез.Сугыш булмасын, тыныч тормышта яшәгез,- дип җавап бирде.

Самигуллин Рафаэль Габделхаевич
 

Самигуллин Рафаэль Габдулхаевич
 17.03.1939
Әтисе Самигуллин Габделхай Самигуллович, сугышта һәлак була.
Стаж: 50 ел
Хезмәт ветераны
 
Самигуллина Халида Абдуловна
 
Самигуллина Халидә Абдуловна
Әтнә районы Күңгәр авылында туа. Әтисе Хайруллин Абдулла Хайруллович сугыштан кайтмый 
Стаж: 40 ел
Хезмәт ветераны,
Дәүләт бүләге: Юбилей медале "За доблестный труд",  01.02.1970
 

Сөләйманова Миңлегөл Әхтәмовна

Сөләйманова Миңлегөл Әхтәмовна
Сугыш башлангач та абыйсын сугышка озата. 13 яшендә тракторда эшли. 9 класс тәмамлый.    

Хәкимова Тәнзилә

Хәкимова Тәнзилә
Сугыш башланганда мин 3 яшьлек бала булып калганмын дип искә ала Тәнзилә апа. Әниләре сугыш башланганын белгәч, елый-елый ирләрен озатып калалар. Тәнзилә апаның әти-әнисенә карата хисләре - мескенлек булган.Тәнзилә апаның 1935 елда туган апасы Васфыя сөйләве буенча ул әтиләрен басу ишегенә кадәр арба артыннан озатып барган. Без кечкенә балалар  нәрсәнең нәрсә икәнен белмичә калганбыз инде,- дип сөйли безгә Тәнзилә апа. 1941 елны без, ач һәм ялангач көе уздырдык инде.Сугыш авырлыкларын кичерергә  песи борчагы, алабута һәм кычыткан көч бирде дип сөйли безгә героебыз. Әниебез безне шуларны җыярга куып чыгарыр иде, без тапмыйча кайтсак  “нәрсә ашарга дип кайттыгыз” дип тагын куып чыгарыр иде дип искә ала ул вакытларны Тәнзилә апа. Моңсуланган чакларыбыз бик күп булды, чөнки ач һәм ялангач вакытлар иде. Әниебез эшкә китәр иде, без тәрәзәдән карар өчен анда каткан бозларны тел белән җебетә торган идек, телләр ябышып кала торган иде. Ул вакытларда безне берәү дә сакламады.Туганнарыбызның үлемен бик авыр ,елый-елый кичердек. Тәнзилә апа безнең күршедә Исмәгыйл исемле сугыштан кайткан абый яши торган иде. Әни безгә ике кат марлядан кулмәк тегеп бирәм дә Исмәгыйль абыегызга кереп чыгарсыз ди торган иде ди. Бу мескенләнеп яшәүне күрсәтә бит инде, сеңлем. Кердек,торабыз ишек төбендә Исмәгыйл абый безгә:
- Әй, балакайларым,  әтиегез кайларда икән инде сезнең ди торган иде. Аның безгә шулай дип әйтүе бер дә онытылмый. Ул вакытта Исмәгыйл абый әллә ипи, әллә сохари кисә иде, ул безгә шуны китереп бирә иде. Безнең ул вакытта тукланган әйберебез-басудагы черек бәрәңге. Басуга барыр идек, әни безгә чабата ясап бирер иде, ул чабата ясый торган иде. Без ярты чиләк бәрәңге алып кайта торган идек тә, әни шуңа аш тәлинкәсе чамасы гына он сала торган иде һәм шуннан ашарга пешерә торган идек. Үзем әзрәк үсә торгач, фермага эшкә кердем, башта булышып кына йөрдем, аннары үзем сыер сава башладым. Ул вакытта хәзерге шикелле бәрәңге утырту өчен кул белән китмәнли торган идек. Сугыш чорында бернинди дә күңелле вакыйгалар юк иде, ирләре, әтиләре кайткан кешеләрнең тормышлары икенчерәк булгандыр, әтиебез кайтмагач безнең тормыш нинди булсын инде. Без Ишнаратта начар шартларда яшәдек, дәфтәрләр алыр өчен акчалар юк иде. Бер иптәшемә барып бер тапкыр укып чыкканнан соң бер нәрсәдә истә калмый ул, аның өч сүзе истә кала инде. Носыга укырга йөри башлаганнан соң да, шул иске-москы киемнәр белән йөрдек инде. Безне укыткан Рабига апаны мәңге онытмам, ул миңа: сеңлем,жаным өшисең ич инде, әниең сине төреп килгән телогрейкасын алып кайтып китте ич, әйдә кайтарып куям дип мине үзенең мамык шәленә төреп өйгә кайтарып куя торган иде. Әтиебезнең тагын өч туганы сугышка киткән, алар да кире әйләнеп кайтмаганнар. Туганнарыбыз белән мөнәсәбәтләребез әйбәт иде. Әниебез мичтә бәрәңге киптерә торган иде,аларга задание бирәләр, аны үтәмичә калдырырга ярамый, ул бәрәңгеләрне сугышка жибәрәләр иде. Без ул вакытта акчаның нәрсә икәнен дә белми торган идек. Без эшләгәндә бик читен иде, хәзер генә ул фермага барганда кунака барган шикелле матур итеп киенеп эшкә китәләр. Әниебез безгә сугыш беткән, Исмәгыйль абыегыз кайткан ди торган иде. Без әнидән безнең әти кайда дип сорагач ул безгә “әтиегез күренми шул”,- дип җавап бирә торган иде. Сугыш беткәнен белгәч сөенгәннәребез.Исмәгыйль абыйдан безнең әтине күрмәденме дип сорый торган идек инде:
-Юк шул, балакайлар-,ди торган иде безгә Исмәгыйль абый, без елап чыгабыз. 
Үзебез эшли башлагач тормышлар әзрәк җиңеләйде инде. Бердә онытмам беренче тапкыр телемләп ике йөз грамм ипи бирә торганнар иде. Аны әз-әз генә кабып ашый идек инде. Бераз үткәч арыш бирделәр,аны күрмәсеннэр дип күмеп куя торган идек, ләкин күргәннәр шул, рәхәттә тормыш буламы соң ул?
Киләчәк буынга әйтергә теләгән теләк шул: еллар тыныч булсын, авырлыкларны күрмәсеннәр, сугыш афәтләрен күрергә насыйп булмасын.
Шаяхмәтова Илүзә язып алды
Шайдуллина Саимә
 
Шайдуллина Саимә
1941 елда сугыш башланып киткәч икенче көнне урамда уйнап йөргәндә зурлар сугыш башланган икән ди,шуннан белә.Йөгереп өйгә кайта,анда әниләре, әбиләре җылап утырган булалар. Икенче көнне әтисе сугышка китә.Ул вакытта әбиемә 3 яшь була,ул вакытта хәлләре бик авыр була.Тормыш-көнкүрешләре авыр була,ач-ялангач булганнар. Сугыш вакытында әбигә бик авыр була,аның әтисе сугышта,әнисе Казанда больницада авырта,үзе әбиләрендә үсә. Белем ягына килгәндә ул 4 класс авыл мәктәбендә, аннан соң күрше Апаз мәктәбендә укыган. Мәктәптә пичкә ягып булмаган,класслар суык булган,китаплар бердә булмаган,булсада 2-4 кешегә 1 китап булган, дәфтәрләрдә булмаган,алар дәфтәр урынына газет битләренә язганнар. Өскә кияргә киемнәр булмаган, туңып йөргәннәр.
  Сугыш беткәнен ул 1945елда,мәктәптә иртә белән белә,туганнары,авылдашлар,бөтен авыл бик сөенә.Әтисе сугыштан исән-сау кайта,аны шатланып каршы алалар.
  Киләчәк һәм хәзерге буынга теләкләре:”Сугыш булмасын иде, ачлыклар  булмаысн һәм барлык кешеләр тынычлыкта яшәсеннәр иде”,-диде ул.
Хөснетдинова Нәкыя Габдрахмановна
 
Хөснетдинова Нәкыя Габдрахмановна
7 апрель 1939 ел, Балтач районы Кенәбаш авылы
-Кенәбаш авылы мәктәбе
Сугыштан кайтмый -1923 ел Габделбәр Габдрахманов(абый)1943 елның 23 маенда һәлак була.
4.  Кенәбаш мәктәбендә 4 класс, Кенә мәктәбендә-1 ел,Кече Лызи- 3 ел (11 ел белем алган)
5. Шушмабаш тегү цехы(1967-1998)
8. Хезмәт ветераны
9. Дәүләт бүләкләре: Почет грамотасы, почет тактасы
 
Сугыш башланган елны миңа 2 яшь иде. Күп әйберләрне хәтерләмим дә инде. 
Гаиләдә 10 бала идек.Олы абыебыз- Габделбәр сугышка китте.1 ел һәм 2 айдан соң һәлак булган дигән хәбәре килде.Гаилә әгъзалары, барыбыз да бик борчылдык. Хәтта көчле рухлы әтиебез дә күз яше түкте.
Без чабата ясый идек. Шул чабаталарны әти Апаз базарында сата иде. Базарга киткән көнне кайтып җитмәгән вакытлары да булды. Аңа ашарга алып бара идек.Безнең әти бик яхшы кеше иде.Үзенең балалры өчен бернәрсәне дә кыхганмады.Ашарга бик аз иде.Әтиебез зур гәүдәле булса да, артыгын ашамады.
Түләүләр күп иде. Күбесенчә йомыркалар белән түли идек. Ул йомыркаларны чиләй-көянтә белән алып кайта идек. Шулай бер көнне ике чиләк көянтә белән егылдым.Йомыркалар барысы да ватылып бетте.Шунысы кызык: моның өчен мине орышмадылар да,бер сүз дә әйтмәделәр.
Ашарга җиткерергә бик кыен иде.Мич яна иде.Шунда шыпырт кына бер йомырка пешереп ашадым.Башкалар белән бүлешмәгән өчен үкендем инде соңыннан.Ачлык вакытында барыбызга да ашау җиткерергә авыр иде,башкаларны да бик ярата идем инде.Ләкин үземнең дә ашыйсы килә.Гел үләннәр җыя идек.
Киергә кием юк иде.Хәтта карлы-бозлы көннәрдә дә яланаяк йөри идек.
Габделбәр абый 17 март 1942 елды сугышка китте.23 май 1943 елда үлгән дигән хәбәре килде.Вологда өлкәсендә күмелгән.Бу хәбәрне барыбыз бергә җыелып укыдык,еладык.Бу зур югалтуны кичергән әти белән әнигә рәхмәт инде.Абый госпитальдә үлгән.Аның эченә снаряд тигән.
Абыйның фронттан язган хатларында иң истә калганы:”Урал таулары кадәр сәлам сезгә!” дип яза иде ул.
Чабата ясаганда әти гел китап укырга куша иде.Мин китап укыгач,чабата ясый алмый идем.Әти безне гыйлемле,укымышлы итәргә тырышты.
Авылларга һөҗүм иткән очракка дип окоплар ясый идек.Бервакыт безнең авылга еврейлар килде.Алар безнең бер апаебызны үтерделәр.
Фронтка бөтен булган продукцияне җибәреп тора идек инде. Итләр,киемнәр,йомыркалар.Өйдә бөтенләй дә акча юк иде.
Өйләр бик суык була иде. Март җитүгә түбәгә менеп җылынып төшә идек.
Пионер да,комсомол да булдым.Җиңү көнендә”Ура!” кычкырып йөрдек.Җиңү көнендә миңа 7 яшь иде.Бөтен авыл халкын гомуми быеп хәбәр иттеләр.Барыбыз да бик куандык.
Күрше тирәләрдән дә сугыштан кире әйләнеп кайтучылар сирәк иде.Күрше кызлары бик дус идек.Ни кызганыч,алар ятим калдылар.Безнең әти аларга зур ярдәм күрсәтте.
Кенәбашта 38 йорт янды.Авыл тулаем диярлек янгач,авыл халкы чит җирләргә чыгып киттеләр.Акча таба алганнары үз йорт-җирләрен яңадан торгыздылар.Бик азлары гына авылда калды.Шул көн алдыннан әнинең төшенә керде:бер олы кеше ике арага Алланың рәхмәт сүзен кыстырырга кушкан.Әллә шуңа инде,янгын безгә тимәде.
Сыерларга ашарга алып кайтырга урманга бара идек.Лесниклар капчыкларны алып калып,печән бирмиче кайтарып җибәрәләр иде.Посадка эшләргә йөри идек.Су гел җитмәде.Яңгырлардан соң җыелып калган җирдәге суларны яулык салып,чистартып эчә идек.
Киләчәк буынга теләгем шул:бәхетле булсыннар!Иң мөһиме:динен саклап,динне бетермиче яшәргә.Мәчетләргә йөрегез,догалар өйрәнегез.Гыйлемле булыгыз.Хәзерге яшьләр бу дөньяне гына куалар.Үткәннәрне дә онытмаска кирәк.Бу тыныч тормышның кадерен белеп,шөкер итеп кенә яшәгез.Авырлыклар китермәсен.Без күргән авырлыкларны күрергә язмасын сезгә.Кешенең яхшылыгын күрергә өйрәнегез.
  Әңгәмәне үткәрде: Нургалиева Алия,10 класс
Сафиуллина Рузалина Сафиуловна
 
Сафиуллина Рузалина Сафиуловна
31 май,1940
Апаз авылында 7 еллык белем ала,сугыш елларында эшләми.
4.Апаз авылында 7 еллык белем ала
5.Иң беренче Апазда колхозда эшләдем,аннары Шушмабашта столоваяда (41 ел стаж)
 
Әңгәмә:
 Мин сугыш башлануын хәтерләмим,мина бары тик 1 яшь иде.Сугыш еллары ничек узуын да мин белмим. Белгәнем дә сугыш арты еллары..
      Минем әни генә бар иде. Ул да көне буе эштә,басуда. Кайтып керми иде инде. Безне караучы булмады,урамда үстек без. Ул вакытта бит колхоз, акча бирмиләр, ашарга юк .Кычыткан ашап устек ,ипи юк, булса бәрәнге. Яз көнен шатланып каршы ала идек без. 
   Шатлык дигән нәрсәне белмәдем мин. Киергә кием юк,ашарга ризык юк,яланаяк йөрисен,шатлык кая булсын ул...
   Укуда бернинди дә шартлар тудырылмаган,уку дип әйтеп тә булмый аны. Китаплар да булмады,дәфтәрләр дә булмады .4 класстан соң укытучыларга булышып йөрдек. Менә шундый хатирәләр миндә.
   Киләчәк буынга бар теләгем шул:сугышлар кабатланмасын, көннәр тыныч булсын,кешеләр бәхетле яшәсеннәр, матур тормышның кадерен белсеннәр!
 Рахматуллина Алсу,10 класс
Хасанова Сәвия Шәмсиевна
Хасанова Сәвия Шәмсиевна
01.02.38 Балтач районы Кенәбаш авылы
 Балтач районы Кенәбаш авылы
сугышка барды :әти- Шәмси Ахметханов
4.Белеме -Кенәбаш авылы-4 ел, Түбән Кенә- 3 ел
5.Стаж -41 ел, 26 ел Шушмабашта сыер савучы
Хезмәт ветераны
Әңгәмә:
1941 елда миңа бары өч яшь кенә иде. 3 яшьтә әллә ни хәтерләп бетереп булмый.Әниләрнең окоп казыганнарын беләм,зират янында әниләр окоп казыдылар сугыш чорында. Шуннан инде әни сыер җигеп колхоз эшенә бара торган иде. Сугыш турында без ул вакытта белмәдек.  Тәрәзәләрнең агачтан ясаган капкалары була торган иде. Шул тәрәзәләрне кояш баткач та апайлар каплап куя торган иде, немецлар ут яктысын күрмәсен өчен. Шундый караңгылыкта тора иде авыл. Ул вакытта ачлык иде. Сугыш вакытында без басуда кыш чыкканнан калган өшегән бәрәнгеләрне җыея идек ,шуннан әни күмәч пешерә торган иде. Урманга барып,җиләк җыеп кайта идек. Әни узенең әйберләрен алып,Хәтнәгә  барып сата торган иде. Шул акчага безгә ашарга ала торган иде.  Яшь буынга әйтәсем килә: “Сез хәзер рәхәт тормышта яшисез, бөтен мөмкинчелекләрегез дә бар, аларның кадерен белеп матур итеп яшәгез. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын.
Әңгәмәне алып барды: Хасанова Гөлназ,10 класс
 
Муртазина Рашида Назиповна.
    
Муртазина Рашида Нәҗиповна.
        1936 ел 26 сентябрь.
 
2.      Балтач районы Югары Кенә
         авылы,8 класс белем.
3.  Әтисе, фронтта үлеп калган.
  
7.30 ел стаж,авылда төрле эштә.
8. Хезмәт ветераны.
 
Сугышның  башланганы турындагы хәбәрне Рәшидә апа хәтерләми. Әтисен сугышка озатырга барганда ат арбасына утырып барган идек ди. Сугышта җиңүне  кешеләр урамнарда җырлый-җырлый бәйрәм итүеннән белдек ,- диеп сөйләде Рәшидә апа.
Әңгәмәне үткәрде:Низамов Илнар,10 класс
Муртазин Сабир Габделнурович.
 
1.     Муртазин Сабир Габделнурович.
1935 ел 31 январь.
2.     8 класс    белем.
3. Әтисе, исән -сау әйләнеп кайтты.
4.25 ел стаж,шахтада проходчик булып эшләде.
8.Хезмәт ветераны.
 
Сугыш башланды да әтине алып киттеләр .Әти сугыш беткәч 2 елдан сон 1947 елда кайтты.
Сабир абый яшь буынга тынычлыкны саклап яшәгез дип теләде.
Әңгәмәне үткәрде :Низамов Илнар,10 класс
Йосыфҗанова Зөлкамал Вафовна
 
Йосыфҗанова Зөлкамал Вафовна
15 Март 1938 ел Мирҗәм авылы
Мирҗәм авылында 4 сыйныфка кадәр,Пөшәңгәр авылында 5 сыйныфта укыдым
Әти,Хәйретдинов Вафа сугышта үлеп калган
4. 7с ыйныф укыдым
5. Шифаханәдә санитарка булып эшләдем
8.Хезмәт 1әм тыл ветераны
 
  3 яшь вакытта сугыш башланганын белдем. Әтием,Хәйретдинов Вафаны сугышка алып киттеләр,ул шул барган елында ук вафат булган.
Сугыш елларында бер әнигә бик күп авырлыклар туры килде. Әни безнең өчен барында эшләде,безне үлемнән коткарды.Үзенең булган барлык әйберләрен дә сатып бетерде.
Сугыш башланганнан соң, тормышлар бик авыр булды. Ачлык,хәерчелек еллары башланды.
4 классны Мирҗәм авылында , 5-7 классны Пөшәңгәрдә укыдым. 7 классны тәмамлагач, колхозда ындырда эшләдем, ат караучы булдым. Шунда эшләгәндә атта йөрергә өйрәндем. Басу эшләрендә дә эшләдем. Кыскасы,бу еллар бик авыр иде. Сугыш тәмамланганнан сон бик шатланган идек, әмма сугыш бетү белән тормышлар җиңел булып калмады.
Сезгә телисе килгән теләкләрем шул: Илләр,еллар тыныч булсын. Сугышлар булмасын.Сугыш беркемгә дә кирәк тугел.
Әңгәмәне үткәрде :Йосыпҗанова Нурзилә,10 класс
 
Габдрахманова Җәвәхирә Рахматулловна
 
Мин Габдрахманова Җәвәхирә Рахматулловна,1932 елның 25 августында Үгез-Елга авылында тудым. 4 класны Үгез-Елгасында укыдым , аннары 3 класны Апаз авылында  укыдым.                              
Аннан соң төрле эштә эшли башладым.  Борчак йолыктык, башак җыйнадык, үз сыерыбызны җигеп көлтә ташыдык, әни ат карады, мин шунда булыштым, атларга су ташыдым, Зәкия белән тавык карадык, үгез җигеп Шушмадан тавык чүбе ташыдык, салам ташыдык, ындырда эшләдем.
Сугышның эчендә абый катнашты яраланмыйча исән- сау кайтты.  Сугыш бетүе турында мәктәптә ишеттек ишек алдына "Ура!" дип йөгереп чыктык.Башта әти кайтты, аннары абый кайтып төште.
Бүләкләрем:Җиңүгә 60,65 юбилей медале
Әңгәмәне үткәрде: Габдрахманов Раил, 10 класс
 Фазылзянов Раһип Фазылзян улы
 
Фазылзянов Раһип Фазылзян улы 
 4 март 1938 ел элекке Кызыл-Юл районы Угез-елга авылы
Әнисенең 1904 елда туган энесе Юнысов Гаптелбәр (аяк-кулларын өшетеп,ике аякның да барлык бармакларын кисеп алган хәлдә сугыш инвалиды булып кайткан)
 Әнисенең энесе Юнысов Гаптелфәт һәлак була.
4.Казандагы Җиңел промышленность техникумын 1957 елда тәмамлаган
1960-1985 еллар- Арча районы “Северный” совхозында инженер-электрик 
 
1941 елның 22 июнендә сугыш башланганын ишетеп бик борчылдык. Колхозда эшләдек. Авырлыклар күп булды, аларны хезмәт белән җиңәргә тырыштык. Ашарга булмады,черек бәрәңге,үлән ашадык. Иртән мәктәпкә бардык, дәреслекләр һәм дәфтәрләр юк иде. Күбрәк сугыш турында дәресләр булды. Безнең авылга эвакуация белән эстоннар кайттылар.Алар белән дусларча яшәдек. Сугышчыларга носки,перчаткалар бәйләдек, бәрәңге киптердек.1945 елда сугыш бетү турында ишеткәч бик шатландык.Кайтучы солдатларны каршылар өчен әзерләндек.
Яшь буынның тыныч илдә сугышларсыз,сәламәт булып үсүләрен телим.
Әңгәмәне үткәрде: Халиуллина Энҗе
 
Магсумова Хаҗирә Мәгсүм кызы
1932 елның 4 нче сентябрендә Арча районы Түбән Көек авылында туа. Гаиләләре белән Илдус авылына күчеп урнашалар. Сугыш чорында 9 яшеннән сеялкада эшләгән.
Әтисе Закиров Мәгсүм 1903 елда туган, сугышка 1941 елның 12 ноябрендә Илдус авылыннан алына, сугышчан бүләкләре бар. 1942 елның 22 августында уң аягы мина ярчыгы белән нык яралана.  Сугыштан бер аягын югалтып, инвалид булып кайта. 1961 елда Илдус авылыннан Саратов өлкәсенә күчеп китә, 1965 елда вафат була.
Бүген Хаҗирә апай  кызы Гадилә гаиләсендә гомер итә.

 

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode