Сугыштан исән кайтучылар исемлеге  

  

     
1

Әхмәтҗанов Хәким Әхмәтҗан улы

 1906 елда туа, 1941-1943 елларда сугышта була,кызылармияче, яраланып кайта

2

Әхмәтҗанов Закир

1909 елда туа, 22.09.1941 сугышка алына, “Батырлык өчен” медале иясе, 1943 елда яраланып сугыштан кайта

3  Бәширов Кәрим Бәшир улы

Бәширов Кәрим абый 1925 елда Апаз авылында туа. 1943 елның 10 январенда сугышка чыгып китә. Аларны Арчадан Ерак Көнчыгышка озаталар. Җиңү көне килсә дә тиз генә туган ягына кайта алмый әле ул. 1945 елның сентябреннән 1нче Кызыл байрак исемендәге армиянең300нче дивизиясе составында Япон империалистларына каршы Манчжурия җирендә разведчик булып хезмәт итә. Каты сугышлар барышында, снаряд шартлап, балчыкка күмелеп кала. Исән калган командиры казып чыгарганда ул аңында булмый.  Авыр контузия алып, госпитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, Харбинны алуда катнаша. 1950 елда демобилизацияләнеп, авылга кайта. Шекә мәктәбенә укытырга килә һәм шушында төпләнеп кала. Тормыш иптәше Халидә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерә. 2007 елда вафат. 

4 Васыйлов Фәрит Васыйл улы Василов Фәрит абый 1926 елда Шекә    авылында туган. 1943 елда сугышка алына. Свердловск шәһәрендә 6 айлык өйрәнүләр уза. Беренче сугышчан чыныгуны Фәрит абый Польша җирләрендә ала. Берлинга кадәр барып җитә. Мина шартлап аягы нык имгәнә. 3 ай Кенигсберг шәһәрендә госпитальдә ята, аннан 9 ай  Польшада дәвалана. Ялгызы гына кайтырлык сәламәтлеге булмаганлыктан, аны бер солдат озата кайта. Сугыш яралары гомер буе әрни. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен IIнче, IIIнче дәрәҗә дан орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1951 елда Мәгъмүрә апага өйләнә, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә
вафат.
 
5

Вафин Мәгъсүм

 
6 Вәлиев Зәки

1910 елда туа, 20.10.1941 сугышка алына, сугышта аягы гарипләнә, сугыштан соң каравылчы булып эшли (Валиев Вилсур абыйның әтисенең энесе)

7 Вәлиев Габделәхәт 1910 елда туа 
8 Валиев Шайхаттар сугыштан кайткач, Кемеровога китеп яши
9

Вәлиуллин Габбас

Фин сугышында да була, бсугыштан кайткач Сахалинга китеп яши,Бөек Ватан сугышында флотта хезмәт итә, туган елы: __.__.1914 

старшина 2 статьи в РККА с __.__.1937 года 
1945 елның 5 маенда бүләкләнә: Орден Отечественной войны II степени
10

Вәлиуллин Әсәдулла

сугыштан яраланып кайта, читкә китеп яши

11 Вильданов Гыйльман Вильдан улы

 1917 елның 18 декабрендә туа. 1941 елның 14 августында сугышка китә. Арча РВК мобилизацияләнгән.Сугышчан юлы Үзәк фронтта 498 номерлы "Красный стрелок”  полкында башлана.  Каты яраланганнан соң, 1941 елның ноябрендә Кызыл Армиянең  хезмәт батальонының 21нче бүлекчәсенә күчерелә. 1942 елның июлендә, чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Бик күп авырлыклар күрә.  Хәрби документларыннан күренгәнчә, 1945 елның 9 маенда гына әсирлектән котыла ул. 1946 елның 14 маенда демобилизацияләнеп, туган авылына исән-сау кайту бәхетенә ирешә. 1978 елның 11 декабрендә Гыйльманабый вафат булды.  

12

Габдерәхимов Габделнур

 
13 Габдрахманов Әфләтун Габдрахман улы

Габдрахманов Әфләтун абый 1925 елда туа. 1943 елда армиягә алына. Аларны 2нче Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрәләр. 1945 елның августында Кытай җирендә барган сугышларда катнаша. 1946 елның октябрь аена кадәр Харбин шәһәрендә була. 1946 елда исән-сау килеш туган якларына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Ватан сугышы» орденына (Орден Отечественной войны II степени) һәм медальләргә ия була. Тыныч тормышта күп еллар күмәк хуҗалыкта ветеренария врачы булып эшли. Тормыш иптәше Әнвәр апа белән   7 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә вафат.

14 Газизов Гарифулла 1922 елда туган, Орден Отечественной войны I степени 
15 Гайнетдинов Баһаветдин 1905 елда туа, 18.07.1941 елда сугышка алына,  “За боевые заслуги”, “За отвагу”медальләре белән бүләкләнә
16 Гайнетдинов Галимулла Гайнетдин улы

1907 елда туа, 1941-1942 елларда e�span>сугышта булган, кызылармияче, сугышта контузия ала, кайткач 1-2 ел буе сөйләшә    алмаган, күмәк хуҗалыкта көтүче булып эшләгән, 1987 елда вафат

17 Гайнетдинов Ибраһим Гайнетдин улы

1916 елда туган. 1941 елның көзендә Кенәрдә машина-трактор паркында ремонт ясаган вакытында аны сугышка алып китәләр. Шекәгә кайтып, туганнары белән хушлашырга да өлгерми кала.  Иң элек  Оренбург шәһәрендә 1 ай сугышка әзерлиләр аларны. Төз атарга өйрәтәләр. Мәскәү асты сугышында ике кулы да яралана. Дәваланып чыккач, Калинин һәм Смоленск шәһәрендә оборона эшен алып баралар. 1942 елның августында Ржев шәһәре өчен каты сугышлар барганда, ике аягы да яралана. Ул Иваново шәһәрендәге госпитальдә 4 ай буе ятып чыга.1943 елның 1 январендә демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. 1946 елда Наҗия исемле кызга өйләнә. 4 бала тәрбияләп үстерәләр.Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә вафатОрден Отечественной войны II степени

18 Гайнетдинов Сәлах Гайнетдин улы

1912 елда туа, 1940 елда Арча РХК мобилизацияләнгән, кызылармияче, 1942 елда демобилизацияләнгән, сугыштан соң завхоз, председатель булып эшли, 1987 елда вафат, Орден Отечественной войны II степени

19 Галиев Шәрифҗан

сугыштан кулы яраланып кайта, тыныч тормышта     агротехник   булып эшли

20 Галиәскәров Дәүли Галиәсгар улы

1900 елда туа, 24.08.1941-1945 елларда сугышта була,  сугыштан сәламәтлеге какшап кайта, шулай да колхозда эшли, 1980 елда вафат

21 Гарипов Барый 1918 елда туа, сугыштан соң авыл советы рәисе булып эшли
22 Гарифҗанов Вилдан сугышта контузия ала, 1942 елда Днепрны кичкәндә яраланып, сугыштан кайта
23

Гатиятуллин Кашшаф

 
24

Гыйльмиев Шәриф

 
25

Гыйльмиҗанов Галиулла

 
26

Гыйльмиҗанов Зәкәрия

 
27 Гыйльмиҗанова Мөкәррәмә Гыйльметдин абыйның сеңлесе, сугыштан кайта
28

Гыйльманов Хафиз

 
29

Гыйльмиҗанов Гыйльметдин Гыйлмиҗан улы

1909 елда туа, 1941 елда Арча РХК  мобилизацияләнгән, Место службы: 1122 сп 334 сд КалФ, 1944 елда сугыштан кайта, 1997 елда вафат 

30 Гыйниятуллин Шәйхулла 1925 елда туа
31

Закиров Абдулла Закир улы

1911 елда туа, 1941 елда Арча РХК      мобилизацияләнгән, 943 елда демобилизацияләнгән, 1954 елда вафат

32

Закиров Габдрахман

сугыштан кайткач Казанда яши

33 Закиров Галләм 1907 елда туа, 7.05.1942 сугышка китә(Арча РВК), яраланып кайта, сугыштан соң авылда күмәк хуҗалыкта хезмәт куя
34 Закиров Госман сугыштан кайткач Казанда яши, министерствода эшли
35

Закиров Хәмбәл

1926 елда туа, Казанда машинист булып эшли

36

Зарипов Фатих Зариф улы

1921 елда туа, 1942 елда сугышка алынган, кызылармияче,  2  группа инвалид булып кайткан, медальләре бар

37 Зайнуллин Гайнулла 1896 елда туа, 7.05.1942 сугышка алына,кызылармияче, сугыштан кайта, оста плотник була
 
 
38

Исламов Гыйлметдин

1926 елда туа, Әлмәттә яши

39

Кавиев Габделфәт

 
40 Кавиев Самат Кави улы
—1917 елда Шекә авылында туа. —1941 елда сугышка киткән. Сугышта ул сапер булган. —1942 елда каты яралана. Снаряд кыйпылчыгы тиеп кулбашын имгәтә. Бик озак Сәмәрканд госпиталендә дәваланганнан соң, демобилизацияләнеп туган якларына кайтып төшә. Сугыштан соң 37 ел буе мәктәптә укытучы булып эшли. Сугыш яралары гомере буе әрни. Кавиев Самат абый I дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “За боевые заслуги”, “За отвагу” медальләре лауреаты. —Сугыштан соң укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга, авыл мулласы, хөрмәткә ия кеше була. —Гаиләсендә хәрби билеты кадерләп саклана. —Самат абыйның тормыш иптәше Мансура апа да сугыш вакытында хәрби госпитальдә эшләгән. Җиңүнең 40 еллыгына бүләкләнә:Орден Отечественной войны I степени
41

Камалиев Гыйлаҗ Камали улы

1896 елда туа , 31.10.1941 сугышка китә, кызылармияче

42  Камалов Вәгыйзь Камал улы

1923 елда туа, 1942 елда мобилизацияләнгән, 1947 елда  демобилизацияләнгән

 
43

Камалов Гарапша Камал улы

1943 елның 9 октябрендә 17 яшендә сугышка китә. Башта 6 айлык укуларга эләгә. Шартлар бик кырыс була: ачлык, хәлсезлек. 6 ай узганчы ук Гарапша абый үзе теләп, сугышка китә.Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәренә китерәләр.2 танк корпусына пополнение булып урнашалар. 1943 елның 15 февралендә Днепрны кичеп чыгып, Минскка таба китәләр. Сугышта ул шофер, танкист була. Берничә тапкыр яралана, авыр контузия ала. Германиянең Дрезден шәһәренә кадәр барып җитә.  Эльбада 9 май көнне Җиңү сәгатен күрергә насыйп була. Сугышчан бүләкләре бар. Бүгенге көндә вафат. Орден Отечественной войны I степени


44

Камалов Нурияздан Камал улы

1901 елда туа, 1941 елда Арча РХК мобилизацияләнгән, әсирлектә була, сөргендә шахтада эшләп, соң кайта, сугышка кадәр бухгалтер, сугыштан соң  плотник булып эшли, авыл мулласы, 1987 елда вафат

45 Кәримов Хәбир Кәрим улы

Кәримов Хәбир абый 1925 елда Шекә авылында туа. 1942 елда әниләре үлә. Әтиләре 4 баланы калдырып, фронтка китә. 1943 елның 23 январенда Хәбир абый үзе дә  авылдашы Ризванов Мөхәммәтҗан белән бергә сугышка чыгып китә. Арчадан Чувашиягә озаталар. Цивильск шәһәрендә хәрби хәзерлек узалар. Аннан Горький шәһәре тирәсендәге Гороховец  лагеренда булалар. Биредә ашау начар, хәрби хәзерлек бик көчлебула, землянкаларда яшиләр.Аннан 2нче Балтыйк буе фронтына билгелиләр. Снайпер булып хезмәт итә ул. Фронтның иң алгы сызыгында була.Тверь өлкәсендә оборонада торалар. Бомба шартлап, 1944 елның 31 январенда бик каты яралана. Уң аягын кисәргә туры килә. 8 ай буе госпитальләрдә дәвалана. 1944 елның сентябрендә, култык таяклары белән, Арча белән ике араны ике көндә узып, Шекәгә, туган йортына кайтып төшә.Гаилә кора. Тормыш иптәше Рәшидә апа белән 11 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә улы Хәниф гаиләсе тәрбиясендә матур гына гомер итә.

  Сугышчан батырлыклары өчен I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Германияне җиңгән өчен” һәм төрле елларда бирелгән күпсанлы медалләре кадерләп саклана аның.

46 Мәрданов Гыйният Мәрдан улы
 

1921 елда Шекә авылында  туа,3.03.1942 елда Арча РХК мобилизацияләнгән,   1942 елның мартында сугышка китә. Мари АССРның Сурук станциясе 133 нче запас полкта хәрби өйрәнүләр уза. Шуннан Волхов фронтына җибәрелә. Анда аягы яралана, дәваланып чыга һәм яңадан сугышка керә. Ржев шәһәре өчен көрәшкәндә, каты яраланып,  аягын тубыктан кистерә. Озак дәваланганнан соң, Чусовой шәһәрендә аңа протез ясап бирәләр. Бер аяксыз инвалид һәм бер күзенә осколок тиеп сукырайган хәлдә туган йортына кайта Гыйният абый.  Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул Iнче һәм IIнче дәрәҗә дан ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә.  Сугыштан кайткач, озак еллар күмәк хуҗалыкта эшли. Бүгенге көндә вафат.

47 Миңнуллин Г.  
48

Мөхәммәтгалиев Шәрифҗан Мөхәммәт улы 

1908 елда туа, 1941 елда Арча РХК   мобилизацияләнгән, кызылармияче, 1941 елда демобилизацияләнгән, 1987 елда вафат 

Орден Отечественной войны I степени

49

Мөхәммәтшин Мөбарәк Мөхәммәтша улы

1913 елда туа, 1941-1947 елларда хәрби  хезмәттә була, сугыштан соң балта остасы булып эшли, 1973 елда вафат

50 Насриев Шәйхетдин сугыштан кайта, ферма мөдире булып эшли
- Нигаметзянов Гарифзян Никаметович 1915 елда туа, Орден Отечественной войны II степени
51 Нуриев Әсгать Нурмөхәммәт улы
1923 елда туа. 
1942 елның 2 маенда Әсгать абый авылдашы Вилданов Җамалетдин белән сугышка чыгып китә. Башта Ижевск шәһәрендә комсоставка укый, аннан Тамбов шәһәрендә сугышка әзерләнә. Ленинградның миномет бригадасында разведчик булып хезмәт итә.
1942 елның 6 сентябрендә авылдаш дусты Бариев Әхәт белән Кавказда беренче сугышка керә. 3 ай 14 көн буе Майкоптан Туапсе шәһәренә кадәр чигенәләр. Кыш бик суык була. Аякларын өшетеп, Әсгать абый Сочи госпиталенә эләгә, аны 6 айга Шекәгә кайтарып җибәрәләр. 1943 елның 3 маенда Әсгать  абый  яңадан сугышка чыгып китә. Бу юлы аңа Ленинград блокадасын кичерергә туры килә. Авырлыгы 32 кг га гына кала, күп авырлыклар кичерә. Германиягә кадәр барып җитә.
1947 елның мартында хәрби хезмәтен тәмамлап туган якларына кайта һәм күп еллар шофер булып эшли.
2003 елның 6 апрелендә вафат булды.
Әсгать  абыйның сугышчан бүләкләре: “За боевые заслуги” медале,  II-III дәрәҗә Дан орденнары,“Отечественная война” ордены, “Участник операции “Нева””билгесе,  “СССРның кораллы көчләренә 60  ел ” медале,  “Җиңүгә 40 ел” медале,  “Ленинград блокадасы участнигына”,      “Невский плацдарм ”билгесе,                 “  28 миномет Ленинград бригадасы ветераны” ветеран значогы.

 

 
52 Нуриев Кави Нурмөхәммәт улы 

     Хәрби хезмәткә  алынгач, күрше авыл кешесе Егоров Павел  абый белән икесе  Суслонгер лагеренә   эләгәләр. Биредә күп кыенлыклар күрәләр. Бу лагерь таратылгач, Нуриев Кави абый Кемерово  шәһәрендә     хәрби заводта   кораллар ясарга җибәрелә,  “ябык” заводта йозак астында эшлиләр алар.  Сугыштан соң да күп еллар хәрби серне ачмый, хәтта якыннарына да үзе эшләгән завод турында сөйләргә яратмый ул.

    Тыныч тормыш башлангач, күп еллар күмәк хуҗалыкта хезмәт куя. Авылдашлар аны киң күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән      кеше итеп искә алалар. 1980 елның 28 августында Нуриев Кави Нурмөхәммәт улы вафат булды.

53 Нуриязданов Нургали  сугыштан кайткач Әлмәткә китеп яши
54

Рәхимҗанов Әдһәм

 
55 Рәхимҗанов Мәгсүмҗан Рәхимҗан улы

1941 елның июнендә фронтка китә. Авыр яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә. Лагерьдан лагерьга куылып йөртүләр, таш карьерларында авыр хезмәт, барысын да күрә ул. Бервакыт Мәгъсүм абый эләккән концлагерьда хәбәр тарала: фашистлар совет әсирләреннән Кызыл Армиягә каршы көрәшү өчен хәрби частьлар төзергә җыеналар икән. Шул максаттан оештырылган татар легионы арасында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре киң пропаганда эшләре җәелдереп җибәрәләр. Мәгъсүм абыйны татар легионының беренче батальонына билгелиләр. 1943 елның февралендә партизаннарга каршы җибәрелгән батальон немец офицерларын кырып бетерә һәм үзебезнекеләргә кушыла. Мәгъсүм абый 10 ай партизаннар арасында сугыша, аннары Курск дугасына эләгә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Мәгъсүм абый 1944 елда III дәрәҗә Дан ордены, 1946 елда “За победу над Германией ”, Iдәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1996 елда Мәгъсүм абый вафат булды.Орден Отечественной войны II степени

56

Рәхмәтуллин Барый

 
57 Ризванов Мөхәммәтҗан Ризван улы

Ризванов Мөхәммәтҗан 1925 елда Шекә авылында туа. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Әтисе Ризван абый 1941 елда ук сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Мөхәммәтҗан абый үзе сугышка 1943 елда алына. Командир-сержантлар әзерләү курсын үткәч, 2нче Балтыйк буе фронтына җибәрелә. 1944 елның 13 мартында каты яраланып, госпитальгә эләгә. Баш арты, муены каты яраланган була, операция ясап, ярчыкларны чүплиләр. Документлары югалу сәбәпле, өенә хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. 7 ай дәваланганнан соң 1944 елның 9 октябрендә Шекә авылына кайтып төшә. 1947 елда Ташкичү авылы кызы Рәхимә апа белән тормыш кора. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Мөхәммәтҗан абый улы Рифат гаиләсендә матур гомер кичереп, 2014 елның мартында  89 яшендә вафат булды. Орден Отечественной войны I степени 

 

- Сабирзянова Мукарама Галимзяновна 1922 елда туа, Орден Отечественной войны II степени 
58

Сафин Гомәр

1913 елда туа, 1939 елда Фин сугышында була, 1941 елда Бөек Ватан  сугышына китә, аягы яраланып, сугыштан демобилизацияләнә, 1979 елда вафат    була

59

Сафин К.Г.

 
60

Сафиуллин Мөхәрләм Сафиулла улы

1923 елда туа, 1942 елда Кызыл Юл РХК        мобилизацияләнгән, 1945 елда сугыштан кайта, 1991 елда вафат

 

61

Сафиуллин Хәкимҗан Сафиулла улы

1911 елда туа, 1941-1944 елларда сугышта       булган, 1988 елда вафат

62 Сибгатуллин Кашшаф 1920 елда туа , кызылармияче
63

Сибгатуллин Хәлим Сибгатулла улы

1897 елда туа, 1941 елда Арча РХК   мобилизацияләнгән, 1945 елда демобилизацияләнгән, 1983 елда вафат

  Ситдиков Гыйльмиҗан ситдикович 1919 елда туа, сугышчан бүләге: Орден Отечественной войны II степени 
 
64

Сөләйманов Әхәт

 
65 Фазылҗанов Мәҗит сугыштан исән-сау кайта, читкә китеп яши
66

Фазылҗанов Мөбарәк Фазылҗан улы

 1917 елда туа, 1941 елда Арча РХК   мобилизацияләнгән, кызылармияче, 1942 елда демобилизацияләнгән, укытучы

67 Фазылҗанов Фаяз Фазылҗан улы 1920 елда туа, кызылармияче
68

Фазылҗанов Хәнәфи

 
69

Фәйзрахманов Габделхан

 
70

Фәттахов Әлтаф Фәттах улы

1919 елда туа, 1940 елда Арча РХК мобилизацияләнә,  сержант , 1944 елда демобилизацияләнгән, сугыштан соң райфода ревизор булып эшли, 1984 елда вафат була

71

Фәтхрахманов Зәкәрия Фәтхрахман улы

1912 елда Шекә авылында туа. 1934-36 елларда армиядә хезмәт итә. 1939 елда 8 ай буе Фин сугышында була.  1941елда Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград блокадасында кавалерия частендә хезмәт итә. Соңрак саперлар частенә билгеләнә. 3 тапкыр каты яралана, контузия ала. 1944 елда туган авылына кайта.   Сугышчан батырлыклары өчен I дәрәҗә дан ордены, “За оборону Ленинграда” медале, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 1нче фотода Зәкәрия абый сугышчан дусты, Теләче районы Татар Тәмтесе авылы егете Хөсәенов Хәсән белән Ленинградта төшкән(1942ел).1912 елгы, 1941-1944 елларда сугышта була, Кызыл йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, 2002 елда вафат.

72 Фәтхрахманов Фәйзрахман  
73

Хабибрахманова Мөкаттәрә Хәбибрахман кызы

сугышта зенитчы булган, исән-сау кайткан (Хабибрахманов Рөстәм абыйның туганы)

74

Хәбибрахманов Габделхан

сугыштан кайткач, Дербышкида эшли
75 Хәбибрахманов Рөстәм Хәбибрахман улы

1925 елда Казан шәһәрендә туа. 1943 елда сугышка китә. 1944 елның маена кадәр Япония чигендә хезмәт итә.  Ижевск шәһәренә күчереп, станоклы пулеметтан атарга өйрәнүләр узганда сержант исемен бирәләр. 6 айлык әзерлектән соң Минск шәһәренә җибәрәләр. 1944 елның декабрендә Польша җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Көнчыгыш Пруссиядә Мариенбург шәһәрен азат иткәндә каты яралана, 3 ай госпитальдә ятып чыга  һәм 1945 елда авылга кайтып төшә.      

Батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән. Тыныч  тормышта күп еллар күмәк хуҗалыкта бригадир, ферма мөдире вазифаларын башкара. Тормыш иптәше Миңзифа апа белән 11 бала тәрбияләп үстерәләр. 2008 елда вафат булды.
76

Хәбибуллин Хәйрулла Хәбибулла улы

1899 елда туа, 1941-1944 елларда сугышта     булган, 1981 елда демобилизацияләнгән

77 Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улы 1909 елда туа, 14.08.1941 елда сугышка алынган,  кызылармияче, 1941 елда демобилизацияләнгән
78 Хәбибуллин Ш.  
79

Хәйретдинов Гайнетдин

1927  елда туа

80 Хәйретдинов Рамазан Хәйретдин улы  сугыштан соң Казанга китеп 
81 Хәйруллин Хәкимулла  сугыштан кайткач Әлмәттә юрист булып эшли
82

Хәкимҗанова Мәсрүрә 

 (Шекәдән 3 кыз китә сугышка, өчесе дә әйләнеп кайта)

83

Хәкимов Хафиз Хәкимҗан улы

1911 елда туа, 1941 елда сугышка алынган, политрук булган, 1945 елда демобилизацияләнгән, 1977 елда вафат булган

84 Хәлиуллин Г.  
85

Хөсәенов Әхәт

Казан

86

Шәйхетдинов Гомәр Шәйхетдин улы

1910 елда Шекә авылында туган, 1942 елдасугышка алынган, сержант, 1945 елда демобилизацияләнгән, 1981 елда вафат булган, Шекә авылында җирләнгән.(Гөлзада Сафиуллинаның әтисе)

Медаль За отвагу,   Орден Красной звезды

87

Шәйхетдинов Низам

 
88

Шәйхиев Низам Шәйхи улы 

 (Низамов Гарафетдин абыйның әтисе), 1914 елгы, 941 елда сугышка алынган, 1942 елда кулбашы гарипләнеп сугыштан кайта

89 Шәкүров Гафур 1924 елда туагв. ст. сержант 
в РККА с __.__.1943 елдан, Место службы: 43 гв. Латвийская сд 2 ПрибФ,  1944 елның февралендә медаль «За отвагу» белән бүләкләнгән, сугыштан соң Кыргызстанга китеп яши
90

Шәмсетдинов А.

 
91

Шәрәфиев Кәбир Шәрәфетдин улы

 1899 елда туа, 2.11.1942 сугышка алынган,          орден-медальләр белән  сугыштан кайткан

"Батырлык өчен" медале

92

Шәрәфиев Минһаҗ

 
93

Сибгатуллин Кәрим Сибгатулла улы

1895 елда туа, 19.02.1942дә сугышка алына,           фронттан авырып кайта, 1944   елда вафат була (Кәримов Хәбир абыйның әтисе)

94 Шәйхиев Хәертдин

1919 елның 23октябрендә Балтач районы Яңгул авылында туа. Хезмәт юлын Яңгул урта мәктәбендә укытучы булып башлый. 1942 елның апрелендә сугышка алына. 1942елның ахырында, авыру сәбәпле, сугыштан азат ителә. Кайтуга ук, МВДга эшкә билгеләнә, рядовойдан милиция начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.    1954 елны Хәертдин абыйны Шекә авылына “Көрәш” колхозының председателе итеп билгелиләр. 1957-1958 елларда “Северный” совхозының Шекә бригадасынды бригадир булып эшли. ”За победу над Германией”, “За победу над Японией”, “За безупречную службу в МВД   СССР”,”Отличник милиции”һәм күп  юбилей медальләре бар. Хәертдин абый хатыны Асия апа белән улы Илгиз гаиләсе тәрбиясендә яшәп, 2012 елда вафат булды.

Сугыштан исән кайтучылар исемлеге

Koнтакт

Память

nurieva-1971@yandex.ru

Хөрмәтле сайт кунаклары!

Әгәр сездә яңа информация яки сораулар булса, хатларыгызны югарыда язылган электрон адреска җибәрегез.
Ярдәмегез өчен рәхмәт!



Биредә сугышта катнашучыны исеме, фамилиясе буенча эзләп табарга мөмкин

Поиск

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode