Архив статей

06.02.2017 20:35

Хәрби-патриотик айлык

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәп музее җитәкчесе Сагдуллина Р.Р. белән берлектә башлангыч класс укучылары тарихи вакыйгалар белән таныштылар.Якташларыбызның батырлыкларын кызыксыну белән тыңладылар.
11.01.2017 20:16

Үлемсез полк

Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышына багышланган Виртуаль музеенда "Үлемсез полк" сәхифәсе эшли. Бөек Җиңүгә өлеш керткән әби-бабаларыбызның исемен мәңгеләштерик. Сайтның электрон адресы  https://tatfrontu.ru/term-common/uchastniki-voyny  
26.09.2016 18:12

Яңа сәхифә

Сайтта Носы авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында яңа сәхифә барлыкка килде. Анда һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар, аларның сугышчан бүләкләре турында мәгълүмат тупланган. Материаллар җыю дәвам итә...
03.09.2016 15:27

Онытырга хакыбыз юк

Саннар һәм фактлар   1941 елның  22 июнендә иртәнге 4 сәгатьтә сугыш башлана. 1418 көн дәвам итә. Беренче көнне үк 1200 совет самолеты юк ителә. Советлар союзы бу сугышта 26 600 000 гражданын югалта. Барлыгы сугышта 34 476 700 совет хәрбие катнаша....
13.07.2016 15:13

Әтнә һәм Арча районнары ветераннары белән очрашу

Бүген мәктәбебездә Әтнә һәм Арча районнары ветераннары кунакта булды. Алар "Хәтер" сайты белән таныштылар. Сугышта катнашкан бабайларыбыз истәлеген кадерләп саклавыбызны, туктаусыз эзләнүләр алып баруыбызны күреп, безнең эшебезне ошаттылар. Киңәшләрен бирделәр. 
29.05.2016 21:32

Низаметдинова Рафая апа истәлеге

Әтием Валиев Барый Вәли улы 1908 елда Кызыл юл районы Яңа Ашыт авылында туган. Әнинең әйтүенә караганда, 1942 елда Смоленск шәһәрендә була, соңгы хаты шуннан килә. Анда барганчы ул Суслонгерда командир булып, хезмәт итә. Әни аның янына ике тапкыр барып кайткан. Өйгә килгән "кара кәгазьдә" Валиев...
09.05.2016 08:33

"Кара кәгазьләр" ияләрен тапты...

Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткәргән митингта Шушмабаш авыл җирлегеннән сугышка китеп хәбәрсез югалган, бүгенге көндә язмышлары ачыкланган 18 каһарманыбызның "кара кәгазьләре" укылды. Иң дулкынландырганы шул: митингка килүчеләр арасында аларның туганнары булып, 3  извещение иясен тапты.
05.05.2016 22:07

Мәктәбебездә мемориаль такта ачылды

Бүген Шушмабаш мәктәбендә  сугышта Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков һәм Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин  истәлегенә мемориаль такталар ачылды.    Мәктәпкә истәлекле вакыйганы бергәләп үткәрү өчен Шәрифулла...
02.04.2016 21:38

Яңа сәхифә

Сайтыбызда Үгез-Елга авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сәхифә барлыкка килде. 
28.02.2016 21:02

Рәхмәт сиңа, бабам!

Гобәйдуллина Эльвира Альберт кызы    Рәхмәт сиңа, бабам!   Сугыш, сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, Күпме күз яшьләре түгелгән. Шушы авыр хатирәләр бүген Сызылып үтә күңелем түреннән.   Рәхмәт сиңа, бабам, Үзеңне син аямыйча Безнең өчен башың салгансың Харәбәләр...

© 2015 Все права защищены.

Создать бесплатный сайтWebnode